Башкортстанның Дүртөйле районы мәхкәмәсе Гөблекөчек авылындагы мәчетнең эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору турында карар чыгарган. Мәчеттә экстремистик әдәбият табылуы әйтелә. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә таянып, Ufa1 җиткерә.
Гөблекөчек Дүртөйледән – биш, Уфадан 162 километр ераклыкта урнашкан, анда 400ләп кеше яши. Район мәхкәмәсе материалларыннан күренгәнчә, быел июнь аенда авыл мәчетенә тикшерү белән килгәннәр. Анда Русия юстиция министрлыгы экстремистик материаллар исемлегенә керткән китап табылган диелә. "Бу китапта урта гасырның ислам дине белгече Мөхәммәд пәйгамбәр тормышын тасвирлый, һәм шулай ук берничә мең хәдис аңлатмасы язылган", дип искәртә басма.
Җыентыкны 2021 елда Татарстандагы район мәхкәмәсе экстремист дип тануы әйтелә.
Мәчеттә китап табылганнан соң, "Экстремист материаллар чыгару һәм тарату" административ маддәсе нигезендә эш ачылган. Мәчет имамы гаебен таныган, әмма җыентыкның тыелган булуын белмәдем дигән. Китапны тартып алганнар һәм мәчетне 20 көнгә ябып куйганнар, диелә.
Басма мәчет мулласының фикерен белешә алмаган. Җирлек түрәләре 55 яшьлек имам Зөлфәт Локманны "ачык кеше түгел", әмма моңарчы аңа карата да, мәчет эшчәнлегенә карата да дәгъвалар булмады дигән.
- Мәчеттә нинди китап табылуы турында төгәл әйтелми, әмма 2021 елның декабрендә Лаеш мәхкәмәсе өч ислам хезмәтен экстремист материаллар дип таныган иде. Соңрак Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны үзгәрешсез калдырды. Сүз Габдрахман әс-Сәгыйдинең "Изге Коръән тәфсире"нең беренче томы һәм ике хәдисләр җыентыгы: "Сәхыйх әл-Бохари" һәм "Булүк әл-Мәрам" турында бара. Бу китапларны тыю турындагы дәгъваны мәхкәмәгә Идел буеның транспорт прокуратурасы биргән иде.
- Лаеш мәхкәмәсенә башта алты китап тапшырылды. Аларны 2017 елның 10 маенда Казан халыкара һава аланында таможня үткәндә Руслан Хәйретдиновта тапканнар иде. Чик аша үтә торган бу әйберләр тикшерүчеләрдә шик уяткан. Янәсе, мөселман китаплары икән, димәк, алар экстремистик була ала. Бары бер елдан соң гына прокуратура моны раслауны сорап һава аланы урнашкан Лаеш районы мәхкәмәсенә гариза биргән иде. Бу исемлеккә Габдрахман әс-Сәгыйди язган "Изге Коръән тәфсире"ның өч томы һәм өч хәдисләр җыентыгы – "Сәхыйх әл-Бохари", "Изгеләр бакчасы" һәм "Булүк әл-Мәрам" китаплары керде.
- Адвокат Марат Ашимов Азатлыкка ислам әдәбияты тыелуда халыкның битараф булуы гаепле дип сөйләде. Аның сүзләренчә, мөселманнарның, дин вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең тик торуы, бер гамәл кылырга да тырышмавы шундый хәлләргә китерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!