11 сентябрьдә Казанда узачак XVII Азия омбудсменнары берләшмәсенең Генераль ассамблеясы утырышында Татарстан һәм Русияне тыныч юл белән үсеш алучы дәүләт итеп күрсәтергә телиләр. Бу хакта 8 сентябрьдә Татарстанның кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская матбугат очрашуында белдерде.
“Чит ил кунакларына махсус хәрби операция вакытында илдә, республикада ничек тормыш корылганын күрү кызык булыр. Без сугышчан дәүләт түгел, без тыныч алгарыш (мирное созидание) өчен юл тоткан дәүләт. Утырышта фикер алыша торган мәсьәләләр кеше хокукларын яклау статусын күтәрүгә кагыла… Безнең чит илдәге хезмәттәшләребез нәрсә әйтер — карарбыз”, диде ул.
Сабурская бу очрашуны “борчылып көтүен” әйтте. Ул ел башында Төркиядә узган омбудсменнар очрашуын искә төшерде. Аныңча, чит илләрдә Русиядәге хәлләрне “аңлап бетермиләр”. Ул “Европа илләрендә язылган әйберләрнең барысы да дөреслеккә туры килми” диде.
“Чит ил хезмәттәшләре Татарстанда тыныч алгарыш барганын күрсен иде”, дип кабат искәртте ул.
- Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугыш дәвамында күпсанлы хәрби җинаятьләр турында хәбәрләр килә.
- Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Республика хакимиятләре беренче көннәрдән үк "ихтыярилар"ны зур акча, түләүләр белән кызыктырды.
- Башта Татарстан ихтыярилары республика бюджетыннан 260 мең сум ала иде. Былтыр августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта катнашкан өчен түләүне арттырып, 360 мең сум итү турында фәрман имзалады.
- Ел башында Татарстан Украинадагы сугышны хуплауга 2,5 миллиард сум акча тотылуы әйтелде.
- Быел Татарстанда дрон корылмасы төзеләчәге әйтелде. Иран белән килешенгәнчә, бу илнең белгечләре "Алабуга" махсус икътисади зонасы хезмәткәрләрен өйрәтәчәк. Моңа кадәр Русиядә ясалган "Герань-2" пилотсыз очу аппаратлары Украинада күренә башлады. Көнбатыш матбугаты хәбәр иткәнчә, бу техниканы "Русиянеке" дип атап та булмый — чынлыкта бу пилотсыз очу аппаратлары Иранда ясалган "Шахед" дроннары.
- Шул ук вакытта Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 608 кеше һәлак булган.
- 2022 елның октябренә World Justice Project оешмасы төзегән канун өстенлеге рейтингында Русия 140 ил арасында 107нче урында. 2021 елда ул 101нче урында иде.
- 11-12 сентябрьдә Казанда узачак XVII Азия омбудсменнары берләшмәсенең Генераль ассамблеясы утырышында төрле илләрдән 100дән артык вәкил катнашачак. Ике көн дәвамында пленар утырыш, конференция, төрле очрашулар узар дип көтелә.
- Бүген Азия омбудсменнары берләшмәсенең Генераль ассамблеясы эшендә 25 илдән 44 әгъза катнаша. Бу — Пакыстан, Азербайҗан, Гон-Конг, Иран, Кытай, Япония, Малайзия, Индонезия, Грузия, Һиндстан, Вьетнам, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка ил вәкилләре. Татарстанның кеше хокуклары омбудсмены 2009 елдан ассамблеяның әгъзасы булып тора.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!