Татарстан МС-21 һәм SJ-100 очкычларының чит илдән кертелгән кирәк-яракларын илдә җитештерелгәннәренә алмаштыру програмына керергә тели. "Түбән Кама шина" беренче тапкыр очкычларга шиналар чыгаруга әзерләнә, дип хәбәр итә "Бизнес Online".
Басма мәгълүматынча, "Ростех" дәүләт корпорациясенә керә торган "Яковлев" очкыч төзелеше ширкәте "Түбән Кама шина"ның очкычларга шиналар җитештерүне үзләштерергә ниятләвеннән хәбәрдар. "Түбән Кама шина" бу эшне Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә алып бара диелә.
2022 елның февраленә кадәр Русиядә кулланыла торган очкычларга бары тик чит илдән кертелгән шиналар гына рөхсәт ителгән. Хәзер исә Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2024 елга кадәр Русия авиациясен илдә җитештерелгән шиналар белән тәэмин итү бурычы куя.
Русиядә очкычларга шинаны җитештерә торган бер генә оешма - Барнаулның "ЯШЗ Авиа" оешмасы гына бар. "Яковлев" очкыч төзелеше ширкәте оешма белән шинаны эшләп табу һәм җитештерү турында килешү төзегән. Инде үрнәкләре дә әзер, алар тиешле сертификация сынаулары үтә. Әмма "Яковлев" авиация шиналары белән тәэмин итүче Русия оешмаларының саны артуын тели, дип аңлатканнар басмага "Берләшкән авиация корпорациясе"ндә.
Бу - җитештерелгән тауарның сыйфатын арттырырга да булышачак, МС-21 һәм SJ-100 очкычларын җитештерүне арттыру планын үтәргә дә ярдәм итәчәк, дип искәртелә.
Очкычларның шиналары машиналарныкыннан аермалы буларак тиз туза. "Бизнес Online" белгечләре фикеренчә, Түбән Камада җитештерелгән яңа продукциянең төп кулланучылары - һава ширкәтләре булачак.
- Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
- Былтыр октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 2027 елдан Казанда 20шәр Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр, дип хәбәр итте.
- Соңрак сугыш аркасында Казанда бу очкычларны җитештерү кичектереп торылачагы билгеле булды. MRO Russia һава техникасына хезмәт күрсәтү форумында "Авиасистемы" ширкәте башлыгы Дмитрий Хоружик Казанда Ту-214не җитештереп чыгару - "махсус хәрби операция"нең тәмамлану вакытына бәйле", "хәзер тәэмин итүчеләрдә Ту-214 кайгысы юк", дигән иде. Әйтик, Ту-214 системы өчен датчикларны (акселерометрлар) 2025 ел ахырында гына җитештерәчәкләр, әлегә алар сугышта кирәк, диелде.
- Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.
- Казан авиация заводына Ту-214 очкычын җитештерүгә 42 млрд сум бүлеп биреләчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!