Русиядә сугыш башыннан кимендә 53 укытучыга репрессив эшләр ачылган

Иллюстратив фото

Укытучыларны куәт оешмаларына йә укучылары яки уку йортлары җитәкчелеге әләкләгән диелә.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия югары уку йортлары һәм мәктәпләренең кимендә 53 укытучысы административ яки җинаять эзәрлекләвенә дучар булган. Бу хакта "Сирена" җиткерә.

Басма бу мөгалимнәрнең тулы исемлеген китерми. Аларга гаскәр турында "фейклар" тарату һәм гаскәрне "кимсетү" белән бәйле эшләрне пикетлары һәм социаль челтәрләрдәге фикерләре өчен генә түгел, дәрестә әйткән сүзләре өчен дә ачканнар диелә. Укытучыларны куәт оешмаларына йә укучылары яки уку йортлары җитәкчелеге әләкләгән.

  • Шундый беренче иң билгеле очрак былтыр былтыр март аенда ук булган иде. Пензадан инглиз теле укытучысы Ирина Ген өстеннән укучылары әләк язды. Укытучы балалар белән үзара сөйләшкәндә Русиянең Украинага һөҗүмен тәнкыйтьләгән булган диелде. Укытучыга Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.
  • Быел августта Казанда музыка укытучысын Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 15 мең сум штрафка тартканнар иде. Ул Британия рок-музыканты Джон Леннон җырындагы "Make love, not war" ("Мәхәббәт белән шөгыльләнегез, сугыш белән түгел") дигән сүзләрне бишмәтенә яздырган булган диелә.
  • Аннексияләнгән Кырымның Карасубазар (Белогорски) техникумы укытучысы Андрей Белозеровны уку йортында "Байрактар" исемле украин җыры кушып куюы өчен эшеннән алдылар. Русиянең SHOT-ШОТ басмасы "укучылар Андрей Белозеровтан зарланган", дип язды, янәсе укытучы гел "Украин кораллы көчләренең килүен көтәм дип сөйләгән, социаль челтәрләрдә русияләр турында начар фикерләр калдырган, Русия гаскәренең югалтуларына сөенгән һәм тиздән Кырым күпере булмаячак дип әйткәләгән". Соңрак Белозеровны Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләүдә" гаепләп 100 мең сум штраф салдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!