Татарстанның 5 татар районы: татарлар саны кимү, шәһәрләшү һәм әшнәчелек

Балтач күренеше

Азатлык татарлар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясауны дәвам итә. Күзәтүнең беренче өлешендә без Азнакай, Арча, Кукмара, Биектау һәм Питрәч районнарын өйрәнгән булсак, икенче өлешендә Тукай, Зәй, Сарман, Мамадыш һәм Саба районнарына күз салдык. Бу юлы Балтач, Актаныш, Нурлат, Лаеш һәм Буа районнарына күзәтү ясыйбыз.

Әлеге районнарда төп проблем — демографиянең тискәре булуы һәм халыкның авыллардан шәһәргә күчеп утыруы (Лаеш районы — чыгарма). Шуның нәтиҗәсендә бу җирлекләрдә татарлар һәм башка халыкларның саны кими. Шул ук вакытта урыслар саны акрынрак кими, кайбер районнарда исә, киресенчә, арта. Мондый күзәтүне без элегрәк башка районнар мисалында да күргән идек.

Моннан тыш, Балтач һәм Актанышта туган-тумачалыкның чәчәк атуын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кертелгән санкцияләрнең йогынтысын күзәтергә була.

Районнарга күзәтү ничек ясалды?

Татарлар күпләп яшәгән җирлекләр исемлегенә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорски, Бөгелмә, Алабуга, Чистай шәһәрләре һәм районнары кертелмәде, гәрчә аларда татарлар саны тагын да күбрәк.

Күзәтүгә нигездә авыл тормышы белән көн күргән җирлекләр алынды (район үзәкләре рәсми рәвештә шәһәр статусында да була ала, тик аларда халыкның саны зур түгел). Моңа кадәр Азнакай, Арча, Кукмара, Биектау һәм Питрәч районнары турында яздык. Бу юлы күзәтү ясалган биш район шул исемлекнең дәвамы булып тора.

Районнарда татар һәм башка халыкларның саны ничек үзгәрүе 2021 елгы һәм 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырып бирелде.

2023 елга районнарның икътисади күрсәткече, уртача хезмәт хакы саннары, торак бәяләре ачык чыганакларда юк. Шуңа күрә төп нәтиҗәләр узган елгы саннардан алынды.

Районнарның икътисадына күзәтү ясаганда аларның сөт җитештерүе, күпме инвестиция җәлеп итүе, күпме эшсез һәм буш вакансияләр теркәлүенә игътибар ителде.

Милли мәгариф күрсәткечләре Татарстан мәгариф министрлыгының 2022-2023 уку елына булган рәсми саннарыннан алынды. Әмма бу саннар ни кадәр чынбарлыкка туры килүе сораулар уята. Моңа кадәр районнарда татар теле дәресләрен арттырып күрсәтү ачыкланган иде.

Беренче нәтиҗә: Татарлар кими һәм шәһәрләшә

2010 елгы җанисәп белән чагыштырганда, 2021 елда Балтач, Актаныш, Норлат һәм Буа районнарында татарлар саны якынча 10 процентка кимегән. Бу җирлекләрдә көн күрүче чуаш, мари, удмуртлар саны тагын да тизрәк кими. Урыслар саны мондый тизлек белән кимеми. Мәсәлән, алар Актаныш һәм Норлат районында гына азайган. Балтач һәм Буада аларның саны, аз булса да, арта.

Бу исемлектә Лаеш районы чыгарма булып тора. Биредә халык саны да, татарлар һәм урыслар да зур тизлек белән арта. Бу районның Казанга терәлеп торуы, башкача әйткәндә, халыкның шәһәрләргә һәм аның тирәсендәге бистәләргә күчеп утыруын күрсәтә.

Биш районда да табигый кимү дәвам итә. Лаештан кала, без караган барлык җирлекләрдә дә демографик упкын теркәлгән.

Икенче нәтиҗә: Санкцияләрнең тискәре йогынтысы

Татарлар күпләп яшәгән районнарның икътисадын авыл хуҗалыгы тармагы алып тора. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәт белән аңлатты. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты. Бу район халкына да йогынты ясамый калмады.

Бу шартларда районнарда терлек башы, фермерлар саны ничек үзгәрүе турында ачык чыганакларда әлегә төгәл саннар юк. Сөткә бәя төшүе дә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр исемлеген киметте дигән хәбәрләр булды.

Лаеш районы халыкара ширкәтләр белән эшли иде. Аларның бер өлеше Русия базарыннан китте.

Актаныш һәм Норлат районында нефть чыгару өлкәсе дә төрле кыенлыкларга дучар булды. Сугыш аркасында Русиягә карата кертелгән нефть эмбаргосы һәм Мәскәүнең үзле нефтькә ташламалы салымны бетерүе федераль югарылыктан башлап, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәсенә кадәр керемнәрне киметте.

Өченче нәтиҗә: Әшнәчелек күренеше

Бу аеруча Балтач һәм Актаныш районнарында ачык чагыла. Балтач районы башлыгы Рамил Нутфуллин улының хуҗалыгына төрле дәүләт ярдәме күрсәтеп тора. Актанышта да төп авыл хуҗалыклары туган-тумасалык белән бәйле. Монда районның элекке башлыгы Энгел Фәттаховның эзе күренә. Буа районында соңгы елларда берничә район башлыгы алышынуына карамастан, элекке башлык Рафаэль Абузяровның әшнәчелек аша корылган бизнесы яшәп килә. Лаеш районында исә, республика элитасына якын торган бизнес вәкилләре һәм федераллар тамыр җәйгән.

Балтач районы

Халык саны һәм милләтләр

Балтач районында 2010-2021 елгы җанисәп арасында халык саны 3 041 кешегә кимегән. Бу 8,3 процентка азрак дигән сүз. Шул исәптән, татарлар да 781 кешегә кимегән. Моннан тыш, районда күпләп яшәүче удмуртлар (4 005 кеше) саны 0,6 процентка, марилар (319 кеше) — 11,1 процентка азайган.

Бу шартларда Балтачта урыслар саны 9,3 процентка арткан. Хәзер районда 643 урыс милләте вәкиле яши.

Балтач районы чигендә торган билге

Демография

Районда халык санының кимүе җирле кешеләрнең шәһәргә күчеп утыруына һәм демографиянең начар булуына бәйле. 2022 елда 380 кеше үлгән, 271 кеше дөньяга килгән. Табигый кимү 109 кешене тәшкил иткән.

Икътисад

Балтач районы икътисады нигезендә авыл хуҗалыгы ята. Биредә терлекчелек, шул исәптән дуңгыз һәм куян үрчетү үсеш алган. Узган ел районда авыл хуҗалыгы тармагы 7,3 млрд сумлык тауар җитештергән. Балтачта 40 меңнән артык терлек башы исәпләнә. Аеруча, җирлектә сөт җитештерү күрсәткечләре зур: Татарстан районнары арасында Балтач икенче урынны алып тора. 2023 елның 1 октябренә кадәр булган мәгълүматкә күрә, районда аена 93 250 тонна сөт җыелган.

Иң көчле оешма булып "Татарстан" хуҗалыгы санала. Аны район башлыгы Рамил Нутфуллинның улы Айнур Нутфуллин җитәкли. 2015 елда Татарстанның ришвәткә каршы көрәш төркеме районы башлыгының улы файдасына җир кишәрлеге бүлеп бирүе ачыкланды. Авыл хуҗалыгы җире булып саналуына карамастан, Айнур Нутфуллин биредә рөхсәт алмыйча өй салган. Моннан тыш, әлеге оешма даими төстә дәүләт субсидияләре ала. Хәзер "Татарстан" заманча роботлаштырылган хуҗалыкларның берсе санала.

Шул ук вакытта Балтач районы 2022 елга Татарстанның социаль-икътисади хәле рейтингында иң соңгы урында утыра. 2021 ел белән чагыштырганда, алар 6 баскычка аска тәгәрәгән. 2023 елның ярты елында инвестиция күләме 1,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу да түбән күрсәткеч санала.

Уртача хезмәт хакы

2022 елда Балтач районында халыкның уртача кереме 36,1 мең сум тәшкил итте.

Эшсезлек

2023 елның сентябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Балтач районында 23 эшсез теркәлгән һәм 169 вакансия тәкъдим ителгән.

Торак бәясе

3,7 млн сум.

Милли мәгариф

Балтач районында яшәүчеләрнең 84,2 процентын татарлар тәшкил итсә дә, татар телендә белем бирү 55,3 процентны гына тәшкил итте. Ягъни татар балаларының өчтән бере туган телдә укымый дигән сүз. Әлбәттә, бу рәсми саннар, чынбарлыкта вазгыять бөтенләй башка булырга мөмкин.

Балалар бакчаларында хәл күпкә яхшырак диелә. Анда йөрүчеләрнең 97,3 проценты татар телендә тәрбия һәм белем ала. Димәк, рәсми саннарга караганда, башка милләт вәкилләре дә татар төркемнәренә йөри дигән сүз.

Район символлары

Балтач районы туграсы

Балтач районы туграсы үзәгендә тәпиләренә районга исем биргән балта тоткан аю тора. Аю — куәт, көч, ышаныч, урман хуҗасы символы. Туграда ул йорт төзүче буларак сурәтләнә. Бу җирле балта осталары эшенең дәвамчылыгын күрсәтә. Балтаның көмеш төсе исә, чисталык, камиллек, тынычлыкны символлаштыра. Район байрагы да тугра образын кабатлый.

Шәхесләр

  • Габдулла Апанаев (1862-1919) — дин галиме, укытучы, җәмәгать эшлеклесе.
  • Кашфеласрар Вахаб (1858–1957) — дин эшлеклесе.
  • Равил Фәхретдинов (1937-2014) — мәшһүр татар тарихчысы, археолог, академик.
  • Рәфыйк Мөхәммәтшин — Русия ислам институты ректоры, галим.
  • Әхмәт Мазһаров — Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты, академик.
  • Азат Зыятдинов (1939-2017) — татар галиме, элекке депутат. Түбән Камада Татар иҗтимагый үзәге бүлеген оештыручыларның берсе.
  • Армандо Диамантэ — "Мастеровые" театры мөдире.
  • Харис Салихҗан — дин әһеле, китаплар авторы һәм Габдулла Тукай бүләге иясе.
  • Гарифҗан Галиев (1927―2023) — Чепья халыклар дуслыгы музее музее коручы.

Актаныш районы

Халык саны һәм милләтләр

10 ел эчендә Актаныш районында халык саны 10 процентка кимегән. Бу 3 437 кеше дигән сүз. Татарлар саны да шул күләмдә азайган. Хәзер районда яшәүчеләрнең 97 процентын татарлар тәшкил итә. Урыслар саны 6 процентка кимеп, 196 кешегә калган. Марилар саны исә, 29 процентка азайган. Хәзер Актанышта 374 мари вәкиле яши дип санала.

Актаныш күренеше

Соңгы елларда аерым медиалар Актаныш районын милләтара низаг урыны итеп күрсәтте. Җирлектә бер православ кешесенең каберендәге тәре икенче мәртәбә кисеп ташланганнан соң, район башлыгы, республиканың элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.

Җанисәп алдыннан башкорт этномиссионерлары Актаныш районын башкорт районы дип сөйләгән очраклар булды. Бу фикерне инкяр иткәндәй 2021 ел башында районда татар галимнәре фәнни конференция уздырды. Шушында ук башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" китабы да тәкъдим ителде.

2021 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Актаныш районында 39 башкорт яши. 2010 елда аларның саны 108 кеше булган.

Демография

Актаныш демографик упкында утыра. Узган ел районда 247 кеше туган, 440 кеше үлгән. Табигый кимү — 193 кеше.

Икътисад

Актаныш районы авыл хуҗалыгы белән көн күрә. Гәрчә, җирлектә берничә кече нефть чыганагы бар. Районда сөт җитештерү үсеш алган. Аена якынча 60 259 тонна сөт җыеп алына. Бу күрсәткеч белән Актаныш Татарстан районнары арасында 6нчы урынны били.

Балтач районындагы кебек Актанышта да төп авыл хуҗалыклары туганчылык белән бәйле. Мәсәлән, "Чишмә" агрофирмасы. Бер ел элек район башлыгы вазифасыннан киткән Энгел Фәттахов оешманы җитәкли башлады. Моңа кадәр хуҗалыкны кияве җитәкләде. Элегрәк районда иң күп дәүләт субсидияләре "Чишмә"гә тама иде.

Актаныш районы Татарстанның социаль-икътисади рейтингында 32нче урынны алып тора. Быелның яртыеллыгында 1,3 млрд сумлык инвестиция җәлеп ителгән.

Уртача хезмәт хакы

42 мең сум.

Эшсезлек

Районда 22 эшсезгә 142 эш тәкъдим ителә.

Торак бәясе

3 млн сум.

Милли мәгариф

Актаныш районы милли мәгариф өлкәсендә алдынгы урында бара дип санала. Рәсми саннарга караганда, узган уку елында укучыларның 96,6 проценты татар телендә белем алган. Бу барлык татар балалары да үз телендә укыганны аңлата. Балалар бакчалары тулысынча татар телендә генә алып барыла диелә.

Моңа кадәр ун ел дәвамында Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназиясе базасында мәктәп барлыкка эшләде. 2021 елда аның урынына Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев әйдәп барган "Адымнар" мәктәбе ачылды.

Районы символлары

Актаныш районы туграсы

Актаныш районының байрагы һәм туграсы бер төрле итеп ясалган. Байрактагы чыгып килүче кояш районның көнчыгышта урнашуын аңлата. Кояш — озын гомер, активлык, көч һәм эш сөючәнлек билгесе дә булып тора. Ике акчарлак һәм дулкынсыман сызык район аша үткән елгаларның әһәмиятле ролен сурәтли. Ак төс (көмеш төс) — чисталык, камиллек, тынычлык символы. Районның хуҗалык эшчәнлеге 12 башактан торган көлтә белдерә. 12 башак — ул 12 ай, киная белән еллык авыл хуҗалыгы циклы хакында әйтелә. Көлтә — уңдырышлылык, дуслык билгесе.

Шәхесләр

  • Миңтимер Шәймиев — Татарстанның беренче президенты.
  • Энгел Фәттахов — Татарстанның мәгариф министры (2012–2017), татар теле өчен көрәштән соң эштән алынды.
  • Васыйл Мәликов (1924–1992) — Татарстанның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе.
  • Фирдәвис Ханов — Русия һәм Татарстан атказанган архитекторы.
  • Гамил Афзал (1921–2003) — Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе.
  • Мөхәммәт Мирза — шагыйрь, Татарстан язучылар берлегенең элекке рәисе.
  • Вахит Имамов — язучы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире.
  • Лена Шагыйрьҗан — шагыйрә, Тукай бүләге иясе.
  • Нур Баян (1905–1945) — шагыйрь.
  • Фарсил Зыятдинов (1937—2021) — икътисадчы-галим, язучы, бакчачы.
  • Әлфия Авзалова (1933–2017) — җырчы, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Тукай бүләге иясе.
  • Асаф Вәлиев — җырчы.

Норлат районы

Халык саны һәм милләтләр

Норлат районында бүген 53 200 кеше яши. Ике җанисәп арасында халык саны 6 920 кешегә, ягъни 11,5 процентка кимегән. Районнан күпләп күчеп китүчеләр тенденциясе бара.

Норлат күренеше

Норлатта 27 248 татар яши, бу халыкның яртысын тәшкил итә. Ун ел эчендә алар 12,4 процентка азайган. Норлат төбәгендә күпләп чуашлар көн күрә. Аларның саны — 12 353. Ике җанисәп арасында чуашлар 18 процентка кимегән. Шул ук вакытта урысларның саны азаюы акрынрак темплар белән бара. Ун ел эчендә алар 415 кешегә кимегән.

Демография

2022 елда Норлат районында туучылар үлүчеләргә караганда ике тапкырга азрак булган. Табигый кимү — 314 кеше.

Икътисад

Район икътисадының зур өлешен нефть чыгару алып тора. Биредә югары үзле нефть табалар. Районда "Татнефть" карамагындагы "Норлатнефть", "Татнефтепром-Зюзеевнефть", Норлатның "Татбурнефть", "Макойл", "Кара Алтын" бораулау эшләре оешмасы керә.

Норлатта азык-төлек сәясәте дә зур урынны билгели. Сөт җитештерү аена 33 141 тоннага җитә. Бу уртача күрсәткеч булса да, Балтач районынн өч тапкырга диярлек азрак. 2020 елга кадәр районда "Норлат шикәре" заводы эшләде. Аны зыянга эшләү сәбәпле яптылар. Бу Татарстанда шикәр җитештерүче өч ширкәтнең берсе иде. Районда "Норлат сөте", "Агроинвест" холдингы эшли, тимер-бетон җитештерелә, агач эшкәртелә.

Норлат районы Татарстан районнары арасында 24 урынны били. Быелның яртыеллыгында 5,7 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.

Моңа кадәр районда милләтара низаг һәм ришвәтчелек очраклары булды. Җирле халыкның Таҗикстан ватандашлары белән низагка керүе, соңрак алар арасында чуалыш чыгуыннан соң Татарстан эчке эшләр министры Норлатка килеп, җирле полиция җитәкчеләрен алыштырды. Бу низаг артында мигрантларның районда тамыр җәюе һәм җирле түрәләр белән уртак бизнес алып баруы тора дип язды медиа. Соңгы елларда бу низагның әлегә "өскә чыкканы" юк.

Уртача хезмәт хакы

46,7 мең сум.

Эшсезлек

Норлат районында халык саны кимү сәбәпле кадрлар кытлыгы зур. Бүгенгә 72 эшсезгә 468 эш урыны тәкъдим ителә.

Торак бәясе

2,9 млн сум.

Милли мәгариф

Норлат районында милли мәгариф торышы түбән дәрәҗәдә. Халыкның яртысы татарлар булуына карамастан, мәктәпләрдә бары 20 процентка якыны гына туган телендә белем ала. Балалар бакчаларында исә татар телендә тәрбия бирү дәрәҗәсе балаларның 54 процентын колачлый.

Район символлары

Норлат районы туграсы

Норлат туграсы үзәгендә ат, аның фонында балкып торган кояш ясалган. Бер версия буенча Норлат шәһәре исеме татар теленнән "Нурлы ат" буларак аңлатыла. Бу фикерне районның элекке башлыгы Фатих Сибагатуллин алга сөрде. Төбәктә ат спорты һәм ат үрчетү үсеш алган. Туградагы кызыл кырдагы башаклар авыл хуҗалыгының өстенлеген аңлата. Алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл гәүдәләнеше. Кызыл төс хезмәт, көч, батырлык, матурлыкны аңлата. Көмеш чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашуны чагылдыра. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы. Район байрагы да шул тәртиптә ясалган.

Шәхесләр

  • Габдулла Кариев (1986-1920) — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе.
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) — Казанда татар кызлары өчен мәктәп ачучы.
  • Кыям Юлдашев (1890-1955) — җәдитче мөгаллим, шагыйрь.
  • Рөстәм Галиев — Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире.
  • Алмас Заһретдинов (1959-2022) — билбаулы көрәшчесе, Русиянең спорт остасы, Татарстанның атказанган тренеры.
  • Альберт Сафин (1948—1991) — татар язучысы.
  • Галимҗан Хөсәенов (1937-2010) — күренекле совет спортчысы, СССР футбол җыелма такымы уенчысы (1960-1969), СССР атказанган спорт остасы (1967).

Лаеш районы

Халык саны һәм милләтләр

Казанга терәлеп торучы Лаеш районында халык саны ике җанисәп арасында 69 процентка кадәр арткан. Хәзер биредә 61 794 кеше яши. Соңгы елларда җирлектә котедж бистәләре үсеп чыкты. Казанда яшәүчеләрнең бер өлеше шунда яши башлады. Моннан тыш, районда яңа җитештерүләр ачыла, икътисад үсеш ала.

Лаеш күренеше

Бу шартларда татарларның да саны 69 процентка артты. Бүген Лаеш районында 26 меңнән артык татар яши. Хәзер алар халык санының 42 процентын тәшкил итә. Урыслар саны да шактый арткан — 64 процентка. Аларның саны 33 меңнән артып китә. Ягъни, Лаеш районы татарлар күпләп яши торган район саналса да, татарлар биредә икенче урында гына. Шулай да татарлар монда тизрәк үрчи.

Демография

Халык саны артса да, Лаеш районында туучылар, үлүчеләргә караганда, азрак. 2022 елда 553 бала туган һәм 584 кеше үлгән.

Икътисад

Казанга якын урнашу һәм Казан һава аланы урнашу сәбәпле, Лаешта икътисад үсеш ала. 2022 елда Татарстан социаль-икътисади рейтингында район 2нче урынны биләде. Быелның ярты елында инвестицияләр күләме 13 млрд сумнан артып китте. Мәсәлән, Балтач һәм Актаныш районнарыннан ун тапкырга күбрәк.

Лаеш районы икътисадында федераллар һәм республиканың 90нчы елларыннан җирле элитага якын торган эшкуарлар зур роль уйный. "Нәфис" ширкәтенең активлары белән Русия думасы депутаты Ирек Богуславский һәм Татарстан депутаты Дмитрий Самаренкин идарә итә. Бу Лаеш районы икътисадының яртысын тәшкил итә. ICL электроника ширкәтенең иң күп активы Виктор Дьячков һәм аның улы Александр карамагында.

Светодиод техника җитештерүчеләр федералларның IEK Group карамагына күчте. Капкалар, ишекләр ясаучы "ДорХан" ширкәте дә Мәскәүләр кулында. Кабельләр җитештерүче "Таткабель" заводы активлары "Газпромбанк – управление активами"га карый.

Лаеш районында "Инвэнт" технополисы, Ozon базасы, "Ак Барс" кошчылык комплексы, сөт заводы, азык-төлек комбинаты, балык эшкәртү заводы, Казан май комбинаты кебек оешмалар эшли. Лаеш кошчылык комплексы һәм "Яратэль" кошчылык фабрикаларына Татарстанда йомырка җитештерүнең 80 проценты туры килә. Авыл хуҗалыгы тармагы белән районда "Ак Барс Холдинг" җитәкчесе Иван Егоров идарә итә.

2018 елда Лаеш районының Усад авылында 110 га мәйданлы "Иннополис" махсус икътисад зонасын ачтылар. Әлеге мәйданда халыкара ширкәтләр дә урнашты. Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия базарыннан күп кенә дөнья брендлары китте. Шул исәптән Лаеш районында эшләгән Leroy Merlin, British Petroleum Русиядә эшчәнлеген туктатачагын белдерде.

2019 елда биредә 540 кече җитештерү оешмасы, 10 урта ширкәт һәм 1 274 эшмәкәр теркәлгән булган.

Районда авыл хуҗалыгы зур үсеш алмаган. Лаеш сөтчелек иң түбән күрсәткечләрне күрсәтә. Аена нибары 6 690 тонна сөт җитештерелә.

Уртача хезмәт хакы

71,4 мең сум.

Эшсезлек

Районда халык саны артса да, эшчеләргә кытлык зур. Бүген Лаеш районында 24 эшсез теркәлгән, барлыгы 647 вакансия бар.

Торак бәясе

7,4 млн сум.

Милли мәгариф

Халык санының 42 процентын татарлар тәшкил иткән Лаеш районында татар телендә белем бирү күрсәткече 31 процентны тәшкил иткән. Балалар бакчаларына йөрүчеләрнең 56 проценты татарча тәрбия ала.

Район символлары

Лаеш районы туграсы

Лаеш районы туграсы Казан губернасының Лаеш шәһәре тарихи туграсы нигезендә эшләнгән. Ул күк фонында көмеш дулкыннарның рәсемнәре төшерелгән калкан рәвешендә ясалган. Үзәктә — мачтада кечкенә байраклы алтын кораб һәм аның тирәли йөзүче ике кызыл балык. Алтын төс — уңыш һәм байлык, балыклар — районда үсеш алган балыкчылык, дулкын — Куйбышев сусаклагычының киңлекләрен чагылдыра. Лаеш районы байрагы туградагы кебек ясалган

Шәхесләр

  • Рәхимә Арсланова — укытучы, 2019 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Ак калфак" оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе.
  • Гавриил Державин — урыс шагыйре һәм Русия империясенең дәүләт эшлеклесе.
  • Илсөяр Иксанова — шагыйрә, журналист.
  • Наилә Ибраһимова — Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2010).

Буа районы

Халык саны һәм милләтләр

Буа районында 40 меңнән артык кеше яши. 2010-2021 ел аралыгында халык саны 11 процентка кимегән. Бүген районда 25 910 татар көн күрә. Бу халыкның 64,5 процентын тәшкил итә. Ике җанисәп арасында аларның 13,5 процентка азайган. Икенче урында — чуашлар бара. Аларның саны — 7 442. Ике җанисәп арасында алар 1 625 кешегә, ягъни 18 процентка кимегән. Өченче халык булып саналучы урыслар исә 2 процентка арткан. Хәзер Буа районында 6 178 урыс милләте вәкиле яши.

Буа театры бинасы

Демография

2022 елда Буа районында 309 сабый дөньяга килгән, 597 кеше үлгән. Табигый кимү — 288 кеше.

Икътисад

Буа районында азык-төлек сәнәгате үсеш алган. Төбәктә Буа шикәр заводы, "Татспиртпром"ның филиалы, "Әхмәт электромеханика заводы", "Татарстан-сөте" филиалы, Буа май-сыр комбинаты кебек сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Район Татарстанның икътисад рейтингында 29 урынны били. Ярты ел эчендә барлыгы 1,4 млрд сум инвестиция җәлеп ителгән.

Буа районында терлекчелек, игенчелек, чөгендер үстерү һәм дуңгызчылык үсеш алган. Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә 7,7 млрд сумлык тауар җитештерелгән. Җирлектә аена 26 114 тонна сөт җитештерелә. Бу республикада уртача күрсәткеч санала.

Соңгы 10 елда Буа районында дүрт район башлыгы эшләргә өлгерде. Әшнәчелекнең чәчәк атуы 2013 елда ачыкланды. Ул вакытта 6 ел район башлыгы булып утырган Рафаэль Әбүзәров эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Аның бертуганы Раян Әбүзәров кулы белән, үз вакытында "ПМК-6" оешмасы җитәкчесе, Икенче дөнья сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүдә алдашуы турында Беренче каналда күрсәтелде. "Янган урманнан калган агачлардан ясалган кеше яшәмәслек йортлар, иске биналарда гипсокартон – сайдинг белән укмаштырылган фатирлар белән дистәләгән ветеранны кәкре каенга терәделәр", дип язды журналистлар. Анда федераль үзәктән килгән акчаларның бер өлешенең кемнәрдер кесәсенә керүе, ә калганына сыйфатсыз торак төзелүе турында сүз барды.

Бүген Раян Әбүзәровның бизнесы һаман дәвам итә. Ул карьер тота, гипс, бетон һәм цемент эшләнмәләре ясый. Ягъни Әбүзәров төзелеш өлкәсендә калган.

Район башлыгы Рафаэль Әбүзәров исә, район башлыгы кәнәфиеннән соң "Ак Барс Холдинг" җитәкчесе Иван Егоровның (Татарстан керәшеннәр оешмасы җитәкчесе, Рөстәм Миңнехановның дусты) төзелеш буенча киңәшчесе булып эшләде. Буада Егоровның да бизнесы тамыр җәйгәнен әйтергә кирәк. Аңа Буа шикәр заводы, "Авангард" агрофирмасы карый. Соңгы хуҗалык райондагы авыл хуҗалыгын үз карамагында тота һәм дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Уртача хезмәт хакы

39,7 мең сум.

Эшсезлек

Буа районында 38 эшсез һәм 141 эш урыны бар.

Торак бәясе

3,3 млн сум.

Милли мәгариф

Буа районында татарлар 64,5 процентны тәшкил итә. Мәктәпләрдә укучыларның исә, 35,4 проценты гына татар телендә белем ала.

Район символлары

Буа районы туграсы

Буа туграсында тешле сызык ясалган. Бу җирлек күп гасырлар дәвамында төбәкне күчмә халыклар яуларыннан саклаган дип аңлатыла. Башаклар — авыл хуҗалыгын, яшел кыр — бай табигатьне, сәламәтлек һәм тормыш үсешен чагылдыра. Алтын төс бай уңыш, муллык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы булып тора. Кояш районның чик буе торышын һәм аның республиканың көньяк-көнбатышында урнашуын күрсәтә. Төргәк Буа җиренең бай тарихына, күренекле җирле язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамнарның һәм сәясәтчеләрнең бай тарихына ишарәли. Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы булып тора. Зәңгәр төс җирле халыкның абруен һәм рухын чагылдыра. Буа районы байрагы тугра нигезендә эшләнгән.

Шәхесләр

  • Ислам Әхмәтҗанов — Татарстан мәгълүмат һәм матбугат министры (1992―1999), журналист.
  • Радик Гайзатуллин — Татарстан финанс министры.
  • Гомәр Гали (1900-1954) — татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче.
  • Шамил Мостаев (1929-2012) — дәүләт эшлеклесе, ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе.
  • Раил Садриев — Буа театры мөдире.
  • Равил Рахмани — әдәбият галиме.
  • Рамил Хәйретдинов — тарихчы, Тукай бүләге иясе.
  • Йолдыз Шәрапова — балалар шагыйрәсе.
  • Александр Калган (1912-1988) — чуаш язучысы.
  • Николай Дедушкин (1915-1995) — чуаш язучысы, әдәбият галиме.
  • Галимҗан Шәрәф (1896-1950) — тел галиме, сәясәтче.
  • Фивзат Гайсин — галим-физик, КНИТУ-КАИ профессоры.
  • Илһам Байтирәк — композитор, Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!