Татарстанда "Алабуга" махсус икътисад зонасында төзелүче дроннар җитештерү заводында төзелеш алдан куелган план нигезендә бара. Бу үз чиратында дроннар ясауны көчәйтәчәк. Пилотсыз җиһазларны аена 200гә якын данәдә җитештерә башлаганнар. Ел башыннан Украина сугышына 1 416 дрон җибәрелгән булуы ихтимал. Америкадагы Фән һәм халыкара иминлек институты "Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар ясый торган заводның төзелешен өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда дрон корылмасы төзеләчәк. Иран белән ничек килешкәннәр?Белгечләр Maxar Technologies төшергән иярчен рәсемнәрен һәм заводның эчке документларны тикшергән. Институт "Алабуга" һәм аңа бәйле ширкәтләрнең һаман да АКШның санкцияләр исемлегенә кермәвенә гаҗәпләнә һәм Америка хакимиятеннән йогынты ясауны сорый. Югыйсә, кыш җитү белән Русия "Shahed-136" дроннары (Русия хәрбиләре аларны "Герань-2" дип атый ред.) белән Украинаның энергетик инфраструктурасына һөҗүмне көчәйтә ала дип санала. Азатлык институт ясаган хисапны өйрәнде.
Фән һәм Халыкара куркынычсызлык институты коммерцияле булмаган, партиясез учреждение, халыкара куркынычсызлыкка йогынты ясый торган фәнни һәм сәяси мәсьәләләр турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү белән шөгыльләнә. Аның төп игътибары атом коралын һәм аның белән бәйле технологияләрне башка илләр һәм террорчылар арасында таратуны туктатуга, бөтен дөньяда атом эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итүгә, халыкара таратмау режимын ныгытуга һәм атом арсеналын тирән кыскартуга юнәлтелгән.
"Дроннар җитештерүдә алга киттеләр"
Татарстанда Иранның "Shahed-136" дроннарын җитештерү 2023 елның февралендә башланды. Русия хәрбиләре аны "Герань-2" атамасы белән йөртә. Май аенда заводта пилотсыз очкычларның корпусларын ясауга керештеләр.
Институт хезмәткәрләре эчке документларны йөзләгән сәгать дәвамында өйрәнүләрен әйтә. Белгечләр Maxar Technologies ширкәтенең 15 сентябрьдә төшергән иярчен рәсемнәренә сылтана. Анда "Алабуга" махсус икътисад зонасындагы "Shahed-136" җитештерә торган заводның ике төп бинасы күрсәтелгән.
"Shahed-136" дроннары җитештерелә торган ике төп бинадагы соңгы үзгәрешләр. 8.2 (сулда) һәм 8.1 (уңда) биналары
"Алабуга" ул биналарны 8.1 һәм 8.2 номеры белән билгеләгән. Икенче бинада "Shahed"лар ясалуы әйтелә. Иярчен рәсеме The Washington Post күрсәткән план-схемасына туры килүен искәртәләр. 8.1 һәм 8.2 биналарында төзелеш эчке документларда күрсәтелгән вакыт белән бара, диелә.
"Алабуга" үзенең җитештерү планын тормышка ашыруда алга китүгә иреште, бу иран җитештерүен тәртипкә салу гына түгел, оптимизациянең яхшыруын һәм ахыр чиктә пилотсыз очкыларның мөмкинлекләрен киңәйтүне үз эченә ала", диелә хисапта.
Июль аеннан соң ике бина арасында коридрор барлыкка килүе әйтелә. Шулай ук иярчен рәсемнәрендә "Алабуга"дагы заводның иминлек өчен бетоннан зур дивар төзелүе күренә. Анда тикшереп кертү пункты булуы язылган. Җитештерү актив алып барылуына башка дәлилләр дә бар. Бинаның хезмәткәрләр өчен машина кую урынының 350 машина белән тулы булуына да игътибар итәләр.
Иярченнән алынган сурәтләр 8.2 (сулда) һәм 8.1 (уңда) биналарының эчке планына төгәл туры килә
"Киләсе елдан аена 226 дрон ясалыр дип көтелә"
Хисаптан күренгәнчә, ел башында Иран җибәргән пилотсыз очкычларны "Алабуга" хәзер биредә җыя башларга тиеш иде. План нигезендә, 2023 елның икенче яртысында эчке компонентларны ясау өчен үзенең җитештерүен булдырырга теләгән. 2024 ел башыннан "Алабуга" өстәмә компонентларны, шул исәптән навигация җиһазлары, мотор, пропеллер һәм башка эчке техник әсбапларны үзендә эшләячәк, диелә.
Киләсе елдан җитештерү аена 226 дрон ясауны күз алдында тота. 2025 елның сентябренә 6 мең пилотсыз очкыч эшләнәчәк. Бу Русия саклану министрлыгы контрактында куелган саннар, диелә институт тикшерүендә.
"2023 елның октябрь азагына, бер айлык тоткарлыкны исәпкә алып, "Алабуга" Русия хәрбиләренә Украинага каршы кулланыр өчен 1400 данә "Shahed-136" дроннарын җибәрергә планлаштырган иде", диелә хисапта.
Институт тәкъдим иткән графикада октябрь азагына Ираннан җибәрелеп "Алабуга"да җыелган дроннар саны 600гә җитүе әйтелә. Урында ясалган өлешләрдән җыелган пилотсыз җиһазлар саны — 816. Шулай итеп, бүгенгә җәмгысе 1416 дрон ясалган булуы ихтимал.
"Алабуга" ширкәтендә җитештерелгән "Shahed-136" ("Герань-2") дроннарының гомуми саны (һәр ай ахырына). Сары төс - корпусы һәм башка төп өлешләре Алабугада ясалган дроннар. Кызыл төс - корпусы Алабугада ясалган дроннар. Зәңгәр төс - Ираннан җибәрелеп Алабугада җыелган дроннар
"Дошманда "Shahed"лар ике тапкырга артты"
19 ноябрьгә каршы төндә Русия Украинага "Shahed-136/131" дроннары белән янә һөҗүм итте. Бу хакта Украина хәрби көчләре белдерде. Русия җибәргән 20 дронның 15е бәреп төшерелде. Корбаннар юк диелде, ләкин Киев өлкәсендә инфраструктура корылмасына зыян килде, дип хәбәр итте "РБК-Украина".
Инженер-конструктор Александр Кочетков дроннар җитештерү арту сәбәпле, кышын Украинага кыенрак булачак дип саный.
"Дошманнарда "Shahed"лар узган елдан ике тапкырга артты. Аның төп өлеше яхшыртылган, аларны радиолокатор һәм башка ысуллар ярдәмендә тану кыенрак", дип язды ул үзенең Facebook битендә.
БУ ТЕМАГА: Сугышка хезмәт итүче балалар. Алабугада студентларны дрон җыюга җәлеп итәләр
"Алабуга" санкцияләр исемлегенә кертелергә тиеш"
Фән һәм халыкара иминлек институты белгечләре "Алабуга" акционерлык җәмгыяте һәм аңа бәйле ширкәтләрнең бүгенгә кадәр АКШның санкцияләр исемлегенә кертелмәвен әйтә.
"Хәзер АКШ хөкүмәтенә дилбегәне үз кулына алып, партнер хөкүмәтләр һәм сәнәгать оешмалары белән эшләп, Алабугада русия хәрбиләренә меңләгән "Shahed-136" дроннарны җитештерүдә хезмәттәшлек итүчеләр эшенә комачаулау чараларын күрергә вакыт җитте", диелә.
Кыш җитү белән Русия "Shahed-136" белән Украинаның энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне арттырырга мөмкин дип саный институт белгечләре. Моңа "Алабуга"да дроннар җитештерүне арттыруы да нигез булып тора. Шуңа да беренче адым буларак санкцияләр кертелергә тиеш ди белгечләр.
Украина хәрби белгече Олег Жданов сүзләренчә, Украина Русиянең Татарстанда дроннар җитештерү ниятен зур игътибар белән күзәтә. Бу Татарстанны Украина һөҗүмнәре өчен кануни һәдәф итә, ди ул.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
- Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
- Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
- Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип саный. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди.
- Октябрь башында Татарстан хакимиятләре пилотсыз очкычлар җитештерүне үстерә башлар өчен хөкүмәт комиссиясе төзеде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!