2024 елда Казанда 163 торак йорт капиталь төзекләндерәчәк. Бу 2023 елдан 41 йортка азрак. Әлеге саннарны бүген Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин мэрия киңәшмәсендә белдерде.
Капиталь ремонт өчен тотылачак финанслар 300 млн сумга кими. Быел бу максатка 2,7 млрд сум бүленгән булса, киләсе елда 2,4 млрд сум бүленәчәк.
"Без 57 йортта 156 лифт алыштырырга, 44 йортта яңа җылыту системын урнаштырырга, 53 йортта — яңа түбә ясарга, 40 йортта — биналарның тышкы өлешен яңартырга җыенабыз", диде ул.
2026 елга кадәр Казанда 554 йортны төзекләндерергә җыеналар. Моңа 7 млрд сум бүленер дип көтелә.
Моңа кадәр Казан рәсмиләре капремонт өчен махсус хисапка җыелган акчалар йортларны төзекләндерү өчен җитми дип белдерде.
Сентябрь аенда Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр белән бәйле бурычлары 3,9 млрд сумга җитте, дип хәбәр ителде.
Быел 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә торак тарифлары, шул исәптән капиталь төзекләндерүгә бәяләр 6 процентка артты.
Торак йортлардан тыш, Казанда 30 ел буе капиталь төзекләндерү күрмәгән 163 балалар бакчасы бар. Бүген Татарстанда мәктәпләрнең 35 проценты төзекләндерүгә мохтаҗ.
Хәзер Татарстан керемнәре Мәскәүдән тыш, Русия оккупацияләгән Украина шәһәрләренә дә китә. Ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышка 2,5 млрд сум бүлеп бирүе турында белдерде. Моннан тыш Татарстан Украинаның Русия басып алган ике шәһәренә ярдәм итте. Лисичанскида чыгымлы эшләр башкарды. Быел майда исә Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды. Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!