Татарстан фәннәр академиясенең вице-президентлары алмашынган

Вадим Хоменко

Рифкать Миңнеханов академия президенты булганнан соң бу инде өченче урынбасарның алмашуы.

Яңа елдан Татарстан Фәннәр академиясенең ике вице-президенты вазифасын калдырып киткән. Бу — социаль-икътисади юнәлеш өчен җаваплы Вадим Хоменко һәм техник фәннәрне җитәкләгән Айрат Абдуллин. Бу хакта Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр итте.

Вадим Хоменко Татарстан фәннәр академиясендә вице-президент вазифасына 2014 елда билгеләнгән иде. Моңа кадәр академия каршында эшләгән Органик авыл хуҗалыгы үзәген җитәкләүне дәвам итәчәк. Шулай ук КФУда укытуын алып барачак.

Хоменко урынына Татарстанның элекке икътисад министры Марат Сафиуллин билгеләнәчәк. Моңа кадәр Сафиуллин КФУның проректоры иде. Яңа вазифада әлегә ул расланмаган.

Айрат Абдуллин академия вице-президенты вазифасына 2007 елда билгеләнгән иде. Алга таба ул КАИда кафедра җитәкләвен дәвам итәчәк. Аның урынына академиядә кем билгеләнәчәге билгеле түгел.

  • 2023 елның 11 июлендә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов киләсе биш елда республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән идарә итәчәк.
  • Июль азагында Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан китте. Ул бу урында 2016 елдан эшләгән иде. Аның урынына Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов калды.
  • 2023 елда Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендә Академия моңа кадәр мөстәкыйль оешма булып эшләгән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтын үзенә берләштерде. 2020 елда зур шау-шу купканнан соң Тарих инстититуты үзенең мөстәкыйльлеген саклап калган иде.
  • Ел дәвамында Татарстан фәннәр академиясе белән Башкортстан фәнни даирәсе арасында каршылыклар күзәтелде. Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" дигән конференциясенә Казан тарихчыларына килергә рөхсәт итмәделәр. Соңрак Казанда Евразия даласын өйрәнү Халыкара үзәге төзелде. Моны белгечләр Уфага җавап буларак эшләнде дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!