Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Евразия даласын өйрәнү үзәге төзелә. Уфага җавапмы?


Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Татарстан фәннәр академиясе Евразия даласы халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү халыкара үзәген төзи. Бу башкорт галимнәренең күчмә халыкларны өйрәнүдә Татарстанны читләштергәннән соң, Казанның үзенчә җавабы кебек яңгырады. Шул уңайдан үткәрелгән фәнни җыенда башкорт мәсьәләсенә турыдан-туры кагылмасалар да, галимнәр тарихны бозып күрсәтүчеләргә, бер милләтне алга чыгару концепциясе булдыручыларга каршы булуларын белдерде. Кайбер галимнәр моны Русиянең төрки дөньяда йогынтысын киметмәсен өчен эшләнә дип тә уйлый.

25 ноябрьдә Казанда Евразия даласы халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Азатлык чыганаклары әйтүенчә, фәнни җыен алдан планлаштырылмаган булган. Ягъни Башкортстан белән проблемнар килеп чыкканнан соң гына оештырырга булганнар. Очрашуга төрле илләрдән галимнәр чакырылган иде. Аларның төп өлешен Кытай һәм Монголия белгечләре тәшкил итте. Шулай ук Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан һәм Русия тарихчылары катнашты. Башкортстаннан исә, бер генә галим килгән иде.

Моңа кадәр Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" дигән конференция узды. Җыенда Казан тарихчыларына килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Тарих институты.

Бу вазгыятькә Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов аңлатма бирде. Ул бу мәсьәләгә Төрки каһанлыгыннан чыгып карарга чакырды, алайса "һәркем үз ягына тарткалый башлый", диде ул.

Русиянең кайбер тарихчылары Уфага кертелмәгән татар тарихчыларын яклап чыкты.

Октябрь уртасында Чиләбедә узган фәнни җыен резолюциясендә тарихчылар Башкортстанда урнашкан Алтын Урда төрбәләренең башкортларга катнашы юк дип белдерде.

Башкортстандагы Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзеләчәге хакында узган ел республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Ул музей нигезендә башкорт тарихын күрсәтү булачак дип әйткән иде. Бу проектны 5-10 елда тормышка ашырырга телиләр.

"Тарихны фальсификацияләүгә каршы тору"

Башкортстанга җавап буларак Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Радик Салихов чыгыш ясады. Башкорт сүзен телгә алмаса да, аның кем бакчасына таш атуы аңлашыла иде.

"Төрле тарафтан фәнни хезмәттәшлек итү Евразия даласының уртак тарихи мирасын хосусыйлаштыруны, шуның нигезендә этноцентризм концепциясен булдыруны туктатуга ярдәм итәчәк. Бу милләтара, динара һәм халыкара киеренкелек тудыра. Фәнни җәмәгатьчелекнең бурычы — тарихи үткәнне фальсификацияләүгә каршы тору", диде ул.

Шул максаттан ул Татарстан фәннәр академиясенә буйсындырылган Тарих институты һәм Археология институты базасында Евразия даласы халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү халыкара үзәген булдырырга тәкъдим итте. Яңа мәркәз белән Николай Крадин җитәкчелек итәчәк. Ул — Владивостоктагы Русия фәннәр академиясенең Ерак көнчыгыш тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институты мөдире.

Яңа үзәктә белгечләр фәнни эшчәнлек һәм археологик тикшеренүләр алып барачак. Әмма төгәл програмы соңрак бәян ителәчәк.

Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, Үзәктә генетика, палеогенетика, дигитал анализ методлары кулланылачак.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Радик Салихов сүзләренчә, бүген Русия дәүләте оешуда төрки-татар дәүләтләренең ролен, урыс гаскәрендә хезмәт иткән татарларның урынын, аларның дала чикләрен саклаудагы өлешен өйрәнергә кирәк. Шулай ук ул Идел һәм Урал халыкларының сословие структурасы начар өйрәнелгән дип саный. Бу мәсьәлә күп очракта Башкортстанда татарны башкорт дип атауда кулланылып килә.

Әстерхан дәүләт университеты тарихчысы Дмитрий Васильев та этник спекуляцияләргә юл куймаска чакырды.

"Без археология, матди мәдәниятне өйрәнгәндә аерым милләткә, хәзерге халыкларның бабалары мәдәниятенә тукталабыз. Бу мәгълүматлар еш кына фәнгә каршы килә торган этник спекуляцияләрдә кулланыла. Шуңа да күчмә халыкларны өйрәнү мөһим", диде ул.

Үзәк финансларга өметләнә

Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков аңлатканча, Евразия даласы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү халыкара үзәге юридик оешма булмаячак.

"Ул галимнәрне берләштерүче формаль булмаган фәнни берләшмә булачак. Һәр төбәк үз програмын кабул итә ала. Әмма Татарстанда халыкара хезмәттәшлекне күзаллаган програм төзеләчәк", диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзер Үзәкнең 2024-2033 елларга исәпләнгән програмы әзерләнә. Февраль аенда аерым конференция үткәрергә җыеналар. Киләчәктә фәнни хезмәтләр һәм журнал басылачак.

Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов Үзәк оештыру тәкъдиме республика югарылыгында хуплау табар һәм финанслар бүлеп бирелер дип өмет итә.

Башкортстан дәшми, Казакъстан — Үзәккә каршы

Түгәрәк өстәлдә Башкортстаннан катшакан бердән-бер тарихчы — Башкорт дәүләт педагогия университетының яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм казакълар тарихы лабораториясе белгече Владимир Иванов татар-башкорт мәсьәләсенә бөтенләй кагылмады. Аның Алтын Урда чорындагы утрак һәм күчмә халыкларның үзара бәйләнеше турындагы фикерләре генә аерым галимнәрдә сорау уятты.

"Бу турыда бәхәс куптарасым килми. Урыны да, вакыты да ул түгел. Алтын Урдада шәһәр һәм күчмә халыклар ике паралель дөньяда яшәгән. Аларның бәйләнеше "син — миңа, мин — сиңа" кебек кайбер өлкәләрдә генә булган", диде ул. Шуннан соң залда тарихчы Искәндәр Измайлов сораулар бирә башлады. Шулай да бәхәсләшүне туктаттылар.

Евразия даласы үзәге күпчелек галимнәрдә хуплау тапты. Бары Казакъстан гына бу оешманың ни өчен оештырылуын аңламавын белдерде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Казакъстанның Маргулан исемендәге Археология институт мөдире Ака Онгарулы мондый оешмаларның берничә булуын әйтте. Әйтик, ЮНЕСКО каршында Үзәк Азия тикшеренүләр халыкара институты эшли. Монголиядә дә аерым мәркәз бар. Казакъстанның үзендә дә халыкара үзәк эшләп килә, ди ул.

"Әлеге Үзәк алардан нәрсә белән аерылачак? Ул нинди статуста булачак һәм башка халыкара оешмалар белән ничек эшләячәк? Резолюциядә Русия һәм Татарстан галимнәренең һәм фәнни үзәкләрнең берләштерү ролен исәпкә алынуы язылган. Мин бу фикер белән килешеп бетмим. Сүз Евразия даласы турында бара. Аның үзәге Казакъстан һәм Монголиядә. Бу дөрес аңлатылмаган. Булган көчләрне, тикшеренү нәтиҗәләрен берләштерергә вакыт җитте. Без бу юнәлештә уртак програм, проектлар төзергә әзер. Моның өчен фәнни үзәк төзергә кирәкме, юкмы — аңлап бетермим. Башка оешмалар да бар. Әле 10 көн элек кенә Төрки халыкларның фәнни оешмалар берләшмәсен төзедек. Анда Татарстан да әгъза булып тора. Бу эш нәрсәсе белән аерылып торачак?" диде ул.

Казакъстан тарихчысы соңрак та Казан галимнәре белән бәхәскә керде. Ул резолюциядә дала итеп Идел, Урал, Себер җирлекләренең аерым күрсәтелүенә ризасызлык белдерде. Ул бары Евразия даласы илләре дип калдырырга тәкъдим итте.

Аңа татар тарихчысы Дамир Исхаков җавап кайтарды.

"Әгәр дә алар (Казакъстан) акча бирсә, бу пунктларны бетерергә мөмкин. Әлеге финансларны Татарстан бүлеп бирә, шуңа калдырырга кирәк", диде ул.

Татар галимнәренең Казакъстанга карата дәгъвалары күп иде. Бу нигездә Алтын Урда мирасын бүлешүгә кайтып кала, ди Дамир Исхаков.

"Шәһәр һәм күчмә халыкның бәйләнеше күтәрелде. Соңгы вакытта без казакъ тарихчыларыннан барлык кабиләләр аларда гына бар дигән сүзләрне ишеттек. Янәсе, аларның Алтын Урдага тулысынча дәгъва кылырга хокукы бар. Татарларның кабиләләре булмаган, шуңа да бу җәмгыятьтә алар урын тотмаган, имеш. Бу киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Без Алтын Урдада зур шәһәр халкы булуын беләбез (Бу урында Исхаковны туктатырга теләделәр, әмма галим дәвам итте - ред.). Безгә үзебезнең арабызда мондый проблемнарны хәл итәргә һәм аңлатырга кирәк. Ибн Батутның Сарайда йөргәнен белгечләр белә. Анда ул хан һәм аның даирәсе яшәгән күп санлы биналарга юлыга. Ягъни урдалылар тегендә дә, монда да йөргән. Төрле пропагандачылар мондый әйберләрне белми. Шуңа да бу катлаулы хәлләрне аңлатырга кирәк", диде ул.

Шуннан соң Мәрҗани исемендәге тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев үз фикерен әйтте.

"Алтын Урданың күчмә халкы соңрак барлыкка килгән казакъ күчмә халкы белән бер әйбер түгел. Бу симбиозларга башкачарак карарга кирәк", ди ул.

Миргалиев институтта булган хәзерге проектларга яңа финанслар табылуга өмет итә. Хәзер алар Казан ханлыгы тарихына бәйле ике томлык әзерли. Шулай ук "татар" термины тарихы турында да хезмәт әзерләнә. Ул 1600 еллык тарихы булган терминның килеп чыгышы, этноним, полиэтноним, киңрәк төшенчә булуын өйрәнүләрен, Мәскәү, Истанбул, Русия шәһәрләрендә бер елдан артык эш алып баруларын сөйләде.

"Русия йогынтысын арттыру өчен корылуы ихтимал"

Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев университеты профессоры, Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Юлай Шамилоглы Үзәкнең кем теләге белән оешуы сораулар уята дип саный. Ул үзе фәнни җыенда катнашмады. Азатлыкка сөйләвенчә, Евразия даласы темасына алынулары Башкортстандагы вакыйгалар белән бәйле булуы ихтимал. Шул ук вакытта Русиянең тышкы сәясәтен дә онытмаска кирәк дигән фикердә ул.

"Бу Үзәк Татарстанның үз теләге белән оешканмы, әллә ул Русия сәясәтенең бер күренешеме — белмим. Соңгы вакытта төрки дөнья — Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан академик хезмәттәшлек алып бару турында сөйләшә. Уртак география, уртак тарих, уртак китаплар язу турында сүз бара. Бу уңайдан, Русиянең моңа борчылуын ишеттем. Шуңа күрә, Евразия даласы үзәгенең Русиянең бу җирләрдә үз көчен күрсәтү һәм йогынтысын арттыру өчен корылу ихтималы да бар. Әмма төгәл белмим. Төрки дөньядагы академик хезмәттәшлектә Татарстан фәннәр академиясе дә катнаша, ләкин җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Русиянең тышкы сәясәте башка дәүләтләргә, Евразия безнеке генә, дип әйтергә рөхсәт бирмәс дип уйлыйм", диде ул Азатлыкка.

  • Күптән түгел Казан тарихчыларына Уфадагы "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.
  • Бүген Башкортстан җирлегендә Алтын Урда чорына бәйле берничә төрбә сакланган. Алар арасында Торахан, Хөсәен бәк төрбәләре бар. Аларны еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар. 2016 елда Чишмә районында Хөсәен бәк сөякләре үз төрбәсенә кайтарылды.
  • Башкортстан белән Татарстан тарихчылары арасында каршылыклар күп, милләт, сан, тарих өчен тарткалашу бар. Татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Ягъни, башкорт ягын алга сөрү бар. Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов "татар белән башкорт сугышырга тиеш түгел. Без бер-беребезенең тарихын өйрәнүдә ярдәмләшергә тиеш", дигән иде.
  • 2021 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Анда башкорт кибәләре исемнәре язылган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырылды.
  • Моннан тыш, Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.
  • 2020 ел азагында Казанда башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде. Китапта Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган. Хезмәттә фискаль хисапның 1-4нче ревизия белешмләләре китерелә. Башкорт галимнәре исә соңрак чыккан 5, 6, 9нчы ревизиягә таянып, аларны башкорт дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG