Ел башыннан алып Русиянең кимендә 43 төбәгендә коммуналь казалар чыккан. Моны "7x7" басмасы исәпләп чыгарган.
Аеруча Мәскәү янындагы Климовски шәһәрендәге каза зур шау-шу тудырды: салкыннар торган көннәрдә җылылык трассасында торба шартлап ярылганга 170тән артык күпфатирлы йорт һәм муниципаль оешмалар җылысыз һәм кайнар сусыз калды. Анда җылылык белән тәэмин итүне тулысынча торгызу өчен бер атнадан артык вакыт кирәк булды. Каза уңаеннан җинаять эше ачылды, өч шикләнелүчене, шул исәптән пар казаннары бинасы җитәкчесен тикшерү изоляторына җибәрделәр.
11 гыйнварда бер көн эчендә җылылык торбалары белән бәйле казалар Новосибирскида, Сарытауда һәм Волгоградта да чыкты. Дистәләгән мең кеше суыкта җылысыз калды. Новосибирскида яшәүчеләргә -15 градуста салкын фатирларында берничә көн үткәрергә туры килде.
Шундый ук һәл Липецкида да чыкты: 300дән артык йортта каза сәбәпле җылылыкны өзделәр. Җылылык бирү торгызылганнан соң бер йортта торба ярылды һәм анда яшәүчеләр янә салкында калды.
Петрозаводскида кышкы һава торышы белән көрәшә алмыйча торак-коммуналь хуҗалык комитетының бөтен җитәкчелеге эшеннән китте. Салкыннар аркасында шәһәрдәге йөздән артык йорт сусыз, ә каза хәлендәге йорт җылылыксыз да калды. Мэрия бинасында торбалар шартлап ярылганнан соң түрәләргә дә башлыклар һәм пәлтәләр киеп эшләргә туры килде. Моннан тыш шәһәрдә яшәүчеләр хакимиятләрне юллардагы карны начар чистартулары өчен тәнкыйтьләгән иде.
Бер атна элек Махачкалада яшәүчеләр даими рәвештә утны өзеп торулары сәбәпле 11нче тапкыр урамнарны япты. Алар суыкта җылысыз, сусыз һәм утсыз калган иде.
"Агентство" хисаплауларына күрә, бу кышта Русиядә җылысыз калган йортларның саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан, ә коммуналь казаларның саны 32 процентка күбәйгән.
- Күптән түгел Татарстан һәм Башкортстанда да җылылык челтәрендә казалар чыгу куркынычы турында кисәттеләр.
- Әйтик, Башкортстанда кайбер инженер челтәрләре 100 процент диярлек тузган, дип белдергән иде Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова. Гундорова фикеренчә, вазгыятьне начарайткан әйбер шул: иске микрорайоннарда яңа йортлар төзиләр һәм болай да тузган торбаларга йөкләнеш тагын да ныграк арта.
- Шундый ук проблем Татарстанда да бар, дип кисәтә "Татэнерго" ширкәте баш мөдире Рәүзил Хаҗиев. Аның әйтүенчә, республикада җылылык челтәренең 60 проценты тузган. 2023 елда бөтен торбаларның 2 процентын гына алыштыра алганнар. Татарстанда ел саен уртача 500 каза чыга. Су чыгару системнары 70 проценттан артыкка тузган.
- Элегрәк "Idel.Реалии" да Идел буе төбәкләрендә торак-коммуналь хуҗалык системнарының тузуы турында язган иде. Украинага каршы сугыш алып баруга тотылган акчаларга бөтен илдә шушы системнарны төзәтеп чыгып булыр иде, дип искәртте басма.
- 8 гыйнварга каршы төндә Казанның Дәрвишләр бистәсендә күпкатлы 11 йорт, балалар бакчасы, мәктәп, төзелеш көллияте җылысыз калды. Моңа бистәнең Халезов урамында урнашкан пар казаннары эшләми башлавы сәбәпче. Пар казаннарындагы төзексезлекләрне төн урталарына гына җайга салганнар һәм йортларга җылы җибәрелә башлаган дип хәбәр ителде.
- Былтыр декабрь башында коммуналь челтәрдә каза чыгып, Казанда җылы бирүдә өзеклекләр булды. Аерым алганда Казанның Совет районында берничә балалар бакчасында җылылык бирүне туктаттылар. Тәрбиячеләр балаларны әти-әниләре килеп алып киткәнче җылыткычлар кабызып куйды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!