Татарстанда һәм Башкортстанда җылылык торбалары шактый искергән һәм алар шартлап ярылырга мөмкин. Бу хакта "Говорит не Москва" Telegram-каналы язды.
Әйтик, Башкортстанда кайбер инженер челтәрләре 100 процент диярлек тузган, дип белдергән Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова. Бу хакта ул "Пруфы"га сөйләгән. Җылылык торбасы шартлап Подольскида 173 күпкатлы йорт җылысыз калган кебек, бу хәл Башкортстан һәм Уфада да кабатланырга мөмкин дип саный ул.
Гундорова фикеренчә, вазгыятьне начарайткан әйбер шул: иске микрорайоннарда яңа йортлар төзиләр һәм болай да тузган торбаларга йөкләнеш тагын да ныграк арта.
Шундый ук проблем Татарстанда да бар, дип кисәтә "Татэнерго" ширкәте баш мөдире Рәүзил Хаҗиев. Аның әйтүенчә, республикада җылылык челтәренең 60 проценты тузган. 2023 елда бөтен торбаларның 2 процентын гына алыштыра алганнар. Татарстанда ел саен уртача 500 каза чыга. Су чыгару системнары 70 проценттан артыкка тузган.
"Без эшли алырдай бердәнбер әйбер - каза хезмәтләрен тәүлек буе югары әзерлек хәлендә тоту", дип белдергән Хаҗиев.
Элегрәк "Idel.Реалии" да Идел буе төбәкләрендә торак-коммуналь хуҗалык системнарының тузуы турында язган иде. Украинага каршы сугыш алып баруга тотылган акчаларга бөтен илдә шушы системнарны төзәтеп чыгып булыр иде, дип искәртте басма.
- Быел 4 гыйнварда Подольскида җылылык торбасы ярылып, Климовски микрорайонында 170 йорт җылысыз калды. Губернатор Андрей Воробьёв тикшерү комитетына бу хәлгә тыкшынуын сорады.
- Былтыр Уфада магистраль суүткәргеч тишелеп, берничә микрорайон салкын сусыз калган иде. Казаның ни сәбәпле килеп чыгуын, суүткәргечне куллану, карап тору һәм төзекләндерү эшләренең ничек алып барылганлыгын прокуратура да тикшерде.
- 8 гыйнварга каршы төндә Дәрвишләр бистәсендә күпкатлы 11 йорт, балалар бакчасы, мәктәп, төзелеш көллияте җылысыз калды. Моңа бистәнең Халезов урамында урнашкан пар казаннары эшләми башлавы сәбәпче. Пар казаннарындагы төзексезлекләрне төн урталарына гына җайга салганнар һәм йортларга җылы җибәрелә башлаган дип хәбәр ителде.
- Былтыр декабрь башында коммуналь челтәрдә каза чыгып, Казанда җылы бирүдә өзеклекләр булды. Аерым алганда Казанның Совет районында берничә балалар бакчасында җылылык бирүне туктаттылар. Тәрбиячеләр балаларны әти-әниләре килеп алып киткәнче җылыткычлар кабызып куйды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум