2025 ел Татарстандагы сәяси тормышта бушлык булды. Дөрес, быел Татарстан президенты сайлаулары узды, әмма ул үтә дә формаль рәвештә үтте. Бәйсез күзәтүчеләр булмады, сайлауга бигрәк тә яшьләрне җәлеп итү, гамәлдәге президент Рөстәм Миңнехановка тавыш бирергә чакыру эше алдан ук башланган иде. Югары процентлар, халыкны ябырылып сайлауларга килүе белән мактандылар, бернинди сайлау альтернативасы да, интрига да юк.
Шулай да сәяси торгынлыкны татар теле тирәсендә чыккан шау-шу гына бераз селкетеп алды. Узып баручы елның чын сәяси мәсьәләсе итеп татар теле өчен көрәш имитациясе булып алды. Федераль хакимият мәктәптә татар теле дәресләрен тагын да кыскартырга теләде — моны Мәскәү "реформа" һәм бюрократик формулировкалар артына яшерде. Сүз дәрес сәгатьләре турында гына түгел иде, ә стандартлар дигән сүзләр белән еллар дәвамында астыртын барган урыслаштыру сәясәтен ныгытып кую турында барды. Татарстан депутатлары сак кына булса да каршы чыкты, Татарстан хакимияте дәүләт тагарагыннан ашаган блогерларны да эшкә җикте, халык фикере дип алардан кайбер сүзләрне әйттерде. Нәтиҗәдә депутатлар компромисска иреште. Әмма чын көрәш 2017 елда мөһим иде, ул вакытта татар тел мотлак укутылырга тиешле фәннәр исемлегеннән чыгарылды.
Иң мөһиме — халык арасында бернинди каршы чыгу, фикер әйтү булмады. Тоталь тынлык. Бөтен активизм буылып үтерелде. Хәтта гап-гади, куркыныч дип саналмаган темаларга да фикер белдерүгә урын калмады. Азмы-күпме фикер әйтә алган кешеләр Татарстанда калса да, аларга басым көчәйде, алар контрольдә тотыла, аларга җинаять эшләре ачыла, эштән куыла, кемдер инде кулга алынып тикшерү изоляторларында утыра.
Бүген Татарстан, татар дөньясындагы вакыйгаларга сәясәт белгече, Дөнья татар шурасы әгъзасы Руслан Айсин күз сала, нәтиҗә чыгара. Без аңа берничә сорау бирдек.
— Сезнең фикерегезчә, 2025 елда Татарстанга һәм аның халкына, аның киләчәгенә йогынты ясаган иң мөһим вакыйгалар нинди булды?
Руслан Айсин
— Репрессияләр дәвам итә. Башта кешеләргә психологик яктан басым ясалган иде, быел күрдек: турыдан-туры реперссияләр бара, кешеләрне төрмәгә тыгалар. Татар халкының асыл шәхесләрен карасак, Фазыл Вәлиәхмәтов шәхси фикере өчен изоляторда утыра. Өлкән, ихтирамлы кеше, татарның зыялысы. Татар теле өчен кыйналган Энгел Фәттаховның мәхкәмәсе дәвам итә. Журналист Искәндәр Сираҗины сындырырга телиләр, башта тентүләр, аннары җинаять эшләре ачылды. Гел селкетеп торалар. Татар милли хәрәкәтенең ветераны Зиннур Әһлиуллинны 2,5 елга шартлы мөддәткә хөкем иттеләр. Тыныч кына яшәмәсеннәр диләр. Татар тарихын өйрәнгән галим Рамил Хәйретдинов башта төрмәгә утыртылды, аннары шунда җан бирде. Милли җанлы журналист Рәмис Латыйповны Мәскәү шовинситларының эләкләре аркасында эштән алдылар. Мөслим, аннары Түбән Камада җитәкче булган Рамил Мулинны кулга алдылар. Ул татар җанлы кеше. Мәскәү куәт структуралары андый кешеләрне хакимияттән ерак тотарга тырыша, юк итәр өчен җинаять эшләре ачыла. Фәүзия Бәйрәмовага мәгълүмати һөҗүм оештырылды, аннары иске әңгәмәсендә әйткән фикере өчен мәхкәмә каршына китереп бастырдылар, штраф салдылар. Әле бу юбилей кичәсендә!
Бусы — бер. Икенчесе — сугыш туктамады. Татарстан бу сугышка нык бәйләнгән. Татарстан белән Башкорстаннан сугышка китүчеләр дә күп, шул сәбәпле һәлак булучылар күп. Үлүчеләр, яраланучылар саны яшерелә, әмма бәйсез медиаларның саннарына караганда, Татарстанда мәетләр саны белән алдынгылар рәтендә һәм бу татарларның киләчәгенә коточкыч начар йогынты ясый.
Өченче вакыйга —ул легендар "Татарстан яшьләре" газетасының ябылуы. Бу — татар дөньясы өчен кара тамга. Аның кебек газеталар бүтән юк. Суверенитет елларында һәр татар укыган медиа. Татар мәнфәгатен яклый торган, үз юлы белән бара торган, бөтен көчле журналистларны, публицистларны туплаган, татар телендәге иң сыйфатлы газета 2025 елның азагында үлде.
БУ ТЕМАГА: "Татарстан яшьләре" ябыла. Республиканың аңа ярдәм итәргә мөмкинлеге табылмады— Татарстан быел нәрсәне югалтты, ә нәрсәгә ирешә алды?
— Республика сәяси субъектлыгын югалта бара. Мәскәү барысын да тартып ала, Татарстан берни эшли алмый, ул чигенә. Элита нидер тырыша, әмма нәтиҗәсе күренми. Татар мәктәпләре ябыла, "мин —урыс" дигән шигар Татарстанга да үтеп керә. Сугыш, урыс пропагандасы көчәйде. Татар конгрессы урыс дөньясы алып барган сугышка хезмәт итү юлын сайлады, Донецки якларына йөри, Сабантуйлар уздыра. Моннан соң бу оешма татар исеменнән сөйли алмый.
Татарстан казнасында акча азая бара, булган акча сугышка, аңа бәйле инфраструктурага китә. Мәскәү Татарстан бай дип санап күбрәк умырып алырга тырыша. Татар теленә грант дип бер миллион сум дип шапырынып сөйлиләр. Бу татарның йөзеннән көлү, мыскыл итү. Көлкеле сумма, бу бер түрәнең ял бәясе бит, татарга грант бирелде дип сөйләргә дә оят.
— Сезнең өчен 2025 ел нинди булды?
— Без заманны сүгә алмыйбыз, бары тик бу халәттә үзебезнең эшчәнлеккә, авырлыкны ничек кабул итә алуыбызга бәя бирә алабыз. Миңа Газзәдәге сугыш нык тәэсир итте, аны авыр кичердем, әмма, шөкер, басылды ул сугыш. Дөнья Татар шурасын оештырдык, шактый эш башкарылыды. Каядыр ишекләр ябыла, әмма тәрәзәләр ачык кала дип мөмкинлекләрне куллану мөһим.
БУ ТЕМАГА: Мөһаҗирлектә яңа татар оешмасы барлыкка килде. Татар шурасы артында кем тора?— Татарстан өчен һәм, гомумән, Русиядәге татарлар өчен 2026 ел нинди булыр?
— Сугышның активлыгы кимесә, Татарстан яңа өмет сулыш ала ала, әмма фундаменталь рәвештә үзгәрешләр булмаячак. Беренче чиратта Мәскәүдә үзгәрешләр булырга тиеш. Татарстан нык Мәскәүгә бәйле. Системга этеп кертелгән, Мәскәү дилбегәне ычкындырмый. АКШ санкцияләрдән баш тартса, ә ул нефть-химия тармагына бәйле, Татарстанга икътисади яктан җиңелрәк булачак. Әмма ул акча республикада калмый. Күп эшлисең икән, акча барыбер Мәскәүгә китәчәк. Путин Татарстанга сәяси статусны калдырыр ул, репрезентатив формада Мәскәүгә ул бик мөһим, чөнки Путин Татарстанны гарәп илләре каршында, ислам дөньясында оста файдалана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!