10 апрель, җомга кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә "Татар шурасы" оешмасын кертте.
Оешма вәкиле, сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка бу "Татар шурасы" эшчәнлеге хакимиятне борчый дигәнне аңлата дип белдерде. Димәк, безнең эшчәнлекне күзәтеп баралар, күрәләр, чын рәвештә борчылалар, ди ул.
— Безнең өчен бу ("ят агентлар" исемлегенә керү – ред.) берни дә үзгәртми. Бу безне куркытмый, киртә ясамый. Без эшчәнлегебезне бары дип киңәйтергә, тирәнәйтергә җыенабыз гына. Яңа чаралар оештырырбыз, медиада да активрак эшләргә планыбыз бар, — диде ул.
Айсин фикеренчә, милли оешманы "ят агент" итеп атау – Русия куәт оешмаларының аңа мөмкин кадәр киртәләр булдыру тырышлыгы. Русиядә яшәүче татарларга аның белән элемтәдә торырга, репостлар ясарга куркыныч булырга мөмкин.
— Ләкин без алдан ук моны истә тотып эшләдек. Татарстаннан, Русиядә яшәүче татарлардан безгә күп хәбәрләр килә, без гел кешеләрне сак булырга, үзләрен белдертмәскә өндибез. Күп кеше безне карый, тыңлый, үзләре аноним рәвештә мәгълүмат биреп тора. Халыктан без зур терәк һәм теләктәшлек күрәбез, сизәбез. Шуңа эшчәнлегебезне активлаштырырбыз гына, — дип белдерде Азатлык Радиосына Руслан Айсин.
Оешма үз белдерүендә "без үз халкыбыз һәм республикабыз агентлары гына" дип язып чыкты.
Моннан тыш "ят агентлар" исемлегенә Русия хакимияте нугай активисты Ризван Кубакаев, "Азиаты России"га нигез салучы Василий Матенов, Азатлык радиосының урыс хезмәте журналисты, публицист, язучы Алексей Толстойның оныгы Иван Толстой, сайлаулар белгече Роман Удот һәм фемактивист Лилия Вежеватованы кертте.
БУ ТЕМАГА:
Мөһаҗирлектә яңа татар оешмасы барлыкка килде. Татар шурасы артында кем тора?- Татар шурасы 2025 елда оешты, ул төрле илләрдә яшәүче татарларны берләштерә. Алар мөһаҗирлектә антиколониаль сәясәт белән шөгыльлә. Оештыручылар аны хәрәкәт дип атый һәм беренче чиратта татар хокуклары өчен көрәшә дип белдерә.
- Шура активистларының берсе – бәйсез сәясәт белгече Руслан Айсин. Ул бу оешманы Татарстан хакимиятеннән бәйсез булган, татар халкының мәнфәгатьләрен яклый торган хәрәкәт буларак тәкъдим итте.
- Татар шурасы социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып бара, Хәтер көне һәм Татарстан референдумы көне уңаеннан онлайн конференцияләр дә оештыра. Мәскәүдә татар мәктәбе саклануы, Европа һәм халыкалар институтларында асаба халыкларның вәкиллеге кебек темаларны күтәрә.
- 2023 елда Русия юстиция министрлыгы Айсинны үзен дә "ят агент" дип атаган иде. "Мин эшчәнлегемне алга таба да дәвам итәчәкмен, бар көчемне тагын да активрак эшләүгә куячакмын", дигән иде ул бу уңайдан Азатлыкка. Шуның белән аңа сәяси басым туктамады, аңа карата ике җинаять эше ачылды, Казан мәхкәмәсе аны читтән торып ике айга кулга алу турында карар чыгарган.
- Русия хакимияте аннан бәйсез барлык сәяси оешмаларны эзәрлекли. 2025 елда Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын керткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!