Галим Азат Мифтаховны Харп бистәсендәге 18 санлы "Полярная сова" колониясенә китерелү белән газаплаганнар. Ул бу төрмәгә күптән түгел этап белән китерелгән иде. Мифтаховны төрмә хезмәткәрләре җәзалаган, бу турыда аңа теләктәшлек белдерүче, аңа даими ярдәм оештыручы "FreeAzat" Телеграм төркеме хәбәр итте.
Телеграм каналда язылганча, Мифтаховны колониягә китергәннән соң икенче көнне — 21 апрельдә газаплаганнар. Башка хөкем ителүчеләр Азатка бәдрәф чистарырга кушкан, ул баш тарткан, шуннан соң аны колония хезмәткәре Михаил Соболев кабинетына алып кергәннәр. Соболев аңардан берсүзсез буйсынуны таләп иткән. Мифтахов берничә тапкыр баш тарткан, шуннан соң кабинеткә шул ук хөкем ителүчеләр кереп, Соболев белән бергә аны җәфалый башлаганнар.
Мифтаховны скотч белән богаулап бәйләгәннәр, агач чүкеч белән табаннарына сукканнар, корсак астына, йөзенә һәм башына сугып кыйнаганнар, көчлибез дип янаганнар һәм аны нәҗес тулы канализация коесына башы белән тыгачакларын әйткәннәр. Моннан тыш, хәбәр ителгәнчә, Мифтаховны ток белән җәзалаганнар. Аның аяк бармакларына ток чыбыклар тоташтырганнар. Галимнең авыртудан кычкырган тавышы ишетемләсен өчен төрмә хезмәткәрләре музыка акыртканнар. Мифтахов администрация күрсәтмәләренә буйсынудан һәр баш тарту очрагыннан соң аны ток белән җәзалаулар кабатланган.
Азат аны җәзалаган һәм яки шунда булган кешеләрнең исемнәрен атаган. "FreeAzat" Телеграм төркеме бу кешеләр колония хезмәткәре Михаил Соболев, оперативниклар Павел Киселев, Евгений, "Алексей Викторович" дип йөртелгән хезмәткәр, шулай ук төрмәдә утыручылар Буланов белән Михаил дип яза.
Хәзерге вакытта Азат Мифтахов колониянең штраф изоляторында тотыла, диелә.
Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
21 апрельдә галим Азат Мифтахов Ямал-Ненец автономияле бүлгесенең Харп бистәсенә артында урнашкан 18 санлы колониягә этап белән китерелде. Бу — кырыс тәртипле колония. Харп колонияләрендә Алексей Навальный утырды, ул анда һәлак булды. Моннан тыш сәяси тоткын Платон Лебедев бер ел утырды, шулай режиссер Олег Сенцов ике елдан артык тотылды. Әлеге вакытта мөселманнарны яклаучы буларак танылган хокук яклаучы Бахром Хамроев та анда утыра.
Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!