Ямал-Ненец бүлгесенең прокуратурасы Харпта урнашкан "Полярная сова" төрмәсендә утырган галим Азат Мифтаховка бәйле очракны тикшергән. Галим узган атнаны аны төрмә хезмәткәрләре, тоткыннар тарафыннан газапланганнары турында адвокатларына сөйләде. Алар бу мәгълүматны җәмәгатьчелеккә җиткерде. Мифтаховның адвокатлары Русия прокуратасына шикаять итте һәм бу очракны тикшерүне, өйрәнүне сорады. Нәтиҗәдә прокуратура Азат Мифтаховның хокуклары бозылмаган дип белдерде. Бу хакта төрмә, колонияләрдә кануннарның үтәлешен күзәтүче прокурор Михаил Митяев имзалаган документта әйтелә. Ул адвокатларга тапшырылган.
"Тикшерү барышында медицина документлары өйрәнелде, хөкем ителүчеләрдән һәм 18нче колония администрациясе хезмәткәрләреннән аңлатмалар алынды, стационар видеокамералар һәм күчмә видеорегистраторлар язмалары каралды. Алар прокуратура өчен дә, Русия тикшерү комитеты хезмәткәрләре өчен дә сакланган. Видеоязмаларны яшерү яки юк итү очраклары ачыкланмады.
… Махсус прокурор күрсәтмәсе нигезендә хөкем ителүче медицина тикшерүен узды. Тикшерү вакытында тәнендә җәрәхәт эзләре табылмады", дип язылган ул аңлатмада.
Азат Мифтахов медицина тикшерүе билгеләнгәнен раслады, дип яза "Медиазона". Әмма "ул вакытка газаплаулардан калган эзләр юкка чыккан, төзәлгән, дигән. Мондый медицина тикшерүе җәзалау очрагы булганнан соң, ике атна узгач, яралар төзәлгәч үткәрелгән.
Азат Мифтаховны яклаучы төркем әле прокуратураның тикшерүе дәвам итә дип белдерә.
- Азат Мифтахов 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә килеп җиткәч тә, газаплауга дучар булды. Сәяси тоткын сүзләренә караганда, аны ток белән газаплаганнар, агач чүкеч белән үкчәләренә сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атаган.
- The Insider Мифтахов искә алган ике Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәренең кем булуын ачыклаган иде. Алар — Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган.
- Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
- Азат Мифтахов утырган төрмә — кырыс тәртипле колония. Харп колонияләрендә Алексей Навальный утырды, ул анда һәлак булды. Моннан тыш сәяси тоткын Платон Лебедев бер ел утырды, шулай режиссер Олег Сенцов ике елдан артык тотылды. Әлеге вакытта мөселманнарны яклаучы буларак танылган хокук яклаучы Бахром Хамроев та анда утыра.
- Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!