Казаннан журналист, блогер Эльвина Шәрифуллина ике ел элек илдән китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир. Без аның белән илдән китәргә мәҗбүр булу сәбәпләре, цензура һәм эмиграциядәге тормыш турында, шулай ук деколонизация, тел сәясәте һәм Баймак эше — соңгы елларның иң резонанслы сәяси процессларының берсе турында сөйләштек.
Эльвина Шәрифуллина бүгенге көндә Грузиядә яши. Яшь булуына карамастан (аңа нибары 21 яшь), ул катлаулы, бүгенге көндә куркыныч темаларны да күтәрә. Башкортстан, Татарстан, Русиянең сәяси тоткыннары турында сөйли, Идел-Уралдагы протестлар, Украинадагы сугыш китергән фаҗига, корбаннар турында даими искә төшереп тора, Сталин золымын татар-башкортлар ничек кичерүен, нинди авырлыклар аша узу тарихын да сөйли. Шул ук вакытта ул татарлар, башкортлар Татарстан, Башкортстан турында да аңлата. Үзенчә күрсәтә ул аны, яшь буын күзлегеннән. Ә аның аудиториясе башлыча урыс теллеләр.
Без аның белән сөйләшүне үзе белән таныштырудан башладык.
— Эльвина, соңгы ике елда сезнең Instagram блогыгыз татарлар темасы, эмиграциядәге тормыш һәм сәясәт белән кызыксынучылар арасында популярлашты. Татарстаннан чыккан блогер буларак, Сез сәяси тоткыннар, Баймак эше, цензура, Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстан югалтулары, туган якны сагыну турында сөйлисез. Болар — бик катлаулы һәм куркыныч темалар, алар турында һәр өлкән кеше дә сөйләшергә батырчылык итми. Без Сезнең турында бик аз беләбез, үзегез турында бераз сөйләп китсәгез иде.
Дөрес, лицейның исеме генә татарча иде, чөнки калган бөтен фәннәр урыс телендә укытылды
— Социаль челтәрләрдә мине Эля Шариф дип атыйлар, ләкин чынлыкта мин — Эльвина Шәрифуллина. Мин Чаллыда туганмын, әмма бөтен гомерем Казанда үтте. Бераз Яшел Үзәндә, Чаллыда, Алабугада яшәдем, хәтта Төркиядә, Әнкарада укырга да өлгердем. Әмма барыбер үземне нәкъ менә Казан белән бәйлим, мин — Казан кызы. Бу минем өчен иң матур һәм якын шәһәр, туган җирем.
Казанда мин төрле мәктәпләрдә укыдым, әмма татар лицеен тәмамладым. Дөрес, лицейның исеме генә татарча иде, чөнки калган бөтен фәннәр урыс телендә укытылды.
Минем әти-әнием бар. Алар бергә яшәми, әмма әти дә, әни дә һәрвакыт минем тормышымда актив катнашты. Икесенең дә мәхәббәтен, назын тоеп яшәдем. Әтием — хәрби инженер, әнием — хисапчы. Әни ягыннан әби белән бабай тормышымда зур урын алып торды. Алар — якын һәм кадерле кешеләрем. Кызык, әмма әти-әнием, әби-бабай барысы да хәзерге хакимият яклы, Путинны ихтирам итүчеләр. Безнең карашлар капма-каршы. Әмма хакимиятнең сәясәтен тулысынча хуплауларына карамастан, гаиләм һәрвакыт мине яклады. Әйтик, гомер буена "Бердәм Русия" өчен тавыш бирүче һәм һәрвакыт Путинны яклаучы бабам мин митингларны яктыртырга барсам, ул мине үз машинасында илтте — "яраткан һәм чибәр оныгым автобуста өшемәсен әле" дип юлга чыга идек.
Әтием, мине 17 яшемдә 2022 елда мобилизациягә каршы митингта тоткарлагач, полиция бүлеге янында: "Нәрсә, иң матур җинаятьче азат ителдеме?" — дип каршы алды. Әни бермәл мине "эшниклар"дан тартып чыгарды. Минем сәяси карашларым, эшем, дәүләткә тәнкыйди карашым — болар бересе дә уңай кабул ителми. Әмма шул ук вакытта арабыздагы мәхәббәт һәрвакыт ихлас булды. Берсе дә сүкмәде дә, "проблемнар чыгарып йөрисең!" дип әрләмәде дә, мине коткарыр өчен, азат итәр өчен, тузан төшеретмәс өчен тырыштылар.
— Ә Сез мондый гаиләдә туып ничек сәясәт белән кызыксына, митингларга йөри башладыгыз?
Миңа 13–14 яшь булганда, Казан мэриясенә беренче мөрәҗәгатемне яздым
— Әти-әнием үзләре дә еш кына: "Син каян шундый булып үстең соң?" — дип аптырап сорый. Әмма аларның "Син беребезгә дә охшамагансың" дигән сүзләре бөтенләй үк дөрес түгел. Нәкъ менә алар мине кешене яратырга, кешелеклелеккә һәм эмпатиягә өйрәтте.
Әгәр конкрет сәбәпләр турында сөйләсәк, минем карашларыма энекәшемнең инвалид булып тууы бик нык тәэсир итте — аның бала церебраль параличы (ДЦП) диагнозы. Ул туганда миңа якынча 12 яшь иде, һәм мин беренче тапкыр дәүләт эйблизмы белән — инвалид кешеләргә һәм чын ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә системның нәфрәт очрагына тап булдым.
Мин Казанда гарип кешеләр өчен инфраструктура юклыгын, уңайлы юллар булмавын, махсус чаралар җитмәвен, системның, фондларның, чиновникларның кешеләргә карата кимсетеп каравын күрдем. Болар барысы да миңа тәэсир итте.
Мине иң нык борчыган тема — Казандагы җир өсте күперләренә менә торган лифтларның эшләмәве. Аларны 2014 елда төзеделәр, әмма шул вакыттан бирле алар әлегәчә кешечә эшләми. Безнең өчен ул лифтлар бик мөһим иде.
БУ ТЕМАГА:
"Казанда инвалидлар өчен лифтлар күз буяу өчен генә куелган"Миңа 13–14 яшь булганда, Казан мэриясенә беренче мөрәҗәгатемне яздым. Мине "мәсьәлә хәл ителә" кебек җаваплар белән кире кактылар. Еллар буена шулай этәреп йөрттеләр. Түрәләр гарип кешенең инвалид арбасын баскычтан күтәреп караганы юктыр — бу коточкыч авыр. Мине бигрәк тә Казанның Совет районындагы бер кичү борчыды. Бу инде минем тормышымның бер көрәш урынына әверелде: мин анда даими барып йөрдем, барысын да төшердем һәм Instagramда бу хакта сөйләп бардым. Акчалар тотылган, әмма лифтлар эшләми. Мин чебен кебек тәрәзәгә бәрелеп йөрдем. Миңа бала-чагага кебек карадылар. Йөрер дә туктар дип уйладылар. Еллар узды, әмма проблем һаман хәл ителмәгән. Әрнүле очрак минем өчен. Әнием өчен, энем өчен өзгәләнәм.
Казанда хәзер дә уңайлы мохит белән зур проблемнар бар. Һәм бу Казанда гына түгел — соңрак мин Русия буенча йөргәндә бу бөтен ил проблемы булуын аңладым. Пандуслар уңайсыз, лифтлар юк, инфраструктура эшләми.Мөгаен, шушы проблем минем сәясәт белән кызыксынуыма китергәндер.
Нәкъ шул вакытта Амурдагы Комсомолда яшәүче рәссам һәм ЛГБТ-активист эше, Хабаровски краеның элекке губернаторы Сергей Фургал 22 елга хөкем ителде. Фургал 2020 елның 9 июлендә тоткарланды. Ул Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыруда гаепләнде. Фургал гаебен танымады һәм тикшерүнең аңа каршы дәлилләре булмавын белдерде.эше башланды. Ул чор үзе бик сәяси вакыйгаларга бай иде. Әгәр син интернет куллана белсәң һәм ул вакытта гына популярлаша башлаган Telegramга керсәң, инде бөтен булган хәлләрне күреп була. "Сеть" оешмасы эше — Мәскәү, Петербур, Пенза, Омски һәм Беларус шәһәрләрендә оешкан анархистлар һәм антифашистлар оешмасына карата ачылган җинаять эше. Русиядә "Сеть" террорчы оешма итеп танылган "Новое величие" – рәсми булмаган сәяси берләшмә, аның хакында 2018 елда билгеле булды. Шул елның мартында "Новое величие"га каршы җинаять эше ачылды. Тикшерү бер төркем яшьләр экстремистлык оешмасы төзегән һәм дәүләт түнтәрелеше әзерләгән дип белдерде. Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаебен танымады. Аларның адвокатлары бу эшне хокук саклау органнары провакациясе нәтиҗәсендә ачылган диде Әлеге эш нигезендә тоткарланып берничә егет хөкем ителде. эшләре булды, гади яшьләрне полиция агентлары провокацияләп төрмәгә тыктылар. Беларуста зур протестлар барды. Болар барысы да миңа тәэсир итте, шомга салды.
Мин 2020 елны хәтерлим: коронавирус, мин өйдә утырам һәм имтиханнарга әзерләнергә тырышам. Әмма булдыра алмыйм, чөнки даими сәяси шок хәлендә яшим. Бөтен булган хәлләрдән үземне тирән чокырга ташланган кеше кебек хис иттем. Әгәр син гомуми нәрсәләр белән кызыксынмыйсың икән, беркайчан да нормаль шәхси тормышың булмаячак. Сәясәт турыдан-туры синең тормышыңа тәэсир итә.
— Ә Сезнең тирә-юнь, дуслар нәрсә белән кызыксынды? Сезнең шунда ук охшаш карашлы мохитегез бар идеме? Мин аңлаганча, сез мәктәп укучысы булганда ук митингларга йөргәнсез һәм аларны яктырткансыз.
Нәкъ безгә мәктәпләрдә һәм университетларда көчле дәүләт пропагандасы белән көрәшергә туры килде
— Мин болар белән бик иртә кызыксына башладым, шуңа күрә минем үз тирәлегем дә бик тиз формалашты. Гади мәктәп һәм университет танышлар да, хезмәттәшләрем дә сайланып алынган булып чыкты. Бу зур бәхет, чөнки 2022 елда, сугыш башлангач, күпләр үз аралашу даирәсен яңадан карап чыкты, кемдер, туганнары, дусларының бөтенләй башка карашта булуын ачыклады. Ә мин бер генә дустымны да югалтмадым, иң якын кешеләрем төп мәсьәләләрдә минем фикердәшләрем булып чыкты. Мәктәптә укыганда ук сәясәт белән кызыксындым, митингларга йөрдем, күзәттем, яздым. Мин анда төшерүче, язучы, вакыйгаларны теркәүче кеше буларак бара идем. 18 яшькә кадәр бәйсез журналистикада рәсми рәвештә эшләү мөмкин түгел диярлек иде. Бу дәүләт телевидениесе түгел бит, анда гына балаларга "яшь журналист" таныклыгы бирергә мөмкиннәр. Ни әйтәләр шуны эшләтәләр, ә мин бала булсам да үз фикерем бар.
Мин 2020, 2021, 2022, 2023 еллардагы митингларга йөрдем, әмма үземне акцияләрдә катнашучы итеп кабул итмәдем.
Кызганычка, ул вакытта оппозицион мохиттә балалар протестны дискредитацияли, яшүсмерләр җитди түгел дип саналды. Әмма 2022 елдан соң күп кенә үзләрен җитди, ихтирамлы дип санаган өлкән сәясәтче, активистлар чемоданнарын җыеп, һуманитар визалар ярдәмендә илдән чыгып китте. Ә алар шулкадәр озак вакыт җитдигә санамаган балигъ булмаганнар Руиядә калды. Һәм нәкъ безгә мәктәпләрдә һәм университетларда көчле дәүләт пропагандасы белән көрәшергә туры килде. Мин гомумән Русиядә иң көчле оппозиционерлар — яшүсмерләр дип саныйм. Ил эчендә калып, нәрсәдер эшләргә тырышучылар бүген — мәктәп укучылары һәм студентлар. Чөнки мин үзем дә балигъ булмаган вакытта "оппозицион журналистика" дип аталган эш белән шөгыльләндем. Яшүсмерләр искиткеч зур басым астында яши.
Сине 18 яшьтән соң тоткарласалар ул бер хәл. Әйе, бу — күңелсез хәл. Әмма сине балигъ булмаган килеш тоткарласалар — бу күпкә авыррак. Бу хәлгә тарысаң бетте баш — мәктәптән басым башлана, сине балигъ булмаганнар комиссияләре буенча сөйрәп йөртәләр, мәктәптән куарга, имтиханнарга кертмәскә, исәпкә куярга мөмкиннәр. Сиңа һәр яктан: "Син беркем түгел, киләчәгең юк, син беркая да укырга керә алмаячаксың", — дип даими тукып торалар. Мин бу сират күпере аша уздым. Һәм шул тәҗрибәдән соң, 18 яшьтән соңгы проблемлар зур мәсьәлә итеп кабул ителми. Чын проблемалар 18 яшькә кадәр булды. Бу чыннан да бик куркыныч иде.
БУ ТЕМАГА:
"Агентство": Русиянең урта мәктәпләрендә яңа уку елында пропагандага бирелгән вакыт ике тапкырга артачакХәзер мәктәпләрдә дәүләт пропагандасына каршы торырга тырышкан укучылар тарихларын укыганда, мин уйлыйм: менә бу — чын оппозицион Русия. Киләчәктә чынлап та нәрсәдер эшләячәк кешеләр.
Сугыш башланганчы төбәкләрдә мәктәп укучыларын әллә ни тоткарламыйлар иде. Мине 2021 елдагы митингларда ике тапкыр тоткарладылар, әмма бала-чага дип ычкын моннан дип җибәрәләр иде. Бәлки, өстәмә мәшәкать дип караганнардыр. Әмма 2022 елның сентябрендә, мобилизация игълан ителгәннән соң, хәлләр үзгәрде. Миңа яңа гына 17 яшь тулган иде. Без танышым белән Казандагы хәлләрне төшерергә бара идек, акция башланганчы ук безне тоткарладылар. Мөгаен, букчамдагы "Конституция" сүзе сәбәпче булгандыр. Тоткарладыр, полиция участогына алып киттеләр. Мең сум штраф түләттерделәр.
Әмма иң куркынычы аннан соң башланды: балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе, даими сөйләшүләр, сине шопер белән түгел, ә ниндидер канунсыз әйбер белән тоткан кебек хис итүгә басым ясаулар…Мәктәпкә полиция хезмәткәрләре үк килде. Алар "тәртипле укучы нинди булырга тиеш" дигән лекцияләр укыды, экстремизм турында, үзләрен оппозиционер итеп танытучы мошенниклар турында сөйләделәр. Хәтерлим, безне актлар залына җыйдылар — бу, ахрысы, 10 сыйныф ахыры иде. Бернәрсә аңламаган мәктәп укучылары утыра, һәм бик дәртләнеп сөйләгән бер полиция хезмәткәре: "Әгәр мине монда чакырганнар икән — димәк, сәбәп булган", — диде дә озак итеп миңа карап торды. Ә мин беренче рәттә утырам һәм уйлыйм: Ходаем, адәм ыстырамы шушымы инде сәбәп? Сез бит чәчәкләр һәм "Конституция" сүзе язылган букча тотып йөргән мәктәп укучысын тоткарладыгыз!
БУ ТЕМАГА:
Русия эчке эшләр министрлыгы "Конституция тоткан кыз" Ольга Мисикны эзләүгә биргәнМиңа ул чакта синең киләчәгең юк, Эчке эшләр министрлыгы (МВД) мәктәбенә керә алмыйсың дип каһәрләделәр. Шушымы инде югалту — МВДга укырга керә алмыйм икән дип көлдем. Рәхмәт укытучыма, әниемә, алар мине яклап торды. Әмма бу даими басым, комиссияләр, формадагы кешеләр, синең репутацияң турында сөйләшүләр вакытында имтиханнарга әзерләнергә кирәк иде. Курыктыммы мин? Әлбәттә, уку йортына керү, киләчәк өчен курку бар иде.18 яшь тулгач, инде чынлап мине төрмәгә тыгачаклар дип уйлый идем. Дусларым белән шулай иттеләр. Чөнки минем балигъ булган дусларым артыннан инде килгәннәр иде. Син төбәктә яшисең икән, Казан кебек зур булмаган шәһәрләрдә син бу карашларың белән уч төбендә. Сине таныйлар, беләләр һәм тыныч яшәргә ирек бирмәячәкләр. Татарстанда басым ясый беләләр. Тормышың җәһәннәмгә әйләнә ала.
— Эльвина, МВД мәктәбенә кермәгәнсез, ә КФУның журналистика факультетын сайлагансыз. Бу — 2023 ел: Русия Украинада сугыш алып бара, журналист һөнәре юкка чыгарылган вакыт, бәйсез медиа тыелган, социаль челтәрләр томаланган, күп журналистлар илдән инде чыгып китте, "гаскәрләрне дискредитацияләү" турында репрессив канун кабул ителгән һәм кешеләр аның нигезендә төрмәләрдә утыра. Бу һөнәрне сайлау үз-үзеңә кул салу кебек түгелме?
Миңа сессияне онлайн тапшырырга мөмкинлек бирмәделәр, һәм мине университеттан кудылар
— Мин журналистика белән 2022 елның февралендә булган вакыйгаларга кадәр үк шөгыльләнергә теләдем. Минем өчен журналистика — чынбарлыкны теркәү. Һәрвакыт Русияне эчтән — ниләр булып ятканын теркәп сөйләү мөһим булды. Тирә-якта цензура, репрессив кануннар, чикләүләр, мин барыбер ил эчендә калып эшләргә теләдем, һөнәр белән нәрсә булганын бик яхшы аңласам да.
Миңа нәкъ менә хәбәрче эше ошый иде — йөрү, кешеләр белән сөйләшү, мәхкәмәләрне, митингларны, кечкенә төбәк тарихларын төшерү. Һәр ак яки яшел тасма, граффити, ябыштыргычны фотога төшерү, кечкенә пикет, локаль протестка барып язу. Миңа калса, берничә елдан соң болар барысы да Русиядә кешеләрнең кеше булып калырга тырышуын раслаучы дәлил булачак. Бу эшемне бик сагынам.
Шуңа күрә КФУның журналистика факультеты керү мөһим иде. Бу аерым бер хыял булды. Мин бүген дә КФУны үзем хыялланганча тәмамлый алмавымны бик авыр кичерәм. Миңа сессияне онлайн тапшырырга мөмкинлек бирмәделәр, һәм мине университеттан кудылар.
Шул ук вакытта журфак миңа бик күп нәрсә бирде. Һәм минем өчен иң мөһиме — университетта үземә карата басымны тоймадым. Мин өйгә эш буларак митинглардан репортажлар, мөхкәмә материалларын алып килә идем. Әйтик, Алсу Кормашева мәхкәмәләренә йөрдем, сәяси процесслар турында текстлар яздым. Укытучылар минем журналист эшчәнлегем өчен махсус рәвештә кыерсытырга яки җәза бирергә тырышкан очраклары булмады. Анда әле журналистиканы идеология, пропагандадан мөһимрәк икәнен аңлаган кешеләр бар. иде.
— Сезнең эмиграция ничек килеп чыкты соң?
Үзем өчен курыкканга түгел, ә әти-әнием өчен — әнием, әбием, бабам өчен курыктым
— Дөресен әйткәндә, мин бик озак вакыт моны мөһаҗирлек дип атый алмадым. 2024 елның көзендә мин Грузиягә дусларым һәм хезмәттәшләрем белән күрешергә дип киттем. Моңа кадәр дә мин чит илләргә бара һәм һәрвакыт кире Казаныма кайта идем. Фатирым, гаиләм, этем, укуым бар. Мин беркайчан да Казаннан китәрмен дип уйламадым, хыялланмадым.
Ләкин тора-бара хәлләр куркынычрак була башлады. Башкортстандагы репортажларның берсеннән соң хезмәттәшемдә тентү узды. Эш материалларында минем фамилиям дә күренә башлады. Моңа кадәр дә мине Грузия чигендә, Югары Ларста бер тоткарлаганнар иде, журналистика эшчәнлеге турында сорау алдылар. Аннары тикшерүләр, сөйләшүләр башланды, элеккеге эш урыннарымда минем турында сорашып килүләре ачыкланды. Һәм бер мизгелдә кире кайту куркыныч булып тоела башлады.
Иң куркыныч мизгел Казан һава аланында булды. Мине яңадан өстәмә тикшерүгә алып киттеләр, документларымны алдылар, сораулар бирә башладылар. Һәм мин аэропорт бәдрәфендә утырганда бик нык курыктым, еладым. Миңа ул вакытта унтугыз яшь. Әгәр берәр нәрсә булса, мин бөтенләй ялгыз калачагымны аңлый идем. Миндә инде "кирәк булса" дип сакланган адвокат номеры бар иде. Дусларым һәм хезмәттәшләрем, гомумән, мине теләсә кайсы вакытта тоткарларга мөмкиннәр икәненә әзер иде. Әмма бер эләктерсәләр, мине чыгармаячаклар, мине беркем дә төрмәдән тартып чыгармаячак иде. Кем инде мин? Бер хыялый яшь кыз. Мин чираттагы сәяси тоткын булачак идем, сәяси тоткыннарны искә алган митингларда фотомны кемдер тотып торыр иде яисә медиаларда телгә алынган бер кеше генә була ала идем. Мин ирек яратам.
Шунда мин беренче тапкыр үземә мин төрмәгә утырасым килми дип әйттем . Үзем өчен курыкканга түгел, ә әти-әнием өчен — әнием, әбием, бабам өчен курыктым. Мин сәяси тоткыннар гаиләләренең ничек яшәвен бик яхшы беләм. Мин әниемнең сәяси тоткын анасына әйләнүен теләмәмдем. Бабамның тынчы тикшерү изоляторда чиратларда басып торып, мыскыллы сөйләшүләргә сабыр итеп миңа кирәк-яраклар ташып йөрүен теләмәдем. Чемодан күтәреп мөһаҗирлектә яшәү төрмәдән күпкә хәерлерәк.
Казан һава аланында сораулар алган вакытта, әгәр хәзер мине чыгаралар икән, мин кире кайтмаячакмын дип үземә сүз бирдем. Бу — бик авыр карар.
Эльвина Шәрифуллина
— Мөһаҗирлектә иң авыры нәрсә?
— Өйне югалту хисе. Мин гомумән эмиграция кешесе түгел. Моны киткәч кенә бик яхшы аңладым. Миңа калса, мин Татарстан эчендә генә яши алам. Бары тик анда гына үземне тере итеп хис итәм. Эмиграциядә әйтерсең лә мин чынлап яшәмичә, кире кайта алачак көнне генә көтеп яшим. Һәм иң куркынычы — минем хәтерем начарая башлады. Мин Казан урамнарын, маршрутларны, якын кешеләремнең йөзләрен оныта башладым. Кайчак университеттан өйгә кадәр юлны начар хәтерләвемне аңлыйм. Бу бик куркыныч хис.
— Әмма Сездә читтә яшәгәндә милли үзаң көчәйде кебек. Дөресме?
— Мөгаен, чөнки элек мин үземнең татарлыгым турында бөтенләй уйламый идем. Ул шулкадәр табигый нәрсә иде. Мин татар гаиләсендә үстем, татар теле, традицияләр, дини гадәтләр — болар барысы да шулкадәр гадәти , мин аларны аерым милли үзаң итеп тә кабул итмәдем.
Ә аннары киткәч, боларның барысын да югалтырга мөмкин икәнен аңладым. Мин сүзләрне оныта башладым, татар сөйләмен сирәгрәк ишетүемне сизә башладым. Һәм шунда аңладым: миннән тартып алып булмый торган бердәнбер нәрсә — ул минем татарлыгым. Татарлык минем өчен терәк ноктасына әйләнде.
БУ ТЕМАГА:
"Узган белән генә яшәп булмый, алга барырга кирәк". Башкорт мөһаҗире, рэпер Алтынай Вәлитов АКШтагы тормышы турында— Эльвина, ә Сез мәктәпләрдән татар телен ничек кысрыклап чыгара башлауларын һәм дәүләт телен фактик рәвештә факультативка әйләндерүләрен күзәттегезме? Сезне сәясәт белән кызыксынуыгыз Фургал, "Новое величие" эшләре этәрде дидегез, әмма шул вакытта Татарстанда да хәлләр бар иде.
Сугыш та тәэсир итте, кешеләр без урыс дигәннән качарга теләде
— Әйе, мин бу тарихны бик яхшы хәтерлим. Һәм вакыт узу белән мин моңа башкача карый башладым. Элек миңа кеше телне белергә тели икән — үзе өйрәнәчәк кебек тоела иде. Нигә мәҗбүр итәргә? Ягъни Мәскәү телләрне тигезли кебек кабул иттем. Ләкин аннары дәүләт сәясәтенең телнең юкка чыгуына никадәр көчле йогынты ясавы аңладым. Һәм миндә сорау туа: әгәр урыс теле мәҗбүри укытыла икән, ни өчен татар яки башкорт теле мәктәпләрдә мәҗбүри була алмый?
Мин мәктәпләрдә: "Татар теле сезнең балаларыгызга беркайда да кирәк булмаячак", — дип әйтүләрен бик яхшы хәтерлим. Ул вакытта бу гадәти нәрсә кебек кабул ителә иде. Хәзер исә башка нәрсә күрәм: кешеләр үзләре тел, мәдәният, милли үзаң, тарих белән кызыксына башлады. Һәм бу теләсә нинди мәҗбүриләүдән күпкә мөһимрәк. "Татарлык концепциясе" популярлашты, кешеләр элек бөтенләй уйламаган тамырларын эзли башлады. Сугыш та тәэсир итте, кешеләр без урыс дигәннән качарга теләде. Татарлык популярлашты, әмма ул хисапсыз видеоларга күз салсаң, татарлык еш кына Сабантуй, чәкчәк һәм татарлар турындагы стереотиплар косасына китерә. Примитив караш.
— Ә Сез чит илләрдә калпкып чыккан деколонизация темасын ничек кабул итәсез? Анда сезгә нәрсә ошый, нәрсә ошамый дигәндәй?
Татарстанның үзенең дә хәл ителергә тиешле бик күп эчке проблемнары бар
— Бу сорауга җавап бирсәм, мине һәрвакыт ике як та утлы табада сикертәләр. Мин нәрсә генә әйтсәм дә, мине сызып ташлыйлар. Моны ачык әйтә алам: мин деколониазация активисты түгел. Сугыш башланганнан соң Татарстанда яшәгән кеше буларак әйтә алам: хәзерге вакытта бу иң мөһим тема түгел. Русия составыннан чыгу референдумы турында сөйләшүдән дә мөһимрәк һәм ашыгычрак проблемалар бик күп. Аларны хәл итү кирәк.
Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер Татарстан халкының күпчелеге аерылып чыгуны хуплаячак дип уйламыйм. Бу күп кешеләр белән сөйләшүләрдән соң килгән нәтиҗә. Берсе дә әйе, аерылып чыксак, тормыш яхшы булачак дип уйлаучыларны очратканым булмады.Шуңа күрә миңа Татарстан киләчәге турында бүген анда яшәмәгән, кешеләрнең хәзер ничек яшәвен аңламаган шәхесләрнең акыл сатуы сәер тоела.
Деколонизация процессларын хуплыйсыз икән — рәхим итегез. Хупламыйсыз — шулай ук бигайбә. Дискуссия булсын. Иң мөһиме — бу җәмәгатьчелек эчендәге даими низагка китермәсен. Кайчак миңа бу чынбарлыкны гадиләштерү омтылышы кебек тоела, бөтен илнең катлаулы проблемнары хакында сөйләшү урынына бер генә төбәккә төртелеп калу дөрес түгел. Татарстанның үзенең дә хәл ителергә тиешле бик күп эчке проблемнары бар.
— Ә Сез Татарстаның киләчәген нинди итеп күрәсез? Нинди ул Сезнең хыялларыгызда?
Урыслаштыру елларында күп татарлар инде телләрен югалтты
— Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер инде түзәрлек булса, төрмәләргә утыртмасалар бүгенге Татарстанга да риза булыр идем. Әмма хыялланырга мөмкинлек бар икән, минем күңелемдәге Татарстанда кешеләр һәлак булмый, кешегә кадерле шәхескә кебек караш бар. Кешеләр сугышка кыстап җибәрелми, хатыннар, әниләр "похоронка" алып канлы яшьләр түкми. Золым һәм репрессияләр юк. Минем Татарстанда бәйсез медиалар эшли һәм аларга тентүләр белән килмиләр, журналистик эшчәнлек аркасында эштән куылмыйлар, төрмәгә утыртылмыйлар. Гадел сайлаулар, хакимиятнең алышынып торуы, президентларның мөддәтләре чикләнүе, реаль институтларның эшләве, Рәис түгел, ә Президент атамасы кайтарылуын, бу институт та тулы хокуклы булуын телим. Аны бүген дә Рәис дип беркем дә атамый бит инде. Башлык кына ул Мәскәү өчен.
Һәм, әлбәттә, телләрнең тигезлеге. Мин урыс телен кысрыклап чыгаруны теләмим, ләкин татар теле формаль түгел, ә чын дәүләт теле булырга тиеш. "Баймак эше" нигезендә кулга алынган кешеләрнең хәлләрен өйрәнгәндә туган телләрнең бер хокукы да юк икән нәтиҗәгә килдем. Тоткыннарга башкорт телендәге китаплар бирмәделәр, чөнки Башкортстаннан читтә бу тел фактик рәвештә танылмый. Хатларны бары тик урысча гына язарга ярый икән.
Бу бөтенләй гадел түгел. Әгәр башка төбәкләрдә урыс теленә шулай карасалар, урысча хатлар язылырга тиеш түгел дисәләр, коточкыч җәнҗал чыгар иде. Ә милли телләр турында сүз барганда, нигәдер бу норма булып санала. Без көн саен ксенофобия күренешләрен күрәбез — кешеләрне телләре өчен, кысык күзләре өчен дә кимсетә алалар.
Бу хәлләр үзгәрергә тиеш. Мин моңа көзге кебек җавап агрессиясе булуын теләмим. Җавап итеп урыс теленең кысрыклап чыгара башлаган дөньяны теләмим. Урыслаштыру елларында күп татарлар инде телләрен югалтты. Татарча начар белгән кешеләр бик күп — һәм аларны "дөрес түгел" дип сызып ташлап булмый. Телләрне өйрәнүгә дустанә мохит, мотивация тудыру мөһим.
БУ ТЕМАГА:
"Бүген хакимият җиңде, әмма халыкның ярсуы калды". Баймак протестларына ике ел— Сез "Баймак эше" турында күп яздыгыз һәм күзәттегез. Күптән түгел кайбер кешеләргә хөкем карарларын йомшарттылар. Сезнеңчә, хәзерге Русиядә Баймак протестларын ничек кабул итәргә кирәк? Һәм ни өчен хакимият хәзер кайбер кешеләргә хөкем карарларын үзгәртә башлады?
— Баймак протестлары — соңгы елларда милли республикалардагы иң зур протестларның берсе. Әгәр 2018 елгы Ингушетия вакыйгаларын исәпкә алмасак, бәлки, иң зурысыдыр да.
Һәм монда иң мөһиме масштаб кына түгел. Иң мөһиме — бу протест милли мәсьәләдән: тел, милли үзаң, туган җир мәсьәләсеннән калкып чыкты. Барысы да Фаил Алсыновны яклаудан башланды, ә аннары ул хәзерге Русиянең иң зур сәяси процессларының берсенә әверелде.
Кайбер кешеләрне төрмәдән чыгара башлаулары миндә авыр хисләр тудыра. Аларны кыйнадылар, имгәттеләр, мыскыл иттеләр һәм менә миһербанлык күрсәтеп төрмәләрдән чыгаралар. Бу кешенең тормышын җимереп, аннары үлемгә хөкем игълан итеп: "Ярар, без кире уйладык", — дип әйтүгә охшаган.
Беренче азат ителгәннәрнең берсен, хәтерем ялгышмаса, тоткарлау вакытында бик каты кыйнаганнар иде, ул озак вакыт аңсыз яткан. Аны хөкем иттеләр, аннары чыгардылар. Ә туганнары барыбер бу турыда сөйләшергә курка. Куаныргамы алар өчен? Әйе, чөнки кеше төрмәдә утырырга тиеш түгел. Фикере өчен беркем дә зинданга дучар ителергә тиеш түгел.
Шуны да истә тотарга кирәк: чыгарылганнар бик аз, әле протестны оештырганнар дип саналганнар һаман да тикшерү астында, аларны нәрсә көтә — белмибез.
Аларны азат итү — мәкерле уен. Сайлаулар алдыннан киеренкелекне киметергә тырышу гына. Кешеләрне майлыйлар, җайлыйлар. Әмма кешеләр Баймак хәлләрен хәтерли, ул хәтерне беркая да юкка чыгарып булмаячак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!