Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бүген хакимият җиңде, әмма халыкның ярсуы калды". Баймак протестларына ике ел


Баймак мәхкәмәсе бинасы янында, 2024 ел
Баймак мәхкәмәсе бинасы янында, 2024 ел

Русия Украинага бәреп кергәннән соң ил күләмендә Башкортстанда иң зур протестлар булды. Шушы хәлдән соң 80ләп кеше хакимият режимы корбаны булды. Ике ел дәвамында мәхкәмәләр бара. Хакимият җиңдеме? Төрмә хөкемнәре чыгарылган гаиләләр ничек яши? Ни өчен репрессияләр шулкадәр кырыс булды?

Ике ел элек бу вакытта Башкортстанның Баймак шәһәрендә ОМОН кешеләрне кыйнап мәйданнан таратты. Һәм активист Фаил Алсыновны яклап чыккан кешеләрне тоткарлый башлады. Нәтиҗәдә Баймактагы протестларда катнашкан 68 кешене хөкем ителде. Аларның 66сы 3 ел 3 айдан алып 7,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Әле мәхкәмәләр дәвам итә, тиздән хакимият оештыручы дип санаган кешеләргә хөкем карарлары чыга башларга тиеш. Аларга хөкем карарлары тагын да куркынычрак булуы ихтимал дип саный хокук яклаучылар. Бүгенге көнгә "Мемориал" хокук яклау оешмасы "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән 64 кешене сәяси тоткыннар дип таныды.

Ә бүген без Чехиянең Карл университетында укыган, "Баймак эше" нигезендә фәнни социологик тикшеренү алып баручы Илүзә Мөхәмәтйәнова белән сөйләштек. Галимә ике ел элек булган хәлләрне искә төшерә һәм ике ел эчендә кечкенә башкорт шәһәрендә ни өчен Путин режимы шулкадәр рәхимсез эш итүен аңлата. Ул үзе дә тумышы белән Баймак якларыннан һәм бу вакыйгалар эчендә кайнаган кеше. Баймактагы вакыйгалар аркасында ул туган якларыннан китәргә мәҗбүр булган шәхес. Әлеге вакытта ул Баймактагы протестлары турында фәнни мәкаләләр яза, китап чыгарырга ниятли.

— Илүзә, фәнни эшегез турында без язган идек, ул дәвам итәме? Сез укыган университетта һәм фәнни мохиттә бу тема никадәр уникаль?

Илүзә Мөхәмәтйәнова
Илүзә Мөхәмәтйәнова

— Күпме мәкалә язасың, шулкадәр дәвам итә, ул процессны туктатып булмый. Менә әлеге вакытта чираттагы мәкаләмнең фәнни журналда чыгуын көтәм. Баймак эше буенча мин күбрәк публицистика ягына борылдым. Китап язу, аны нәшир итү фикере бар. Фәнни эшләрне күп кеше укымый, ә менә китап булса, бу ихтимал арта.

Фәнни яктан Баймак вакыйгаларын миннән башка тагын кемдер өйрәнүен белмим, ул яктан бу, чыннан да, уникаль хезмәт һәм мин мөмкин кадәр бу теманы тикшереп кешеләргә сөйлисем килә. Аны өйрәнмиләр генә түгел, аның хакында белүче дә аз. Башкортстанда беләләр, әйе, бераз Татарстанда иешетеп беләләр. Мәхкәмәләр Оренбур, Ижау, Самарда барганга күрә анда да берникадәр ишетеп беләләрдер дип чамалыйм. Гомум Русияне алсак, Мәскәү, Петербур, Европа илләре, Көнбатыш бу вакыйгалардан хәбәрдар түгел. Ә бер уйлап карасаң, сугыш вакытында иң зур протест булды бит ул. Баймактагы хәлләр нигезендә 80ләп кешегә җинаять эшләре ачылды һәм бу — иң зур сәяси процесс. Бу Мәскәүдәге хәл түгел, ә авылдагы каршылык бит. Андый хәлләр беркайда да булмады, якын киләчәктә булмас та кебек. Кайчак Баймак турында сөйли башлыйсың кешеләргә, аптырап калалар, кеше белми, ишетмәгән дә. Мин белем алган Карл университетында Русия студентлары бар бит, менә алар да берни белми. Әмма сөйли башласаң, кызыксыналар. Баймак хәлләре — минем йөрәк ярасы, чөнки 80ләп кешене төрмәгә озатулары бер авыл, бер район өчен бик күп.

Шушы көннәрдә медиаларны актарып чыктым — ләм-мим. "Медуза" Баймак хәлләрен соңгы тапкыр 2025 елның февралендә язган, "Верстка" — 2025 елның сентябре. Бетте. Ярый әле Азатлык, Idel.Реалии, бик рәхмәтлемен, һәр кеше турында аерым языла, һәрбер мәхкәмә эше яктыртыла.


— Кызыксынмау, язмауны нәрсә белән аңлатасыз?

Оппозицион урыс медиалары төбәкләрне белмиләр дә, аларга кызык та түгел

— Мәскәү, Петербур турында сөйләргә, язарга өйрәнгәнгә күрә. Оппозицион урыс медиалары төбәкләрне белмиләр дә, аларга кызык та түгел. Урыс булмаган милләтләр, республикалар алар караңгы як. Гәрчә менә Путинның репресив машинасы ничек кешеләрне тураклап юк иткәне шушы Баймак эше нигезендә ачык күренә бит. Сөйлә, күрсәт. Авыл кешеләре чыкты бит, башка сыймаслык хәл. Әйе, Путин тәхеттән китсен, Хәбиров китсен дигән шигарләр булмады. Кешеләр үз арасыннан булган егетне — Фаил Алсыновны азат итүне таләп итте. Әмма дәррәү урамга чыгып басты. Хәтта шуның аркасында кешеләрне бишешәр, җидешәр елга төрмәгә тыгалар бит. Бу ничек мөһим булмасын ди? Башыма сыймый.

Русиядәге империалистик караш үзләрен либераль дип санаган түгәрәкләргә дә нык хас шул. Чир инде ул, каннарына сеңгән. Урыс булмаган кешеләр кеше түгел кебек кабул ителә.

— Ничек уйлыйсыз, ни өчен Баймактагы хәлләр киң колачлы җинаять эшләре кузгатуга сәбәпче булды?

— Беренчедән, бик күп кеше канташты. Биш меңгә якын кеше берьюлы чыкты. Баймакта кешеләрнең бу кадәр чыгуы барысын да шаккаттырды. Ә Русия сугыш режимында яши, бөтенесе шыпырт кына йөрергә тиеш. Хакимият бу кадәр кешене күреп үзе шаккаткандыр дип уйлыйм, алар курыкты. Тауны яклап чыгасыңмы, башка әйберне таләп итәсеңме — хакимияткә мөһим түгел, бу протест буларак кабул ителә. Әнә Мәскәүдә түгелмәгән кардан тау килеп чыккач, кешеләр тау шуа башлаган, җырлар җырлаган, биегән, бик тиз куып таратыттлар, кешеләргә административ эшләр ачылды, штраф түләттерделәр. Җыелышып биергә дә ярамый, бетте-китте. Хакимият Баймак мисалында тупланырга ярамаганны күрсәтте. Махсус сабак укыттылар. Мин монда Радий Хәбировның кулын уйнаганын сизәм. Ул Куштау вакыйгаларында халык янына чыкты, хәтерләсәгез, яңгыр астында алар белән сөйләште. Үзе турында мине сындырдылар дип кабул иткәндер, гарьләнгәндер дип уйлыйм, үч саклап калуы ихтимал. Баймакта да аны көттеләр, әмма килмәде. Ул бу юлы мине сындырмыйсыз, мин җебек түгелмен дигәнне күрсәтергә тырышты. Шуңа Путин хакимияте кебек эш итте. Алар ягына басты.

— „Баймак эше"н турыдан-туры сәяси җәза чарасы дип атап буламы?

— Абсолют, 100 процент шулай. Протест сәяси булмаса да, кешеләрне тоткарлау, аларга хөкем карарларын чыгару, кешеләрне өркетү, кыйнаулар — болар барысы да репрессияләрнең күрсәткече. Мин Баймак һәм Уфа протестларын да аерам. Баймакта кешеләр җыенга кебек чыкты, Уфадагы урам җыеннары Баймактагы хәлләргә җавап иде һәм анда инде сәясәт төсмере бар иде. Баймак эше — сәяси эш, хөкем ителүчеләр, чыннан да, сәяси тоткыннар, алар режим корбаннары.

— Ничек уйлыйсыз, ни өчен хакимиятләр диалогны түгел, ә нәкъ менә репрессив сценарийны сайлады? Кешеләр белән сөйләшеп, каядыр басым ясап, кимендә административ эшләр ачып, штраф түләттереп мәсьәләне зурга җибәрмичә дә хәл итеп була идеме?

— Хакимият бу юлны сайламады. Алар аның сәяси чара түгеллеген дә белде, күрде. Әмма әлеге дә баягы сабак укыту кирәк иде. Русиядә бернинди дә җыеннар була алмый. Без әйткәнне эшләмисез икән, башыгыз төрмәдә черечәк дигәнне күрсәттеләр. Хәбиров Путинның фәрманыннан чыкмады. Авторитар системда башкача тормыш була алмый. Кабул итегез дигәне күрсәттеләр.

— Хакимият үз максатына ирешә алдымы сезнеңчә?

— Кыска дистанциядә әйе, хакимият җиңде, халыкны бастырды. Әйе, өркетелде кешеләр, әйе, авызларын яптырдылар, күз яшьләренә батырдылар. Кешеләр урамга чыкмас хәзер, куркылар берникадәр вакыт. Әмма минемчә бу — вакытлыча җиңү. Озын дистанция дә бар бит әле. Халыкның хәтере озын. Башкортстанда һәр кеше бу вакыйганы белә һәм аны еллар дәвамында онытмаячак. Аның күңелендә моны бик тиз генә, җиңел генә сызып ташлап булмаячак. Киләчәктә бүгенге күз яшьләр, ярсу ничек чәчрәп чыгар, кайчан бәреп чыгар, нәрсә белән тәмамланачак — берсе дә әйтә алмый. Мин фәнни эштә язмадым, әмма Баймак эше кешеләрне тагын да ныграк сәясиләштерде. Моңа кадәр миңа сәясәт кызык түгел, "өстәгеләр бездән яхшырак белә" сүзне мәзәккә борырга яраталар иде, бүген кешеләр дәүләт, сәясәт улыңны, әтиеңне, әниеңне, туганнарыңны, күршеңне, райондашыңны, дустыңны гомерен җимереп, кешене өзеп йотканын күрде. Кешеләр алданганын аңлады, күзләре ачылды. Бернинди дә хатлар, сораулар, ялварулар ярдәм итмәгененә дә төшенделәр. Дәүләтнең бернинди җинаять кылмыйча, үз җирендә җир эшкәртеп, очны очка бәйләп яшәгән кешегә төкереп бирүе ачык күренде. Кешеләр гарьләнү хисен кичерә, аларның ярсуы нык, кешеләр чынында нык ачулы. Ничек гафу итсен ди алар?

— Ике ел эчендә дистәләгән кешеләргә куркыныч хөкем карарлары чыгарылды. Мәхкәмәләр әле тәмамланмады. Хакимият фикеренчә, бу каршылык чараларының оештыручылары бар, менә алар чиратта хөкем карарларын көтә. Мәхкәмәләрне карап барасызмы? Инде хөкем карарлары чыгарылган эшләрдә ниндидер уртаклык бармы?

Оештыручылар дип аталган кешеләрне 15, 20 елга ук утыртырга мөмкиннәр

— 66 кешегә хөкем карары чыгарылды, барысы да охшаш диярлек. Әмма икенче төркем кешеләре бар бит. Хакимият бу кешеләрне оештыручылар дип саный, гәрчә бернинди дә оештыру, кем беләндер идарә ителмәгәне ачыктан күренде бит. Оештыручы дип аталганнарга хөкем карарлары тагын да кырысрак булачак дип көтелә. Әле бит өч, дүрт, биш ел төрмәләрен күрдек, минемчә, алга таба оештыручылар дип аталган кешеләрне 15, 20 елга ук утыртырга мөмкиннәр. Бу коточкыч хәлләр булачак. Хакимияткә оештыручылар фигуралары бик кирәк иде, бармактан суырып алырга тырыштылар бөтен гаепләүләрне. Бу да сабак укыту. Протеслар турында уйлау барлыкка килсә, менә оештыручылар ничә елга төрмәгә утыра ала дигәнне күрсәтергә телиләр. Урыста "козел отпущения" дигән сүз бар, менә бу кешеләр дә нәкъ шулар, бөтен гаепне аларга аударып дип калдырырга тиеләр. Алар арасында элеккеге активистлар да бар.

Бу эштә гадәттән тыш хәлләр дә юк кебек, әмма үзенчәлекләр бар, элек Сазлык каршылыгы вакытында кешеләрне ничек мобиль телефоннарының билинг белән ачыкладылар, монда да ул системны кулландылар. Әмма Баймакта авыл советын, полициянең участковыйларын эшкә җиктеләр, авыл кешеләрен полиция, ФСБга тапшыру ысулларын кулландылар. Мәсәлән, Баймак борылышында Баймак язмасын алып ташлаганнар иде хәтта. Кешеләр Баймакка бармасыннар дип теләделәр. Украина, Көнбатыш тәэсире, пантюкризм эзе дип бар дип сөйләде хакимият. Яла ягу. Барысы да ялган.

— Баймак хәлләре кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре кайсы яктан ачты? Бер-берсен сату булдымы яки киресенчә, бер-берсенә терәк булу күренешләре күзәтелдеме?

— Мин Баймактагы хәлләрне антрополог буларак та өйрәндем, кешеләр белән күп сөйләштем. Сатлыкҗаннар да булгандыр, анысын белмим, кем дә бу эшне башкардым дип әйтмәс. Әмма мин күргәнчә, кешеләргә сөйләгәнчә, халык бер-берсенә ярдәм итәргә тырышты. WhatsApp төркемнәрен булдырды, кемдер урамда номерсыз машина күрсә, шунда ук чатка хәбәр итә иде, димәк кешеләрне эзлиләр, чүплиләр, алып китәргә телиләр дигән сигнал бу. Тоткарланырга тиеш ирләрне күршеләрнең, авылдашларның яшереп калдыру очраклары булды. Танымасыннар өчен киемнәр алыштырдылар, яңа телефоннар алып бирделәр. Бу курккыныч иде, әмма курыксалар да ярдәм иттеләр. Телеграмда да кешеләр оешты, кемгә нинди ярдәм кирәк, акча җыя башладылар. Төрмәгә алып кителгән кешеләрнең гаиләләре ятим калмады. Барысына да адвокатлар ялларга кирәк. Барысы да акча. Аны туплау да — зур эш.

— Илүзә, Сезнең күңелегезне актарып чыгарган, йөрәгегез авыр кабул иткән кайсы тарихны аерып әйтер идегез?

Төрмәгә эләккән якын кешеңә дә ярдәм итәргә, балаларыңны да ашатырга, киендерергә кирәк. Бу — социаль катастрофа

— Кемнедер аерып үтү авыр, һәр кешегә хаксызлык кылынды. Тоталь гаделсезлек күренеше. Мин үзем дә Баймак кызымын, кешеләр ничек яшәгәнен, нинди акчага тормыш көтүләрен беләм, нинди көч түккәнен беләм. Иртән таң белән мал карарга чыгалар да кич хәлдән тайганчы өйгә керәләр, барысы да кулдан эшләнә. Ирләр Себергә китеп, хатыннар шәһәрләргә китеп акча эшлиләр. Авыр тормыш. Бу Баймак эшләрендә адвокатларсыз булмый, әмма аларга түләрлек акча юк. Коточкыч суммалар анда. Авыл кешесе күтәрерлек түгел. Балаларын карасынмы алар, әллә Ижауга, Самарга мәхкәмәгә чыгып китсенме? Юл ерак. Төрмәгә эләккән якын кешеңә дә ярдәм итәргә кирәк, балаларыңны да тәрбияләргә, ашатырга, киендерергә кирәк. Бу — социаль катастрофа.

Бүген төрмәдә утыручылар рәтендә мин дә була ала идем. Һәр кешене беләм, таныйм. Шуңа һәр кеше өчен йөрәгем өзелә.

Рифат Даутовны, аның туганнары белән танышмын. Бу егет корбан булды, протестларда катнашмады, якында торган килеш аны эләктереп алып харап иттеләр. Хәтта аны тиешлечә җирләргә дә ирек бирмәделәр. Нык тетрәтте аның язмышы. Ильяс Байгускаров үзенең туган баласын да күрмәде, сөя алмый аны. Сания белән Данис Үзәнбаевлар тарихы. Бер гаиләдән ике кеше төрмәдә утыра. Кемнеңдер дүрт, кемнеңдер биш баласы ятим калды. Һәр кайсысы өчен борчылам. Һәм шушы хәлләрне, шушы гаделсезлеккә тарыган мескен кешеләр хакында кешеләрнең белмәүләре, ишетмәүләре, белергә теләмәүләре мине ярсыта.

— Сездә үзегез, Баймактагы туганнарыгыз өчен курку бармы?

— Әлбәттә, бар. Һәрвакыт борчыламын, һәрвакыт курку бар. Кайбер темаларга фикерләремне әйтми калам. Әмма Баймак эше аркасында мин илдән чыгып киттем. Баймак хәлләре булмаса, чит илләргә чыгып китмәс идем. Мәҗбүри мөһаҗирлеккә тарыдым. Чыгып китмәсәм мине дә төрмә көтә иде. Шуңа аның хакында сөйләү, кешеләргә аңлату — минем намус эшем. Курыксам да сөйләячәкмен. Минем дә туганнарым гап-гади кешеләр, аларны да якларлык беркем юк.

Алга таба ни булыр — белмим. Берсе дә азат ителмәс шул, аңа өмет юк, әмма адвокатлар бераз әзрәк ел бирерләр, хөкем карарлары ул кадәр кырыс булмас дип тырышалар, әмма бу — барыбер төрмә, бу — барыбер гаделсезлек, бернинди дә азатлык түгел.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG