16 июньдә Парижның Русия илчелеге янында "Полярная сова" колониясендә утыручы математик Азат Мифтахов һәм хокук яклаучы Баһром Хамроев 1992 елдан бирле Русиядә хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Соңгы елларда ул еш кына Азия һәм Русия мөселман мигрантлары хокукларын яклый. 2022 елның 24 февралендә кулга алынды. "Террорчылык"ны аклауда гаепләнеп 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Тикшерү аның постларында "Хизб ут-Тәхрир" партиясен хуплауны таба. Хокук яклаучы белдерүенчә, ул беркайчан да бу оешмада тормаган, ә бары тик аңа катнашы булуда гаепләнүче мөселманнарга ярдәм генә иткән. яклап пикет узды. Пикетка чыгучылар шулай ук Русия төрмәләрендә тоткыннарны җәзалауны туктатуны таләп итте.
Парижда узган пикетны Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев оештырды. Анда башкорт активисты, Франциядә сәяси сыену алган Рамил Ваһапов, азәрбайҗан һәм урыс мигрантлары катнашты.
Зәкиев сүзләренчә, Франция җәмәгатьчелеге Русия төрмәләрендә ни булып ятуын, тоткыннарның җәзалануы турында белергә тиеш.
"Европадагы кешегә мондый җәзалаулар булуына ышану бик авыр. Әмма яшь галим Азат Мифтаховны җәзалаулары — моның ачык мисалы. 2019 елда аны уйдырма гаепләү белән кулга алдылар. Шуннан бирле ул төрмәдә утыра. 21 апрельдә аны "Полярная сова" колониясенә күчерделәр. Анда аны электр тогы белән җәзалаганнар, аяк табаннарына сукканнар. Бу бик уйлап эшләнә, чөнки мондый җәзалаудан соң бернинди эз дә калмый.
Мин бу пикетны шул Русия төрмәләрендәге җәзалауларга каршы оештырдым. Бәлки Франция җәмәгатьчелеге, Европа берлеге белгәч, җәзалауларны туктатырлар", — ди Зәкиев.
Ул шулай ук төрмәдә утыручы хокук яклаучы Баһром Хамроевны да искә алды. Аның 20 ел дәвамында Русиядә мигрантлар хокуклары өчен көрәшүен әйтте. Хамроев белән Мифтахов бүгенге көндә бер колониядә утыра.
Баһром Хамроевның медицина ярдәме күрсәтелмәү һәм авыр шартларда тотылу сәбәпле сәламәтлеге начараюы турында Facebook-та аның хатыны язган иде. Хамроев тугыз айга якын штраф изоляторында һәм ПКТда тотылган.
БУ ТЕМАГА:
Зинданнан чыгармау: сәяси тоткыннарны да мөселманнарга каршы кулланылган ысуллар көтәПикетта катнашучы Русиядән киткән Элмар Рустамов әйтүенчә, бу чараның татар милли хәрәкәте вәкиле тарафыннан оештырылуы аеруча мөһим.
"Сулчылар һәрвакыт милли хәрәкәтләрне, Русиядә һәм дөньяның төрле почмакларында үз халкының киләчәге, гаделлек һәм тигезлек өчен көрәшүчеләрне яклап килде. Без барлык сәяси тоткыннарның азат ителүе яклы. Бүгенге режим, нигездә, яшьләрдән курка, чөнки киләчәк яшьләр кулында. Студентлар, яшьләр һәрвакыт үзгәрешләр башында торды. Хәзер дә Русиядә шулай булсын", — диде ул.
Тагын бер катнашучы үзенең "Постсовет сулчылар берлеге"ннән булуын әйтте.
"Без барлык сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерәбез, әмма Азатны аеруча яклыйбыз, чөнки ул сулчы карашлы. ФСБ аңа татар яки математик булган өчен түгел, ә социаль гаделлек һәм демократия тарафдары булганы өчен басым ясый. Путин һәм аның режимы моңа каршы сәясәт алып бара. Шул сәбәпле Азат газап чигә, һәм без аңа мөмкин булганча теләктәшлек күрсәтәбез", — диде ул.
БУ ТЕМАГА:
Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыраАзат Мифтаховны Харп бистәсендәге 18нче "Полярная сова" колониясенә китерү белән үк газаплаганнар.
Аны скотч белән бәйләп богаулаганнар, агач чүкеч белән табаннарына сукканнар, корсак астына, йөзенә һәм башына сугып кыйнаганнар, көчләү белән янаганнар һәм нәҗес тулы канализация коесына башы белән тыгачакларын әйткәннәр.
Моннан тыш, хәбәр ителгәнчә, Мифтаховны ток белән җәзалаганнар. Аның аяк бармакларына ток чыбыклары тоташтырганнар. Галимнең авыртудан кычкырган тавышы ишетелмәсен өчен төрмә хезмәткәрләре музыка акырткан. Мифтахов администрация күрсәтмәләренә буйсынудан һәр баш тарткан саен аны ток белән җәзалау кабатланган.
Азат аны җәзалаган яки шунда булган кешеләрнең исемнәрен атаган.
Мифтаховның адвокатлары Русия прокуратурасына шикаять иткән һәм бу очракны тикшерүне сораган. Әмма прокуратура Азат Мифтаховның хокуклары бозылмаган дип белдергән.
"Тикшерү барышында медицина документлары өйрәнелде, хөкем ителүчеләрдән һәм 18нче колония администрациясе хезмәткәрләреннән аңлатмалар алынды, стационар видеокамералар һәм күчмә видеорегистраторлар язмалары каралды. Алар прокуратура өчен дә, Русия тикшерү комитеты хезмәткәрләре өчен дә сакланган. Видеоязмаларны яшерү яки юк итү очраклары ачыкланмады.
… Махсус прокурор күрсәтмәсе нигезендә хөкем ителүче медицина тикшерүен узды. Тикшерү вакытында тәнендә җәрәхәт эзләре табылмады", — диелә прокурор Михаил Митяев имзалаган документта.
Медицина тикшерүе җәзалау очрагыннан соң ике атна үткәч, яралар төзәлгәч үткәрелгән.
БУ ТЕМАГА:
Дөньяның төрле илләрендә математик Азат Мифтаховны яклау чаралары уздыМифтахов янында колониядә булып кайткан адвокат Светлана Сидоркина Азатны 2018 елдан бирле белүен һәм аны беркайчан да мондый хәлдә күрмәвен әйткән.
"Мин түзеп булмаслык авырту кичердем һәм бер генә нәрсә теләдем — аны тоймас өчен аңымны югалту. Минем җан ачысы белән кычкыруым бары тик бер мизгелгә генә җиңеллек китерә иде. Үземне Маслоу пирамидасындагы иминлек баскычы алып ташланган кебек хис иттем", — дип китерә Сидоркина Мифтахов сүзләрен үзенең Facebook битендә.
Сидоркина әйтүенчә, Азатны кыйнаган кешеләрнең гамәлләрендә бернинди мантыйкка, акылга сыешлы мәгънә юк.
"Алар бары тик үз кагыйдәләре буенча яшәргә мәҗбүр итү өчен генә кыйнаган. Без Петр Курьянов белән бергә Азат мәнфәгатьләрендә барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать итәбез һәм итәчәкбез", — ди Сидоркина.
Элегрәк чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты математик Азат Мифтаховны яклап белдерү чыгарган иде.
Башкорт милли хәрәкәте вәкилләре Көнбатыш сәясәтчеләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, хокук яклаучыларны Азат Мифтаховны азат итү хәрәкәтенә кушылырга чакырды.
Үзен Татарстанның сөргендәге хөкүмәте дип атаучы төркем белдерүенчә, иң мөһиме — дәшми калмаска, онытмаска һәм империя режимының җинаятьләренә күз йоммаска кирәк.
"Дөньяның төрле илләрендә акцияләргә чыгарга, Русиядә кеше хокуклары һәм ирекләренең системалы рәвештә бозылуы турында хакыйкатьне сөйләргә кирәк", — ди алар.
- Азат Мифтахов 21 апрельдә, Харп бистәсендәге "Полярная сова" (ИК-18) колониясенә килеп җиткәч тә, газаплауга дучар булды. Сәяси тоткын сүзләренә караганда, аны ток белән газаплаганнар, агач чүкеч белән үкчәләренә сукканнар һәм көчләү белән янаганнар. Мифтахов мыскыллауларда катнашкан төрмә хезмәткәрләренең исемнәрен атаган.
- The Insider Мифтахов искә алган ике Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәренең кем булуын ачыклаган иде. Алар — Төмәннән Михаил Соболев һәм Свердловски өлкәсеннән Павел Киселёв. Мифтахов сүзләренә караганда, Соболев үзе кыйнауларда, көчләү белән янауларда һәм җәзалауларда катнашкан, ә Киселёв сәяси тоткынны ток белән җәзалаган бүлмәдә булган.
- Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
- Азат Мифтахов утырган төрмә — кырыс тәртипле колония. Харп колонияләрендә Алексей Навальный утырды, ул анда һәлак булды. Моннан тыш сәяси тоткын Платон Лебедев бер ел утырды, шулай режиссер Олег Сенцов ике елдан артык тотылды. Әлеге вакытта мөселманнарны яклаучы буларак танылган хокук яклаучы Бахром Хамроев та анда утыра.
- Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!