Татарстанның зурлыгы белән икенче шәһәре Чаллыда узган уку елында туган тел буларак татар телен өйрәнүне 70,9% укучы сайлаган. Бу хакта республиканың мөгаллимнәрнең август киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев белдерде.
Туган тел буларак татар телен сайлаучылар саны артып бара, ди ул. 2023-2024 уку елында татар телен – 66,8%, 2024-2025 уку елында – 69,2% укучы сайлаган булган.
2017-2018 уку елында Мәскәү кушуы белән Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылудан туктады. Шуннан соң татар телен республикада "туган тел" предметы нигезендә ата-аналар гаризасы белән генә укып була.
Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә татар телен атнасына 1-2 сәгать кенә укыйлар. Укытучылар һәм белгечләр бу тел үзләштерү өчен бик аз дип саный.
Татарстанда 2025-2026 уку елында татар телен ничә укучы сайлаганы билгесез, рәсмиләр бу санны әлегә атамады. 2024-2025 елда татар телен укучыларның 63,58 %-ы сайлаган иде. Республика буенча тенденция тискәре: 2017-2018 уку елында татар телен укучыларның 69% кеше сайлаган.
Фәннәрне татар телендә укучылар саны тагын да азрак. Узган елда Татарстан түрәләре республика мәктәпләрендә 57,8 мең бала татар телендә белем алуын белдергән иде.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!