Русияне Төрки дәүләт оешмасына чакыру яки күзәүче статусы бирү тәкъдиме белән 30 октябрь көнне Әнкарада узган XIII саммитта Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев чыкты. Ул башка сәбәпләр белән беррәттән, Русиядә төрки халыклар яшәвен дә искә алды.
Шул ук вакытта "Азат милләтләр" лигасының мөрәҗәгать авторлары: "Русиядә төрки халыкларның мөстәкыйль тавышка ия булу хокукын Мәскәүнең алар исеменнән сөйләү хокукы белән алыштырырга ярамый", ди.
Алар Русиянең төрки республикалары җитәкчеләренең сәяси мөстәкыйльлектән мәхрүм булуына игътибар итә. Моннан тыш, 2015 елның декабрендә Русия мәдәният министрлыгының Алтай, Башкортстан, Татарстан, Саха, Тыва һәм Хакасиягә ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы белән элемтәләрне туктату таләбе куюын искә төшерә.
БУ ТЕМАГА:
TÜRKSOY: Миңнеханов бер төрле сөйли, мәдәният министрлыгы киресен эшли
Шулай ук мөрәҗәгатьтә милли активистларның эзәрлекләнүе, Русиядә ана телләрендә белем алуның кыскартылуы, Татар иҗтимагый үзәге һәм "Башкорт" оешмаларының тыелуы, "Баймак эше" нигезендә кешеләрнең төрмәләргә утыртылуы турында да әйтелә.
Авторлар төрки халык вәкилләрен алдап һәм басым ясап Русиянең Украинага каршы баскын сугышына җәлеп ителүе турындагы хәбәрләргә дә сылтана.
Лиганың төрки халыклар вәкилләре Русия хакимиятенә алты таләп тә белдергән. Алар арасында
- төрки халыкларның халыкара мәдәни һәм сәяси элемтәләрен чикләүне туктату,
- милли активистларны, хокук яклаучыларны һәм иҗтимагый оешмаларны эзәрлекләүне туктату, төрки телләрдә тулы канлы белем алу мөмкинлеген торгызу,
- сугышта катнашуга мәҗбүр итүне һәм хәрби хезмәткә җәлеп иткәндә алдауны туктату,
- халыкларга үз республикаларының табигый байлыклары белән чын мәгънәсендә идарә итү хокукын бирү,
- милли үсеш, үзидарә һәм үз киләчәген мөстәкыйль билгеләү хокукларын гарантияләү бар.
Авторлар белдерүенчә, бу таләпләр үтәлмичә, Русиянең Төрки дәүләтләр оешмасы белән якынаюы турында сөйләшүләр төрки бердәмлеккә омтылыш булып түгел, ә Кремльнең бәйсез дәүләтләргә сәяси йогынтысын киңәйтү һәм тарихи-мәдәни элемтәләрне Русиянең тышкы сәясәте мәнфәгатьләрендә куллану омтылышы булып күренә.
Мөрәҗәгатьне башкорт һәм татарлардан Руслан Габбасов, Руслан Айсин, Аида Габдрахманова имзалаган. Шулай ук саха, чуаш, тыва һәм хакас хәрәкәтләре вәкилләре дә хуплаган.
Төркия дәүләтләр оешмасында Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан әгъза булып тора. Төрекмәнстан белән Маҗарстан күзәтүче сыйфатында шурага керә. Татарстан, Башкортстан һәм Русиядәге башка төрки республикалар әлеге оешма эшендә катнашмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!