8 октябрь Кыргызстанда "Айтматов" нәфис фильмының премьерасы узды. Ул беренче итеп кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның туган авылында - Шекердә күрсәтелде. 15 октябрь исә кино киң прокатка чыкты. Бер атна эчендә ул 20 млн сум акча җыйган. Аның режиссеры, сценарий авторының берсе, яшь кыргыз егете Каныбәк Калматов, ул Русиядә таныш булган "Җәннәт әниләр аяк астында" кинофильмының операторы булды. "Айтматов"- аның беренче режиссер буларак иҗат җимеше. Продюсеры Тимурлан Ташиев - ул Кыргызстанның куәт оешмасы КГБның элеккеге җитәкчесе Камчыбәк Таишевның улы.
Кыргызстан медиалары язуынча, "Айтматов" кинофильмы әлеге президент Садыйр Җаппаров ярдәме белән төшерелгән. Турыдан-туры хакимият акча бирмәсә дә, хакимиятнең фатихасы юк түгел. "Айтматов" - язучының тормыш юлын тасвирлаучы кинофильм. Аның балачагы, әтисе Түрәкол Айтматовның НКВД тарафыннан кулга алынып, нахакка гаепләнеп, атып үтерелүе, бу хакта белмичә, ирен төрмәдән көтүче, дүрт баласы белән торып калган һәм аларны аякка бастырырга тырышучы әнисе Нәгыймәнең сират аша узуы, Чыңгызның кечкенә авылда туып та "халык дошманы" мөһере белән яшәп олпат язучыга әверелүе турында бу фильм.
Чыңгыз Айтматовның гаилә тарихы - Сталинның канлы сәясәте репрессияләнгән кешенең үзенә генә түгел, ә аның хатынына, балаларына һәм киләсе буыннарына да ничек тәэсир итүен күрсәткән иң фаҗигале мисалларның берсе. Язучының әтисе Түрәкул Айтматов үзе дә Кыргызстанда Советлар хакимиятен төзегән кеше, олы түрәләрнең берсе була. Әмма 1937 елда ул үзе дә Советларның капканына эләгә, аны милләтче, туранчы дип атыйлар, дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр һәм харап итәләр. 1938 елда 35 яшьлек Торекул Айтматов атып үтерелә. Аның атып үтерелүе турында хәбәрне гаиләсе 20 елдан соң белә. Чыңгыз да, аның бертуганнары да гомер буена хаксызлыкны үзләрендә тоеп үсә. Язучы мәктәпкә укырга алынмауны да, яхшы укыса, да стипендия бирелмәүне дә, кыргызча түгел, ә урысча язарга басым ясалуы, әсәрләрен бастырылмавы аша уза.
1991 елда Бишкәк шәһәренә якын Чоң Таш җирлегендә күмәк кабер табыла. Биредә йөзләгән кешенең сөякләре, җәсадләре була. Бу - НКВДычыларның Сталин репрессияләре корбаннарын яшерен рәвештә күмгән күмәк каберлек. 137 кеше 1938 елда атып үтерелеп шушы кабергә этеп төшерелә. Алар аарасында Түрәкол Айтматов та була. Түрәкол Айтматовның кием кесәсеннән аның исеме язылган документ табыла.
1991 елның 30 августында Кыргызстанда репрессия корбаннарының җәсәдләрен яңадан җирләү мәрәсиме уздырыла. Ә киләсе көнне 31 августта Кыргызстан үзенең бәйсезлеген игълан итә. Бу җирлекне язучы Чыңгыз Айтматовның тәкъдиме белән "Аталар кабере" мемориал комплексы дип атыйлар. Хакимият Айтматовларга Түрәкол Айтматовы аерым кабергә җирләргә дә тәкъдим итә, әмма мәрхүмнәрнең якыннары моннан баш тарта. Еллар узу белән 2008 елның 14 июнендә Чыңгыз Айтматовның үзен дә "Аталар каберендә", әтисе янәшәсендә җирлиләр.
БУ ТЕМАГА:
"Аяз Гыйләҗев һәм Чыңгыз Айтматовны тоталитар чор берләштерә"Русиядә кинофильм туракланган килеш чыкты
"Айтматов"ның кинофильмында кулга алулар да, атып үтерүләр дә, күмәк кабергә кешеләрне этеп төшерүлүе дә, "халык дошманы" дип игълан ителгән кешенең гаиләсе җәһәннәмдә яшәүләре дә ачык тасвирланган. Кинофильм 115 минут дәвам итә, әмма Русиядәге кинопрактта ул 105 минутка калган.
Казанда һәм Уфада караган кешеләр Сталинның коточкыч золымлары - кешеләрнең хөкем ителү кадрлары барысы да киселгән, диделәр Азатлыкка. Гәрчә "Кинопоиск" һәм башка онлайн кинотеатрлары платформаларында чыккан тизерларда бу кадрлар бар, кинотетарларда караган кешеләр исә цензура эшкәрткән вариант чыккан.
— Бу нәрсә турында сөйли? Беренчедән, кыргызларга афәрин! Милләтләренең фаҗигале тарихлары турында кинофильм төшерә алды. Үзләренең кадерле шәхесләренең язмышы аша тулы бер милләт башыннан кичергән тарихны актарып чыгардылар. Курыкмадылар. Үзләрен өйрәнү бу, казыну. Ә менә Русия бу тарихтан курка. Сталин, ул корган систем, НКВД коточкыч кабәхәтлек, явызлык кылганын кабул итә алмый. Уңайсыз тарих булса да, аны тану кирәк. Ә без бу дәрәҗәгә җитмәдек. Кыргызлар бу чикне узды. Үз дәүләтең булып яшәү менә бу тарихны өйрәнү, шушындый кинолар чыгару өчен булса да кирәк икән, - диде Казандагы тамашачы.
Ул бу кинофильм тураклаган килеш тә ничек Русия үз прокатына алган икән дип гаҗәпләнә. Үтерүләр кадрлар булмаса да, Сталинның золымы, репрессияләр темасы ярылып ята. "Айтматов"ны һәр кеше караса иде дип әйтә ул, аеруча мәктәп балалары өчен мөһим, ди. "Мемориал" хокук яклаучы үзәкләре ябылганда, Сталин репрессияләре тарихын өйрәнүчеләр төрмәдә утырганда, музейлар ябылганда бу бер могҗиза булып кабул ителә, диде Азатлыкка.
Ни өчен бүгенге Русия Сталин золымы темасыннан өрки?
"Мемориал" хокук яклау оешмасы вәкиле, сәяси репрессияләр тарихын өйрәнүче Александр Черкасов "Айтматов" фильмының Русиядә цензурага эләгүе бүгенге шартларда гаҗәеп хәл түгел дип саный. Аның фикеренчә, Русия хакимияте совет чорындагы репрессияләр тарихын системлы рәвештә үзгәртү, тарихи хәтерне юкка чыгару, Сталин чорында кылынган золымны аклау сәясәтен алып бара. Бу хакта ул Азатлык Радиосына сөйләде.
Александр Черкасов
— Дмитрий Медведев президент булган чорда ук Русиядә сәяси репрессия корбаннарының истәлеген мәңгеләштерү програмы кабул ителде. Ул 2024 елда тәмамланырга тиеш иде. Бу програм кысаларында әллә ни зур уңышларга ирешелде дип әйтеп булмый. Әмма, ни гаҗәп, 2024 елның гыйнварында програм озайтылды. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Соңрак исә програмның эчтәлеге үзгәргән булып чыкты: репрессия корбаннарын искә алу концепциясе яңадан каралды, – диде ул.
Черкасов аңлатуынча, яңа концепция нигезендә, репрессияләр дәүләт тарафыннан оештырылмаган, кылынган золым киңкүләм булмаган, фаҗига масштабы кечерәйтеп күрсәтелә, дәүләтнең бу вакыйгаларга катнашы юк кебек. Бу Мәскәүдәге ГУЛАГ тарихы музее мисалында ачык күренә, ди ул. Башта аны янгын иминлеге таләпләренә сылтап ябып тордылар. Аннары бөтенләй яптылар, ә хәзер аның урынында совет халкы геноциды музеен ачтылар. Тарихи хәтернең төп юнәлеше үзгәрде. Совет халкына карата геноцид дигән төшенчә беренче чиратта нацилар кылган җинаятьләр белән бәйләп аңлатыла.
— Соңгы егерме елда Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтернең ничек үзгәрүенә генә карагыз сез. Элек төп фикер "Сугыш кабатланмасын!" иде, хәзер ул "Можем повторить!" дигән шигаргә әйләнде. Бу очраклы гына булмады, бу хакимиятнең эзлекле, максатчан эше булды.
Сталин репрессияләренә бәйле тарихи хәтер белән дә нәкъ шундый хәл күзәтелә. Русия хакимияте репрессияләрне акларга һәм аларны гадәти күренешкә әйләндерергә омтыла. "Әйе, кешеләрне төрмәгә утыртканнар, ләкин нишләсеннәр, шулай кирәк булган, моның барысы да юкка гына эшләнмәгән", дигән фикер алга сөрелә.
Ни өчен болай эшләнә дигән сорауга Черкасов чөнки бүген Русиядә сәяси репрессияләр — сугыш шартларында халык белән идарә итүнең мөһим ысулы, ди. Аныңча, сугышка каршы фикер әйтүче кешеләрне эзәрлекләү бөтен җәмгыятьне буйсындырып тотарга мөмкинлек бирә. Репрессияләр гадәти хәл итеп күрсәтелә. Ягъни кешеләрдә "Барысы да шулай эшләгән, иптәш Сталин да шулай эшләгән. Димәк, без дә дөрес юлдан барабыз", дигән фикер тудырыла.
— Шуңа күрә цензура каберләрдәге язуларга да, истәлек такталарына да, кино әсәрләренә дә кагыла. Советлар чорында һәр гаиләгә диярлек кагылган өч зур вакыйга булган: колхозлаштыру, дәүләт терроры һәм Бөек Ватан сугышы. Шуңа Сталин репрессияләре турындагы хәтерне берничек тә читләтеп үтү мөмкин түгел. Әлбәттә, Чыңгыз Айтматов турында фильм төшерүчеләр дә бу темага мөрәҗәгать итә. Әмма бу бүгенге Русиянең рәсми тарихи хәтер сәясәтенә туры килми. Шуңа күрә мондый күренешләр цензурага эләгә дә, — дип аңлатты Александр Черкасов.
БУ ТЕМАГА:
"Бабич" фильмын бүген төшереп булыр идеме?Айтматовның татар әнисе Нәгыймә турында ниләр бәян ителә?
Казанда "Айтматов"ны караучылар шулай ук татарларга бу кинофильм аеруча кадерле, дип билгели. Биредә Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәнең дә язмышы күрсәтелә.
— Әйе, кинофильмда Нәгыймә турында аның татар хатыны дип, аның нәсел җепләре Кукмараның Мәчкәрә авылына барып тоташуы, мәгърифәтле, бай татар нәселеннән чыгуы турында кыек итеп булса да әйтелми. Әмма кыргызларга бу хакта үпкәләрлек түгел, татарлар үзләре кинофильм төшереп моны бәян итәргә тиеш. Ләкин Фәүзия Бәйрәмова, шөкер, безгә "Ана" китабын бүләк итте. Мин ул китапны үлеп яратам, укытучыларга, тәрбиячеләргә, балалар үстергән дус кызларыма күп итеп алып бүләк иттем. Бу нинди генә авыр шартлар булмасын, әнинең көче, балаларын мәгърифәтчелеккә омтылып үстерергә тырышуы, милләткә абруйлы балалар үстереп, тулы бер милләтнең дәрәҗәсен күтәрү мисалы. Бала үстергән һәр кеше никадәр җаваплы булуын аңлар өчен шәп докумениталь китап ул. "Айтматов" кинофильмында Нәгыймә бик шәп күрсәтелгән, көчле рухлы, укымышлы, чибәр һәм затлы, — дип сөйләде ул.
Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Хәмзә кызы Абдувәлиева чыгышы белән татар булган. Ул 1904 елның 7 декабрендә хәзерге Кыргызстанның Ысык-Күл өлкәсендәге Каракол шәһәрендә дөньяга килә. Нәгыймә 1971 елның 10 августында Бишкәктә вафат була.
Нәгыймәнең әтисе Хәмзә Абдувәлиев Татарстанның Кукмара районындагы Мәчкәрә авылыннан чыккан сәүдәгәр. Бу авыл татар сәүдәгәрләре, мәгърифәтчеләре һәм дин әһелләре белән билгеле. Хәмзә Ысык-Күл төбәгенә күченеп китә, сәүдә белән шөгыльләнә һәм вакыт узу белән төбәкнең иң хәлле эшмәкәрләренең берсенә әверелә. Абдувәлиевләр гаиләсенең Караколда зур ике катлы йортта яшәве билгеле. 1919 елда гаиләнең йорты җәмәгать ихтыяҗларына тапшырыла, анда мәктәп-гимназия ачылган. Нәгыймәнең әнисе дә татар, Газизә
Нәгыймә Абдувәлиева гимназиядә укый, белемле була. Аның бертуганы Сабир чит илдә белем ала һәм Караколда үзешчән театр оештыра. Нәгыймә дә бу театрда катнаша, сәхнәдә хатын-кыз рольләрен башкара. Ул чорда бу кыю адым була. Ул соңыннан хатын-кызларның хокукларын яклаучы да була. 1926 елда Нәгыймә яшь партия хезмәткәре Түрәкол Айтматов белән таныша, алар шул ук елны никахлаша. Гаиләдә дүрт бала — Чыңгыз, Илгиз, Люция һәм Роза туа. Роза, сүз уңаеннан, быел вафат булды. Ул абыйсы Чыңгыз турында истәлекләр туплаучы, гаилә тарихын саклаучылардан булды.
Язучы Чыңгыз Айтматов гомеренең соңгы елларында әнисе ягыннан бабаларының туган җирләрен күрергә теләгән.
2008 елның маенда Чыңгыз Айтматов Казанга килә. Бу сәфәр вакытында ул газиз әнкәсе Татарстанның Кукмара районындагы Мәчкәрә авылына да, Балтач районындагы Бөрбаш авылына барырга ниятли. Мәчкәрә зиратында язучының борынгы бабаларына бәйле каберләр бар.
Ләкин язучы бу ниятен тормышка ашыра алмый. 2008 елның 15 маенда Айтматов Казанга җитә, әмма икенче көннеаның хәле начарая, ул кунакханәдә аңын югалта, хастаханәгә озатыла. Аның бөер эшчәнлеге бозыла. 19 майда язучыны махсус очкыч белән Германиягә дәваланырга алып китәләр. 2008 елның 10 июнендә Чыңгыз Айтматов Германиядә вафат була. Айтматовның Татарстанга сәфәре аның тормышындагы соңгы сәфәре.
Ун елдан соң 2018 елның февралендә Чыңгыз Айтматовның ниятен аның өлкән улы Аскар Айтматов тормышка ашыра. Ул Татарстанга килә, Кукмара районында, Мәчкәрә авылына бара, Абдувәлиевләр нәселенең тарихы белән таныша һәм борынгы зиратны карый. Язучының хыялын аның улы тормышка ашыра.
БУ ТЕМАГА:
Фәүзия Бәйрәмова: "Ана" китабы Чыңгыз Айтматов турында түгел"🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!