Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аяз Гыйләҗев һәм Чыңгыз Айтматовны тоталитар чор берләштерә"


Конференция ачылышында Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева (уртада) Арпад Галгоцига (уңда) бүләк тапшыра.
Конференция ачылышында Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева (уртада) Арпад Галгоцига (уңда) бүләк тапшыра.

12-13 ноябрь Казанда язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Чыңгыз Айтматовның тууларына 90 ел тулуга багышланган халыкара конференция узды. Чарада катнашучылар ике әдип тә тоталитар чорда иҗат итеп халыкка символлар телендә хакыйкатьне ачып бирә алды дигән фикерләр яңгыратты.

"Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы" һәм "Чыңгыз Айтматов иҗаты" исемле халыкара фәнни конференцияләренең Казанда бергәләп уздырылуының сәбәбен оештыручылар аларның икесенең дә әдәбият дөньясында милли образлар тудыручы, милли яшәешне дөнья халкына җиткерүче, совет чорындагы тормышның иң кискен мизгелләрен күрсәтә белүче дип аңлатты.

Конференция ачылышында чыгыш ясаган Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сүзләренчә, Гыйләҗев белән Айтматов милләтне яшәтүгә, бигрәк тә аның телен саклауга зур өлеш кертте. Ике олуг әдибебез дә туган тел, аның әдәбияты, мәдәнияте дип яшәде, диде ул.

​Чарада Аяз Гыйләҗев белән Карагандада ГУЛАГ төрмәсендә бергә утырган маҗар тылмачы Арпад Галгоци да катнашты. Ул урысча белүенә карамастан фикерләрен туган телендә җиткерде. Аның чыгышын урысчага Маҗарстанның Казандагы баш консулы Адам Штифтер тәрҗемә итте.

Арпад Галгоци
Арпад Галгоци

Биш ел элек мин Казанга бер килермен дип һич уйламаган идем. Әмма интернет ярдәмендә бу мөмкин булды, элемтәләрне урнаштыра алдык, дип башлады ул сүзен.

"Без Аяз белән төннәрен үзебезне төрмәгә китереп керткән систем хакында озак-озак фикерләшә идек. Берсендә аның миңа сөйләгән сүзләрен һич оныта алмыйм.

Аяз намусын өстен куеп төрмәдә шымчы булмады

Аязга беркөнне төрмә инспекторы килеп лагерьда шымчы булырга тәкъдим иткән. Инспекторның бу тәкъдименнән баш тарту төрмәдә үлем җәзасы белән бер. Әмма Аяз, минем өчен намус - иреккә чыгуга караганда кыйммәтлерәк, дип тәкъдимне кабул итмәгән. Мин Казанга килгән саен Аязның бу сүзләрен искә төшерәм", дип сөйләде Галгоци.

Язучы Ринат Мөхәммәдиев Аяз Гыйләҗевнең Татарстан язучылар берлегендә эшләгән елларын искә алды.

Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев

"Бик таләпчән иде ул. Бу темада аңа беркем дә җитми. Татар әдәбиятының югары дәрәҗәсе аның өчен бар нәрсәдән кадерлерәк иде. Ул кеше белән ара бозыла дип тормый иде. Аның критерие бер генә: әдәбият һәм халык, туган тел һәм әдәбият. Болар бүгенге көндә бик тә актуаль төшенчәләр.

Әдәбиятны урта куллылык басты

Без тел дибез, тел бетә, китап укымыйлар, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә ихтыяҗ кими, концертларга халык йөрми башлады дип лаф орабыз. Моның төп сәбәбе, минемчә, зәвык бетү, критерийлар югалу. Хәзер гөрләп чәчәк аткан уртакуллылыктан качмый торып без үзебезнең әдәбиятка, телебезгә, моңыбызга ихтирам уята алмабыз", диде Мөхәммәдиев.

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, ике олуг язучы да үз әсәрләрен символлар теле белән иҗат иткән.

"Аяз Гыйләҗев һәм Чыңгыз Айтматов эзоп телендә иҗат иткән"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

"Чыңгыз Айтматовның символлар теле белән язуының беренче билгесе - "Манкорт" әсәре. Манкорт, ягъни үзенең телен, динен, нәселен, милләтен, тамырларын оныткан кеше дигән сүз. Айтматов дөньяга шушы образны калдырды.

Ә Аяз Гыйләҗевнең "Өч тәгәрмәчле арба" әсәрен карагыз. Ул ятимлек символы. "Өч аршин җир" әсәре. Монда мәңгелек җирсү, туган ягыңа өч аршин җир өчен кайтып егылу символы.

Ике әдип тә эзоп телендә иҗат итәргә мәҗбүр булды

Мин Аяз Гыйләҗев белән Чыңгыз Айтматовны үземнең остазларым дип саныйм. Икесенең конференциясе бергә уздырыласын ишеткәч, ник икесен бергә бутыйлар икән дип аптыраган идем. Бутарга кирәк булган икән. Чөнки алар икесе дә бер чорда - тоталитар чорда иҗат иттеләр. Ә тоталитар чорда иҗат иткәндә бары тик символлар теле белән генә дөреслекне әйтергә мөмкин булган.

Ачыктан-ачык "менә бу - ак белән кара, бу - Сталин, бу - төрмәләр" дип әйтсәң, аларның әсәрләрен чыгармаган булырлар иде. Һәм шушы ике бөек язучы эзоп теленә күчергә мәҗбүр булган, ягъни ишарәләр, символлар белән алар хакыйкатьне ачып биргәннәр", диде Фәүзия Бәйрәмова.

XS
SM
MD
LG