Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галгоци: "Татарларга совет режимы да, урыс режимы икеләтә золым кылды"


Уртада Арпад Галгоци

19 октябрь Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итүчеләр белән матбугат очрашуы узды. Гыйләҗев белән ГУЛАГта утырган дусты, маҗар тәрҗемәчесе Арпад Галгоци Азатлыкка "әгәр урыс хакимияте башка милләтләргә карата хөрмәт, ихтирам белән караса, ул чакта барсы да әйбәт булачак", диде.

Атнакич Казан федераль университетында "Күпмәдәниятле җәмгыятьтә туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемнар һәм перспективалар” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Әлеге чара кысаларында татар язучысы Аяз Гыйләҗев (1928-2002) романнарын маҗар, төрек һәм рус теленә тәрҗемә итүче белгечләр - Арпад Галгоци, Фатих Кутлу, Наил Ишмөхәммәтов, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге журналистлар белән очрашты.

Очрашуның төп кунагы Арпад Галгоцига Азатлык хәбәрчесе, "Сезнең баштан үткән михнәтләр тагын кабатлана ала дип уйлыйсызмы?" дигән сорау юллады.

Аяз Гыйләҗевнең дусты Галгоци ГУЛАГ кабатланмас дип өметләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

"Башка кабатланмас дип ышанасы килә. Дөнья нацизм һәм большевизм бүтән беркайчан да кабатламаслык дәрәҗәгә үсте дип өметләнәм. Дөнья инде аларның юк итүче, кешеләрне үтерүче режим булуын күрә алырлык дәрәҗәгә җитте. Татарларга бу икеләтә кагыла. Чөнки аларга карата совет режимы да, урыс режимы да һәрвакыт золым кылды.

Сезгә авыррак. Русия үзәгендә яшисез. Сездә күп нәрсә илдәге гомум сәясәткә бәйле

Безгә (маҗарларга - ред.) җиңелрәк булды, чөнки без совет социалистик режимы биләмәләренең читендә идек. Мөмкинлек ачылуга, хакимият алмашуга әлеге системнан чыктык. Сезгә исә авыррак. Русия үзәгендә яшисез. Сездә күп нәрсә илдәге гомум сәясәткә бәйле.

Әгәр урыс хакимияте башка милләтләргә хөрмәт, ихтирам белән караса, ул чакта барысы да әйбәт булыр", диде Галгоци.

Күпсанлы репрессияләнгән татар язучыларының берсе Аяз Гыйләҗев белән Арпад Галгоци 1953 елның азагында Казакъстанның Караганда өлкәсендәге лагерьда таныша. Ул хакта Азатлыкта да язма чыккан иде. Алар күрше бригадаларда эшли. Бераздан Гыйләҗев бригадир итеп билгеләнә. Галгоци үзендә портрет ясау сәләтен ачкач, эшкә йөрми башлый. Китабының тышлыгында да Аяз Гыйләҗевнең Арпад Галгоци әсирлектә ясаган портреты урын алган, әлеге китапны ул матбугат очрашуына да алып килгән иде. Гыйләҗев белән аралашулары кыска вакытлы була, маҗар кунагы аның турында гомере буе уйлап-борчылып яши.

"Аяз белән өч ай гына аралашуыма бик үкенәм. Аяз Гыйләҗевнең гаиләсе белән аралашканда да, исән булса ничек булыр иде икән дип сөйләшәбез. 63 елдан соң очрашуыбызны күз алдыма китерәм. Әмма, күрәсең, Ходай башкача язган. Шул кыска вакыт эчендә дә без нык аралаштык, төрле темаларга сөйләштек. Без бик яхшы дуслар идек", диде ул.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

"Йәгез бер дога"ның рус телендәге вариантын Наил Ишмөхәммәтов әзерләгән. Аның өчен бу бик җитди һәм кадерле проектка әйләнгән, биек тау башына менгән кебек булган.

Тел белгече Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевнең күп кенә әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән. Автор сүзләренчә, әлеге китаплар Төркиядә зур кайтаваз уяткан. Кутлу остазы Гыйләҗев белән 2000 елның 26 апрелендә таныша.

Кайсы әсәрегезне төрек теленә тәрҗемә итәргә дип сорагач, Аяз абый "Өч аршин җир" диде

"Аяз абый, кайсы әсәрегезне төрек теленә тәрҗемә итәсегез килә?", дип сорагач, ул "Өч аршин җир"не әйтте", дип искә алды тәрҗемәче. 2002 елда язучы вафат булгач, Фатих Кутлу Гыйләҗевнең сүзләрен васыять итеп кабул итә һәм тәрҗемә эшенә керешә. Әлеге әсәр биш тапкыр басылып чыга. Төркиядәге галимнәр Гыйләҗев иҗатына игътибар итә башлый.

"Остазымны тагын да танытыр өчен, башка әсәрләргә дә тәрҗемә кирәк дигән фикергә килдем. 11 романын тәрҗемә итәргә максат куйдым”, ди Фатих Кутлу.

Шулай ук очрашуда Маҗарстынның Татарстандагы баш консулы Адам Штифтер, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова, галимә Миләүшә Хәбетдинова катнашты.

Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, быелгы халыкара конференция әдәбият проблемнарына багышланган. Аның кысаларында кайчандыр университетта укыган, белем алган, эшләгән шәхесләр искә алыначак. Шуларның берсе – Галимҗан Нигъмати, икенчесе – Аяз Гыйләҗев.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG