Accessibility links

"Бабич" фильмын бүген төшереп булыр идеме?


"Бабич" фильмыннан күренеш
"Бабич" фильмыннан күренеш

Башкорт автоном республикасы оешуга 105 ел тулыр алдыннан Праганың сивил җәмгыять үзәге "Бабич" фильмын күмәк карау оештырды. Кинода башкортларның иреккә омтылуы, үз җирләренә үзләре хуҗа булырга теләүләре темасы ярылып ята. "Баймак вакыйгалары" белән дә аваздаш диде катнашучылар.

14 мартта Праганың сивил җәмгыять үзәге стипендиатларына Башкортстан режиссеры Булат Йосыповның "Бабич" фильмы күрсәтелде. Фильм татар-башкорт шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан автономиясе булдыруга күп көч куйган Шәехзадә Бабич турында. Ул 2017 елда дөнья күрде, фильмда тарих һәм һәм шагыйрьнең биографиясе үрелеп бара. Бабич лирикасына зур урын бирелә.

Шәехзадә Бабич (1895-1919)

Шәехзадә Бабич Уфа губернасы Бирски өязе Әсән авылында 1895 елның 14 гыйнварында туа. Сәясәтче, татар шагыйре, башкорт әдәбиятына нигез салучы. Башкорт милли-азатлык хәрәкәте вәкиле. Башкорт хөкүмәте (1917-1919) идеологы. "Тулкын" башкорт яшьләре берлеге рәисе.

Башлангыч белемне Әсән авылы мәдрәсәсендә ала. 1911 елда "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр чыгарган "Эләктергеч", "Парлакъ" исемле кулъязма журналларда актив языша. "Шура" журналына яза башлый, Уфа сәхнәләрендә үткен сатирик шигырьләре белән чыгыш ясый. Февраль инкыйлабын Троицки шәһәрендә каршылый. Аннары "Кармак" журналының чакыруы белән Оренбурга күчеп, журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.

Нәкъ шул вакытларда Башкорт мәркәз шурасы төзелә. Шәехзадә Бабич Зәки Вәлиди белән Башкорт хөкүмәтен оештыруда катнаша. 1919 ел башында Зәки Вәлиди хөкүмәте кызыллар ягына чыга. 20 мартта Темәс авылында Совет Башкортстан автономиясе игълан ителә. Бабич матбугат эшләре буенча Башревком инструкторы итеп билгеләнә. 28 мартта Башревком типографиясен Темәстән Кызыл Мәчет ягына алып барганда, Зилаер авылында кызылларның Смоленски полкы урыслары аны тота һәм җыелган халык алдында вәхшиләрчә җәзалап үтерәләр.

Чарада катнашучылар бүген мондый фильм төшереп булыр иде микән дип шикләнүен белдерде. Кинода башкортларның иреккә омтылуы, үз җирләренә үзләре хуҗа булырга теләүләре темасы ярылып ята. "Баймак эше" шөрепләрнең кысылуын күрсәтте диде киноны караучылар.

ФИЛЬМ НИ ТУРЫНДА

"Бабич" фильмы Башкортстан мәдәният министрлыгы грант рәвешендә биргән 9 млн сумга төшерелгән. Башкортстан автономиясе төзелү чорын күрсәткән өч фильмның беренчесе. Икенчесе "Беренче республика" (2019) дип атала, өченчесе - язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәми Гариповка багышланган "Шагыйрь көндәлеге" фильмы (2024).

Фильмның сценариен З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы мөдире, профессор, Русиянең һәм Башкорт­станның халык артисткасы Таңчулпан Бабичева һәм шул ук уку йортының башкорт теле укытучысы Гөлчәчәк Саламатова язган. Шәехзадә Бабич образын Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры Илгиз Таһиров тудырган.

Фильм тарихи вакыйгаларны Бабич шигырьләре аша күрсәтә. Тәнкыйтьчеләр тарихи вакыйгалар дөрес бирелгән дип белдерә. Башкортларның әле аклар белән булуы, әле үз гаскәрләрен төзүе, ә ахыр чиктә большевикларга кушылырга мәҗбүр булулары, автономия төзүнең шатлыклы мизгелләре, 1919 елның 20 мартында Мәскәүнең Башкорт автономиясе республикасын тану килешүе төзү вакытлары ачык күрсәтелә. Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Зәки Вәлиди фигурасына да урын бирелә. Ләкин ул икенче планда кала.

Тәнкыйтьче Игорь Савельев, чынлыкта бу Зәки Вәлиди турында булырга тиешле фильм, ләкин бүген аның турында дәүләт акчасына кино төшерүне күз алдына китереп булмый ди.

"Башкорт кинематографистларының "Бабич" фильмы "Блаженная Матрона благословляет Иосифа Сталина" иконасын хәтерләтә. Икона бөтен кануннарны үтәп язылган: Матрона үзәктә, аның башы өстендә нур балкый, әмма чынлыкта биредә кемнең чын каһарман икәне аңлашыла - соры шинель һәм ялтырап торган итек кигән бөтен кешегә таныш кеше. Башкорт кинематографистлары да шулайрак эшләгән. Үзәктә һәм балкып торучы Шәехзада Бабич - 24 яшендә һәлак булган танылган шагыйрь. Читтәрәк һәм нурсыз - башкорт милли хәрәкәте лидеры Зәки Вәлиди. Бүген дәүләт акчасына "Вәлиди" фильмын төшерүне күзалдына китереп булмый. Ә 90нчы елларда, "суверен Башкортстанда" булыр иде", ди Савельев.

Фильмда Зәки Вәлиди образы
Фильмда Зәки Вәлиди образы

Әле кичә генә канга батып сугышкан кызыллар ягына чыгуның кирәклеген Вәлиди Бабичка аңлатырга куша. Бабич халык алдына чыга.

Фильм халыкның автономия алуга сөенече белән тәмамлана. Кызыл армия гаскәрләренең 24 яшьлек Шәехзада Бабич һәм аның дусты Габделхәй Иркәбаевны явызларча үтерүе фильмда әйтелми. Бары тик кара экранда ак хәрефләр белән аның үтерелүе турында гына языла. Кемнәр һәм кайчан үтергән - анысы йомыла.

Чынлыкта Бабич һәм аның дусты, шагыйрь Иркәбаевны Зилаер районында кызылармиячеләр кылыч белән тураклый. Башкорт язучысы Газыйм Шәфыйков язуынча, "аларның гәүдә кисәкләрен чыптага салып, якындагы чокырга ташлыйлар". Соңрак аларны Зилаер читендәге туганнар каберенә күмәләр. Анда бүген Бабич сыны тора.

"БҮГЕН МОНДЫЙ ФИЛЬМ ТӨШЕРЕП БУЛМАС ИДЕ"

Әлеге фильмны карауны оештыруда катнашкан активист бүген мондый фильм төшереп булмас иде дип уйлый. Ул Оренбурда туып-үскән татар егете.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә, иминлек максатыннан аны атамый.

— Булат Йосыпов төшергән фильмнарыннан иң яраткан фильмым бу. Башкортстан тарихын иҗат белән бергә үреп бирү - бу чорлар белән таныш булмаган тамашачы өчен иң яхшысы дип уйлыйм. Үзем дә узган гасыр башы турындагы вакыйгалар, шул исәптән башкортларның бәйсезлек өчен көрәшүе турында күп белми идем. Әлеге фильм бу вакытларны өйрәнергә этәргеч бирде. "Бабич"ның YouTube-та булуы, аны һәркем карый алу мөмкинлеге булу да бик яхшы.

2017 елда әлеге фильмны төшереп кала алуларына сөенәм. Миңа калса, бу хакта курыкмыйча әйтә алу өчен бу бердәнбер уңайлы вакыт булгандыр. "Бабич"та бүгенге дәүләт сәясәтенә каршы килердәй ниндидер радикаль фикерләр булмаса да, бүген мондый фильм төшерә алуларына шикләнәм. Чынлыкта, фильм тарихи вакыйгалар турында матур, хисле итеп сөйләп бирү. Шулай да хәзер бөтен илдә дә ниндидер бер курку бар. Цензура. Һәр төбәк, республика дәрәҗәсендә дә бу шулай. Кешеләр "мине гаепләрләр" дип курка.

Азатлык архивы: Шәехзадә Бабич – коммунизм корбаны (1988)
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:00 0:00

"БАШКОРТЛАР БҮГЕН ДӘ ҮЗ ҖИРЛӘРЕ ӨЧЕН КӨРӘШӘ"

Үзен Эржен Эрдени дип таныштырган бурят активисты Бабич фикерләре минем фикерләр белән дә аваздаш ди.

— Фильм төрле хисләр уятты. Без дә күбрәк автономия булуын, телебезнең үсүен, үз телебездә опера телибез. XX гасыр башкорт шагыйре фикерләре бүген минем XXI гасырдагы карашларыма тәңгәл. Безнең арада 100 ел, ә без бертөрле уйлыйбыз.

Эржен сүзләренчә, бүген бурят теле белән кызыксыну арта, ләкин күп проектларны бары тик энтузиастлар гына башкара. "Урыслаштыру һәм ассимиляциягә җавап итеп, бурят теленә, язуына, җыр-биюләренә, гореф-гадәтләренә кызыксыну артуын күрәм. Бу сөендерә, ләкин башлыча тел проектлары белән активистлар шөгыльләнә. Мәктәпләрдән бурят телен кысрыклап чыгаралар, ата-аналар аны туган тел буларак сайлаган очракта да, мәктәпләрдә бурят телен укыту мөмкинлеге табу авыр. Бурятлар яшәгән башка төбәкләр турында әйтәсе дә юк. Мәсәлән, Иркутскида бурят теле беркайчан да укытылмады. Үзем дә туган телемне бер сәгать тә укый алмадым. Гәрчә, бурятлар да башка халыклар кебек туган телләрендә укырга хокуклы. Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә бирү таләбе, югары уку йортларында асаба халыклар телләрендә укытылмау — болар да милли телләргә ихтыяҗны киметә, — ди Эржен.

— Кинога килгәндә, күп халыкларда ул вакытта автономия алу өчен авыр сәяси көрәш барганын белә идем. Фильм автономия килешүе төзелү белән тәмамлана, моны сөенечле вакыйга итеп кабул итәләр. Ләкин соңрак асаба халыкларның элитасы репрессияләрдә юк ителә, халыкларның омтылышларына киртә куела. Алар үзләренең алдануын аңлый.

Башкортларның үз җирләре өчен күтәрелеш күренешләре Баймакта барган вакыйгалар белән дә аваздаш дип тойдым. Алар бүген дә үз җирләре өчен көрәшә. Җирләрен читләргә биреп тар-мар итмәс өчен көрәшкән активист Фаил Алсыновны башкортлар дәррәү яклап чыкты. Аларга Русия азиатлары да теләктәшлек белдерде. Гәрчә бу киң яктыртылмады, үзебезең деколониаль куыкта мондый хәлләрнең дә булуын беләбез. Авыр репресияләргә дучар булган башкортларга кызганыч белдерәбез, ди активист.

Башкортстан республикасы. Оешу хронологиясе

  • 1917 елның 14-17 апрелендә Уфада губерна мөселманнарының I корылтае уза. Анда Милли шура оештырыла. Чарада катнашучы башкортлар мөстәкыйль фракция булып, җиргә һәм башка мәсьәләләр буенча үз программасы белән чыга.
  • 1-11 майда Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнарының I корылтае уза. Анда Башкортстаннан катнашкан 50 кешелек делегация Русиянең федератив корылышы, Башкорт автономиясе өчен чыгыш ясый, башкорт җирләрен кайтаруны таләп итә.
  • 20-27 июльдә Оренбурда I Бөтенбашкорт корылтае уза. Анда Шәриф Манатов, Зәки Вәлиди, Гариф Мутин, Сәгыйть Мрәсев, Илдархан Мутин, Усман Куватов һәм Харис Юмагуловтан торган башкарма комитет төзелә.
  • 25-29 августта Уфада II Бөтенбашкорт корылтае уза. Анда Башкорт үзәк шурасы кабаттан сайлана.
  • 15 ноябрь Башкорт үзәк шурасы Башкортстан милли-территориаль автономия игълан итә.
  • 18-20 декабрь Оренбургта III Бөтенбашкорт корылтае автономияне раслый һәм хөкүмәт оештыра.
  • 1918 елның башында Оренбург большевиклар кулына күчкәч, Башкорт хөкүмәте эшчәнлеге туктатыла. Хөкүмәт әгъзалары кулга алына.
  • 17 апрель Оренбург казаклары атаманы Александр Дутов һәм башкорт партизаннары һөҗүме нәтиҗәсендә, Оренбург төрмәләрендә ятучы Башкорт хөкүмәте һәм үзәк шурасы әгъзалары азат ителә.
  • 7 июнь Башкорт хөкүмәте Чиләбедә эшчәнлеген дәвам итә.
  • 1919 елның 30 гыйнварында Уфа губернасы башкарма комитеты һәм Башкорт хөкүмәте арасында сөйләшүләр уза.
  • 8 февраль Башкорт хөкүмәте совет хөкүмәте белән килешү турында карар кабул итә.
  • 16 февраль Башкорт хөкүмәте утырышында совет хөкүмәте карамагына күчү һәм Кече Башкортстанны Башкорт совет республикасы итеп үзгәртү игълан ителә.
  • 20 март Башкорт автоном республикасы оештырыла. Автономия кече Башкортстан чикләрендә төзелә һәм Башкортстанның калган өлешләрен дә үз эченә ала.
  • 23 март бу карар "Известия" гәзитендә басылып чыкканнан соң 23е республика оешкан көн дип атала башлый.
  • 1920 елның 19 маенда Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты башкорт совет републикасының дәүләт төзелеше турында карар кабул итә. Башревком кискен үзәкләштерүгә каршы чыга һәм протест йөзеннән аның барлык әгъзалары вазифаларыннан китә.
  • 1978 елның маенда яңа Конституция кабул ителә. (БАССРның 1925 елда Конституция өлгесе, 1937 елда Конституциясе кабул ителә).
  • 1990 елның 11 октябрендә Югары шура тарафыннан Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә.
  • 1992 елның 31 мартында Русия федерациясе дәүләт хакимияте һәм Башкортстан арасында федератив килешү имзалана.
  • 1992 елның 25 февралендә республика Башкортстан республикасы дип атала башлый.
  • 1993 елның 12 октябрендә Башкортстан республикасының дәүләт гимны һәм гербы кабул ителә.
  • 1993 елның 24 декабрендә республиканың яңа Конституциясе кабул ителә. 2002 елның 3 декабрендә аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG