Набукко Русиягә бәйлелекне киметә

Набукко проекты турында хөкүмәтләр арасында килешү имзаланды. "Набукко" Русиянe уратып Европага Каспий газын кууыны күз алдында тота.
Набукко проектын үз эченә алган илләр - Төркия, Болгарстан, Романия, Маҗарстан һәм Австрия рәсмиләре Европа Берлеге белән 7 елдан бирле дәвам иткән сөйләшүләр нәтиҗәсендә бүген ниһаять Анкарада уртак проектка кул куйды.

Килешү халыкара стандартта уңайлыклардан файдаланып, аны активлаштыру һәм салым мәсьәләсендә уртак юл табуны максат итеп куя.

Набукко килешүе нигезендә газ үткәргече юлы үткән илләр транзит акчасы таләп итми. 2005 елның 28 июнендә уртак ширкәтләр тарафыннан Набокко ширкәте төзелгән иде. Әлеге ширкәт быел активрак эшли башлады.

Имза тантанасыннан соң чыгыш ясаган Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Әрдоган: "Кайберәүләр Набукко проектын хыялый дип атауны дәвам итә. Ләкин онытмаска кирәк, бервакытлар Бакы-Тифлис-Җәйһан проекты да хыялый дип атала иде", диде.

3300 чакрым озынлыктагы Набукко газ үткәргеч проекты Якын көнчыгыш һәм Урта Азия газын Төркия аша Европага ташыячак

Газ ташу күләме елга 31 миллиард кубик метр булган проектны төзү эше 2011 елда башланачак. Проектны 2014 елга тәмамлау көтелә.

Набукко газ үткәргече энергия өлкәсендә Русиягә генә бәйли булырга теләмәгән Европа илләре өчен бик мөһим. Ләкин Набукконы булдыру Берлекнең Русиягә тәмам арты белән борылуын аңлатмый, ди Европа Шурасының энергия эшләре буенча җаваплы вәкиле Ферран Тарраделлас.

"Набукко Европаның газ ихтыяҗын тәэмин итүдә зур өлеш кертәчәк. Ул төрле чыганаклардан килгән газны бер юлда берләштерә һәм энергия иминлеген көчләндерә. Бу Европа өчен ирекле сайлау мөмкинчелеге бирә. Ләкин бу Руисиядән тәмам баш тартуны аңлатмый. Киресенчә, Русия безгә газ тәэмин итүен дәвам итәчәк, бу проект Русиягә каршы түгел", ди.

Ләкин мәгълүм булганча, Украина белән Русия арасында чыккан низаг көнбатыш Европа илләрен кыш уртасында авыр хәлдә кадырган иде. Шул исәптән Европа хәзер энергия өлкәсендә иминлекне арттыруны тели, моның өчен исә альтернатив юллар кирәк.

Төркия премьеры Әрдоган проектка тагын киңрәк күзлектән карарга чакыра:

"Әгәр мөмкинлек булса, киләчәктә Иран газын да Набукко аша Европага чыгарылуын өмет итәбез. Шул ук вакытта Русия газын да әлеге үткәгеч аша Европа базарына сатылуына ышанабыз", диде ул.

Шул уңайдан альтернатив чыганакларның алга таба артачагына өмет бар.

Иран, Гыйрак, Казакъстан һәм Мисыр әлеге проектны кирәкле күләмдәге газ белән озак вакыт тәэмин итә алачак илләр исемлегендә тора.

бәйле язмалар