Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габбас: солых булмыйча сөйләшүләргә кире кайту юк


Рамалла - Фәлестин хакимияте президенты Мәхмүд Габбас, Израиль Хәмәс контролендә булган Газзәдә тынычлык булдырмый торып, солых сөйләшүләренә кире кайту булмаячак, дип белдерде. Бу хакта ул төбәктә АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс булып киткәч әйтте. Бер атна эчендә Израильнең хәрби чарасы вакытында Газзәдә 120ләп кеше һәлак булды.

Бүген Райс Иерусалимда Израиль тышкы эшләр министры Ципи Ливни белән очрашты.
XS
SM
MD
LG