Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Украинаның НАТОга кушылу ниятен хуплый


АКШ президенты Джордж Буш Украинага НАТОга кушылуда ярдам вәгъдә итте.
Буш моны Киевта Украина президенты Виктор Ющенко белән уртак матбугат очрашуында әйтте.
Фикер белешүләр Украинадагы күпчелек халыкның НАТОга кушылуга каршы булуын күрсәтә. Русия Украинаның НАТОга кушылуына кискен каршы. Европадагы кайбер НАТО илләре Украинаны әгъза итеп алуга шикләнеп карый.
Бу атнада Романиядә үтәчәк саммитта НАТО илләре Украина белән Грузиягә тулы хокуклы әгзалыкка таба беренче адым булган Әгъзалык гамәле планына кушылуны тәкъдим итү турында сөйләшәчәк. Бухарест саммитында Ющенко да катнашачак.
XS
SM
MD
LG