Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда Олимпия утын моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә сакладылар


Дөнья буйлап йөртелүче Олимпия уты Һиндстан башкаласына килгәч сөргендәге тибетләр һәм аларның тарафдарлары протест белдереп урамнарга чыкты.

Протест барышында дистәләрчә кеше тоткарланды. Дәһлидәге бу урам җыены бышланыр алдыннан шәһәргә 15 меңләп полиция хезмәткәре чыгарылды.

Олимпия утының юлы кыскартылып 3 чакрымнан да кимрәк булды. Ул арада да Олимпия утын халык күрә алмады, аның юлын күпсанды полиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр халыктан аерды.

Кытайның Тибетне көч белән бастыруына протест йөзеннән Европа һәм Америкада быелгы Олимпия уеннарының Пекиңда үтүенә һәм Олимпия уты йөрешенә протест чаралары үтә.

Һиндстанда 100 меңләп Тибет качагы яши.
XS
SM
MD
LG