Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия Грузия белән чикне ябарга җыена


Абхазиянең башлыгы Сергей Багапш төбәкнең иртәгәдән Грузия белән чикне ябарга җыенуе турында белдерде. Багапш Грузия күзләү хезмәтләрен Сухум һәм Гагрыда булган шартлауларны оештыруда гаепләде. Ул, хакимиятләр бу шартлауга бәйле кешеләрне җаваплыкка тарту өчен мөмкин булган бар нәрсәне дә эшлиячәк, дип белдерде. Сухумда булган ике шартлау нәтиҗәсендә 6 кеше яралана, аларның 4се хастаханәгә озатылган. Якшәмбе иртәсендә, Абхазиянең Гагры шәһәрендә дә ике шартлау була, 6 кеше зыян күрә, аларның 2се бала була.
XS
SM
MD
LG