Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Наши” вәкилләре тоткарланган


Хәрәкәтнең матбугат хезмәте, 70ләп кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте. Алар Мәскәүдә чит ил әдәбияте китапханәсе янында тоткарлана. Китапханәдә Эстония президенты Тоомас Хендрик Ильвес һәм Эстониянең Русиядәге илчесе Марина Кальюранд катшанлыгында чара бара торга булган. “Наши” хәрәкәте вәкилләре, Эстония президентына Ханты-Манси саммитындагы чыгышы һәм Таллинда совет солдатларын күчереп күмү мәсьәләсендә сораулар бирергә теләгән, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG