Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран дөнья илләренә үз җавабын әзерли


Иран бүген алты дөнья иленең атом программасына карата ясалган тәкъдимнәренә рәсми җавабын бирергә тиеш. Бу хакта Иранның дәүләт телевидениесе хәбәр итте. Европа Берлегенең тышкы эшләр өчен җаваплы вәкиле Хавьер Солана үткән айда Иран җитәкчелегенә тәкъдимнәр җыелмасын тапшырган иде. БМО иминлек шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германия Тәһранны икътисад һәм иминлек өлкәсендә хезмәттәшлеккә чакыра. Иран, үз ягыннан, уран баетудан баш тартырга тиеш була. Дөнья җәмәгатьчелеге бу программа артында Иранның атом коралын ясау теләге ята дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG