Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ОПЕКны нефть чыгаруны киметергә чакыра


Иран Нефть экспортлаучы илләр оешмасы ОПЕКны нефть бәяләренең төшә баруын туктату өчен нефть чыгаруны киметергә чакырды.

Оешмадагы Иран вәкиле Мөхәммәт Али Хатиби ИРНА хәбәр агентлыгына, "бәяләр төшә барганда, артык нефть чыгару зарурлыгы юк" диде.

Дөньяда чыгарылучы нефтьнең 40 проценты ОПЕКка туры килә.

Иран бу оешмада икенче иң зур нефть чыгаручы ил.

Июльнең 11-ендә бер мичкә нефть бәясе 147 долларга җиткән булса, хәзер ул 107 доллар тирәсе бәяләнә.

Хатиби бер мичкә нефть бәясе 80 доллардан да түбән төшмәскә тиеш ди.
XS
SM
MD
LG