Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози Медведевны гаскәрен чыгарырга күндерде


Дүшәмбе Мәскәүдә Медведев белән Саркози үз планына өстәмәләр кабул итте. Документны Тифлиста Саакашвили да имзалады. Бер айдан Грузиядә Русия гаскәрләре калмаска тиеш.

Русия президентының “Майн дорф” утырмасында үткән сөйләшүләр шактый катлаулы барган дип уйларга кирәк. Сөйләшүләрдән соң үтәсе матбугат очрашуы 3 сәгатькә кичектерелде.

Дүрт сәгатьтән артык барган сөйләшүләрдән соң Франция һәм Русия президентлары журналистлар алдына чыгып “Медведев-Саркози” планына өстәмәләр кабул ителү турында хәбәр итте.

“Медведев-Саркози” планына өстәмә

Тарафлар 12 августта имзаланган, 6 матдәдән торган “Медведев-Саркози” планына тугры калуын әйтеп, аңа түбәндәге өстәмәләр кабул итте.

Баррозо, Саркози, Медведев (с-у)
1. Гаскәр чыгару.

Потидан алып Синакка кадәр биш тикшерү ноктасыннан Русия гаскәрләре 8 сентябердән башлап 7 көн эчендә чыгарылачак.

Русиянең бар калган гаскәрләре Грузиягә Европа Берелеге күзәтүчеләре кертелгәнннән соң 10 көн эчендә чыгарылачак. Кимендә 200 күзәтүче анда 1 октябрьгә кадәр кертелергә тиеш.

2. Халыкара күзәтүчеләр.

БМО һәм ЕИХО халыкара күзәтүчеләре эшчәнлекләрен 7 августка кадәр булган рәвештә дәвам итәчәк.

Русия тынычлык саклау көчләренә алмашка халыкара күзәтүчеләр керетеләчәк.

3. Халыкара сөйләшүләр.

“Саркози-Медведев” планының 6нчы матдәсендә каралган халыкара сөйләшүләр 15 октябрьдә Женевада башланачак.

“Медведев-Саркози” планы эшләмәде

12 августта Франция һәм Русия президентлары Грузиядә бәрелешләрне туктату максаты белән 6 принциптан торган солых планын төзегән иде.

Планны имзалау белән аның эчтәлеге тирәсендә сатулашулар башланды. Рәсми Мәскәү Грузия президентын планның башка өлгесен имзалауда, ә Европа ягын планны дөрес тасвирламауда гаепләде.

Мисал өчен, планның 5нче матдәсендә Русия гаскәрләре бәрелешләргә кадәр булган урыннарга чыгарыла диелгән. Әммә Русия гаскәрләре буфер зонада кала бирде. Русия рәсмиләре без моңа хаклы, дип килде.

Һәркем үз фикерендә калды

Европа Берлеге һәм Русия рәсмиләре кимендә бер мөһим мәсьәләдә капма-каршы фикерләрендә калды. Атап әйткәндә, Мәскәүнең Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тану мәсьәләсендә.

Саркози, Европа Берлегенең бу карар белән килешмәвен кабатлады.

Русия резиденты, киресенчә, бу карар кире үзгәртелмәячәк дип кисәтте. Ике яңа дәүләт инде бар, моның белән килешергә туры киләчәк, диде ул. Медведев Абхазия белән Көньяк Осетияне таныган илләр саны артачак дигән ышаныч белдерде.

“Грузия низагы – бер котыплылык нәтиҗәсе”

Русия президенты бер котыплы дөнья төзелешенә тәнкйыть белдерде. Гыйрак, Косово, Көньяк Осетиядә булган соңгы хәлләрне ул шул системның турыдан-туры нәтиҗәсе дип атады. Бер котыплы систем низагларны чишә алмый, диде ул.

Медведев Лавров белән киңәшә
Саакашвилинең исемен әйтми генә, Медведев, “бер кеше тарихи мәсьәләне көч белән чишергә теләде. Бер илнең фатыйхасын алды. Ахмакча адым ясады. Нәтиҗәдә кешеләр үлде” диде.

Русия президенты сүзләренчә, АКШ кебек зур илләр дә дөнья җәмәгатьчелегенә фикерен тага алмый. Моның өчен БМО һәм башка оешмалар бар, диде ул.

Дәвамы бар

Мәскәү сөйләшүләрендә Саркози һәм Медведевтан тыш, Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Баррозо һәм Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Һавьер Солана катнашты.

Европа вәкилләре сөйләшү нәтиҗәләрен Грузия президенты Михаил Саакашвилига җиткерү өчен шул ук көнне Тифлиска очты.

Мәскәүдә төзелгән документны сишәмбегә каршы төндә Тифлиста Саакашвили да имзалаган.

Ул арада дүшәмбедә Русия-Грузия мөнәсәбәтләре Һаагта халыкара мәхкәмәдә карала башлады.




XS
SM
MD
LG