Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Тайваньга 6.5 миллиард долларлык корал сата


Кушма Штатлар хөкүмәте Тайваньга 6.5 миллиард долларлык сугыш коралы сату планын игълан итте.

Бу план нигезендә Тайваньга 30 Апачи һөҗүм боралагы, 330 Патриот ракетасы һәм су асты көймәсеннән җибәрелә торган 32 ракета сатылачак.

Пентагон Конгресска бу сатуның максаты Тайваньның үз хәрби көчләрен заманчалаштыру тырышлыкларын яклау, төбәктә сәяси тотрыклылыкны, хәрби балансны һәм икътисадый тәррәкыятьне сакларга ярдам итү диде.

Конгресс, бу планга берәр төрле ризасызлыгы булса, аны 30 көн эчендә белдерергә тиеш.

Хәбәрләргә караганда, Кытай бу килешүгә каршы чыгар кебек. Пекиң Тайваньны үз җире дип саный һәм АКШның бу утрауга хәрби ярдам күрсәтүен хупламый.
XS
SM
MD
LG