Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар Каддафига Коръән бүләк иткән


3 көнлек сәфәр белән Мәскәүгә килгән Либия башлыгы Муамар Каддафи якшәмбе көнне ислам дин әһелләре белән очрашып, барлык дөнья мөселманнарын башка диннәр белән тату яшәргә чакырган.

“Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы Русия мөфтиләр Шурасы рәисе урынбасары Дамир Гыйзәтуллин сүзләрен китереп, әлеге очрашуда Русия, Беларус, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән 400ләп Ислам дине әһелләре катнашканын хәбәр итә.

“Президент-отель”да узган очрашуда Русия мөселманнары Мәскәүдәге сәфәр истәлеге итеп Каддафига кулдан язылган Коръән бүләк иткәннәр. Белгечләре фикеренчә, ул Коръәнгә 300ләп ел.
XS
SM
MD
LG