Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Иран куркынычлы, әмма диполматия кирәк


АКШ президенты итеп сайланган Барак Обама Иранны "чын куркыныч" дип күрүен, әмма Тәһран белән сөйләшүләргә өстенлек белдерүен әйтте.

Җомга көн Вашингтонда матбугат очрашуында Иран турындагы сорауга Обама Джодж Буш әле дә президент булганга үзенең Тәһран сәясәте турында тәфсилләбрәк сөйли алмавын белдерде.

Шулай да ул Иранны АКШның дәүләт иминлегенә чын куркыныч дип күрүен, һәм Америка үзенең дәүләт иминлеге максатларына дипломатия аша ирешергә тиеш дип исәпләвен әйтте.

Ул президент вазыйфасына керешкәннән соң Иран турында күбрәк әйтә алачагын белдерде.

Обама президент вазыйфасына 20 гыйнварда керешә.
XS
SM
MD
LG