Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Греция яңа энергия килешүе имзалый


Греция Русиянең Европага газ кудырачак Көньяк агым газүткәргеч проектына кушылу килешүен тагын да киңәйтәчәге турында белдерде.

Грециянең тәррәкыять министры Костис Һацидакис килешү бу атна ахырында имзаланачак диде.

Афинда үтүче тирә юнь мөхит һәм энергия саммитында чыгыш ясап Һацидакис килешү проектның Греция өлешен төзиячәк ширкәтләрне билгели диде.

Русия табигый газын Европага кудыру өчен төзелүче Көньяк агым үткәргече Кара диңгез төбеннән һәм Болгарстан аша Украинаны әйләнеп үтәчәк.
XS
SM
MD
LG