Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андерсон: тыелганны күбрәк укыйлар


Скотт Андерсон
Скотт Андерсон
Скотт Андерсон – берничә сугышны яктырткан американ журналисты. 1995 елда беренче чәчән сугышы вакытында Чечнядә булган. New York Times, Sunday Magazine, Vanity Fair басмаларында басылган.

Күптән түгел GQ журналы өчен “Владимир Путин: хакимияткә шикле күтәрелү” дигән күләмле мәкалә язды. Бу мәкаләдә ул 1999 елда Русия шәһәрләрендә булган шартлауларны тикшерә һәм аларның сәбәпләре турында рәсми аңлатманы шик астына куя.

Мәкалә GQ журналының сентябрь санында чыга. Әмма басманың интернет сәхифәсенә дә, Русиядә чыга торган рус теле версиясенә дә кертелми. Нәтиҗәдә, бу мәкалә интернетта төрле блогларда үрчи башлый. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Скотт, мин мондый уңышны көтмәгән идем, диде.

Бу мәкалә Скоттның GQ журналына язган беренче мәкаләсе булган. GQ мөхаррирләре аннан Русә турында берәр кызыклы язма әзерләргә сораган. Скотт 1999 ел шартлаулары турында җитди тикшеренүләр әлегәчә юк, дип шул теманы тәкъдим иткән. Мөхәррирләр ризалык биргән.

Тыелган тема

Узган елның сентябрендә Скотт Мәскәүгә килгән. Март аенда аның язмасы әзер булган. Ләкин аны шартлауларның 10 еллыгына, сентябрь санына калдырганнар.

Шартлаулар турында мәгълүматны кайдан алдыгыз, дигән сорауга, Скотт Андерсон:

Михаил Трепашкин
– Әлбәттә башта бу турыда язылган бар нәрсәне укып чыктым. Рәсми хисапларны да, аңа каршы фикерләрне дә. Төп чыганакларымның берсе ФСБның элекке офицеры Михаил Трепашкин булды. Ләкин мин аның һәр сүзен чынга алмадым, мөмкинлек булганда, тикшерергә тырыштым.

Трепашкиннан кала Андерсон тагын күп кенә юристлар, хокук яклаучылар белән сөйләшкән. Һәрберсе рәсми аңлатмага шик белдергән, әмма исемен танытырга теләмәгән. Русиядә бу тема тыелган, дигән хис калды, ди Скотт.

Ни өчен американ басмасы бу мәкаләне Русиядә чыга торган журналына кертмәскә булган? Баш мөхаррир йә нәшрият вәкилләре сезгә моны берәр ничек аңлаттымы, дигән сорауга, Скотт Андерсон:

– Юк, аңлатмадылар. Алар исеменнән сөйлисе килми, ләкин минемчә, бу икътисади карар. Алар Русия хөкүмәтенең ихтимал гамәленнән курыккан. Мәкалә басылса, аларга Русиядә эшләве кыен булачак дип уйлаган.


Татлы җимеш

GQ журналының хуҗасы Conde Nast нәшрияты идарәсе 23 июль көнне GQ мөхаррирләренә Скотт Андерсон мәкаләсен Русиядә таратмаска карар ителде, дигән электрон хат юллаган.

Цензураның төрле рәвеше була, ди Скотт – мәкаләнең кайбер өлешеләрен кисләләр йә авторга йомшаграк сөйләргә кушалар. Минем белән алай булмады. Ләкин цензураның тагын бер төре бар – мәкаләне “күмеп кую”, азрак кеше укысын өчен.

Ахыр чиктә бу тискәре нәтиҗә бирде, ди Скотт. Тыелган җимеш татлы була. Мәкалә белән кызыксыну арткан. Интернетта төрле сәхифә һәм блогларда аның инглиз һәм урыс теленә тәрҗемәсе дөнья күргән.

Шуларның берсе Vadda тәрҗемәсендә тере журналда басылган.

Бер яктан караганда, мин мәкаләнең Русиядә басылмавына хәтта куанам, – ди Скотт, – чөнки хәзер аны тагы да күбрәк кеше укыячак.

Киләчәктә нишлисез, GQ журналына язачаксызмы, дигән сорауга, Скотт Андерсон:

– Бик тә ихтимал, мөхәррирләр белән минем мөнәсәбәтләр яхшы калды, алар минем эшемә беркайчан да тыкшынмады, бу вакыйгадан соң да сөйләшеп алдык, ул дусларча сөйләшү булды.
XS
SM
MD
LG