Ел башыннан бирле Русиянең көньягында 190-нан артык кеше үтерелгән, 400-дән артык кеше яраланган. Алар арасында тәртип саклау хезмәткәрләре дә шактый.
Бу турыда Федерация Шурасының Хокук һәм мәхкамә мәсьәләләре комитеты шурасында баш прокурор урынбасары Иван Сыдорук белдерде.
Сыдорук илнең иң проблемалы төбәкләре дип Чечня, Дагыстан һәм Ингушетияне атады.
Ул моны андагы икътисадый хәлләрнең авыр булуы һәм эшсезлек белән бәйләп аңлатты.