Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:50

Биектау районында яшәүче тумыштан инвалид Фаил Гаязов, Халыкара инвалидлар көнендә дә инде ярдәм күргән юк, ди. Аның сүзләренчә, бүген җәмгыяттә инвалидларга игътибар җитми. Шуңа да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бары тик үзләренә генә таянырга тиеш, ди ул.

Декабрь ае килү белән казаннар бераз булса да сәламәт булып яшәүнең кадерен белә башлый. Чөнки бу айның беренче 10 көнендә инвалидлар декадасы уза. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрелә, матди ярдәм күрсәтелә. Әмма мондый мөгамәлә шушы 10 көн белән генә чикләнә, әйтерсең лә елның башка көннәрендә аларның тормышы ал да гөл.

Тумыштан гарип булган Фаил Гаязов “бүген инвалидлар авыр тормыш кичерә”, ди. Үзе ул Питрәч районының Татар Казысы авылыннан. Соңгы 5 ел Казаннан 30 чакрым ераклыктагы Усад авылында яши. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында уку сәбәпле, Фаил Гаязов татар матбугаты тормышында кайный. Газета-журналларга мәкаләләр әзерли. Шулай ук Фаил кайбер җырчыларга сүзләр дә яза. Әмма бу тармакта гадел эшләмәүче җырчылар да очрый, ди ул.

“Элек “Дөбер-шатыр” төркеме җырларына шигырь яза идем. Әмма алар белән аралар бозылды. Чөнки биредә җырлаучы Илназар, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта. Әңгәмәләр биргәндә, җырдан килгән акчаның яртысы композиторга, яртысы сүзләр авторына бирелә дисә дә, бу алай түгел иде. Ул продюссерлык үзәкләренә барып минем исемнән куллар куеп йөргән. Матди яктан бигрәк ул миңа мораль авырлыклар китерде”, ди Фаил Гаязов.



Инвалид булгач эш табуы да авыр, ди ул. Фаил берничә очракны искә алды. Мәсәлән, газета редакцияләрендә аннан һаман йөреп торып, читтән мәгълүмат эзләүне таләп итәләр. Тыныч кына утырып эшли торган эш юк икән. “Бервакыт “Татмедиа” агентлыгына да урнашырга уйлаган идем, барып чыкмады”, ди ул.

"Анда һәр көн иртәнге 8 килүне таләп иттеләр. Миңа алар шикләнеп карады, һәр көн районнан килә алмас дип уйладылар. Әлбәттә юлга киткән чыгымнарны саныйм. Көндә Казанга йөрсәң, хезмәт хакың да җитмәс. Шуңа күрә тиздән өйгә интернет кертеп, күп әйберне өйдән эшләргә уйлыйм”, ди Фаил Гаязов.

Аның сүзләренчә, инвалидлар декадасы барган 10 көндә хөрмәт күрсәтелсә дә, калган вакытта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр җәмгыяттә онытыла. “Быел исә бәйрәм көннәрендә дә әле беркем бернинди ярдәм күрсәтмәде”, ди Фаил.

“Биектау районында 2004 елдан яшим, декадалар вакытында да искә алучы булмаган иде. Башка районнарда хәл үзгә. Мәсәлән, Минзәләдә инвалидларны һәр ел олылыйлар икән. Былтыр үзем сорагач, бәйрәмгә чакырдылар. Әмма анда да хакимият башлыгы берничә минутка гына кереп чыкты. Быел әле мондый бәйрәмнәргә дә чакыру юк.

Балтач районында Чулпан Габделганиева дигән бер инвалид кыз яши. Аның сүзләренчә, аңа гел хәлен белеп шалтыратып торалар. “Телефонның тыңганы да юк” ди. Мине беркем дә искә алмый”, ди Фаил Гаязов.

Әлбәттә, ул инвалидларга төрле биналарга керүнең авыр булуын да әйтте. Аның сүзләренчә, җир асты юллары булса да, лифтлар һәм махсус җайланмалар юк. Хәтта Биектау районының социаль яклау үзәгенең ишегалдындагы баскыч та озак вакыт шуа торган булган. Берничә тапкыр егылырга да туры килгән. Бу хәлләрне күргәннән соң гына баскычка яңа тоткычлар һәм таймый торган плитә җәйгәннәр.

“Сөйли калсаң, моң-зарлар күп инде, кемнең кемдә кайгысы булсын” ди Фаил. Аның сүзләренчә, бүгенге җәмгыяттә инвалидларга игътибар бик аз. Шуңа да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бары тик үз көчләренә генә ышанырга кала, ди ул.

XS
SM
MD
LG