Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово тирәсендә бәхәс: АКШка каршы Русия


Һаагтагы халыкара юстиция мәхкәмәсе Косовоның бәйсезлек игълан итү карарын тикшерә
Һаагтагы халыкара юстиция мәхкәмәсе Косовоның бәйсезлек игълан итү карарын тикшерә

Һаагтагы халыкара юстиция мәхкәмәсе Косовоның бәйсезлек игълан итү карарын тикшерүне дәвам итә. Сишәмбедә әлеге мәсьәләгә капма-каршы карашларда торучы АКШ белән Русиянең дәлилләре тыңланды.

Косовоның бәйсезлек игълан итү карары халыкара кануннарга туры киләме-юкмы? Һаагтагы халыкара юстиция мәхкәмәсе шушы мәсьәләне 1 декабрьдә тикшерә башланган иде. 8 декабрь көнне мәхкәмәдә АКШ белән Русия вәкилләре чыгыш ясады.

АКШ вәкиле үзенең чыгышында Косовоның дәүләтчелеген шик астына куймаска чакырды. Приштинаның бәйсезлек игълан итүе Балкан төбәгенә тотрыклылык алып килде, бу төбәкнең халыкларына Европага юл ачты, диде ул.

Сербиянең тугры тарафдары булган Русия вәкиле киресенчә, Косовоның бәйсезлеген тану дөньяның төрле илләрендәге милләтче сепаратистларга тискәре үрнәк булачак, дип кисәтте.

Белград белән Приштина арасында озакка сузылган авыр сөйләшүләр нәтиҗә бирмәгәч, Сербиянең Косово төбәге 2008 елның 17 февралендә бәйсезлеген игълан иткән иде. Әлегә кадәр аны 60 ил таныды, шул исәптән Европа берлегенең 22 иле.

Сербия халыкара мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, Косовоның берьяклы адымына хокукый бәя бирергә сорады. Мәхкәмәнең беренче көнендә Белград Приштинаның бәйсезлек игълан итүен халыкара кануннарны һәм Сербиянең бөтенлеген бозган гамәл дип атады.

АКШ: канунга каршы түгел

АКШ вәкиле Һарольд Һоңҗу Коһ бүгенге утырышта Косовоның Сербиядән аерылып чыгуы халыкара кануннарга хилафлык китерми һәм дә мәхкәмә бәяләмәсен таләп итми, диде.

Коһ сүзләренчә, халыкара кануннар бәйсезлек турындагы декларацияләрне тыймый да, канунлаштырмый да. Ә инде игълан ителгән бәйсезлекне таныргамы-юкмы, бу мәсьәләне һәр аерым дәүләт үзе хәл итәргә тиеш.

Коһ шулай ук Белград рәсмиләренең, халыкара мәхкәмә нинди генә карар чыгарса да, Косовоны беркайчан да танымаячаклары турындагы сүзләрен искәртте. Мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән тараф аның карарын кире кагачагын алдан әйтеп куя икән, димәк, карар чыгаруның мәгънәсе дә юк, диде ул.

“Шул сәбәпле без Косово декларациясен кагылгысыз калдырырга чакырабыз, – диде Коһ, –я бу мәсьәләгә фикерне гомумән белдермәскә, яисә Косовоның бәйсезлек игълан итүе халыкара кануннарга туры киләме, дигән сорауга уңай җавап бирергә кирәк”, диде Коһ.

Русия: БМО карарын бозу

Мәскәү дәлилләрен мәхкәмәгә Русиянең Нидерландтагы илчесе Кирилл Геворгян җиткерде. Ул Косово декларациясе БМОның иминлек шурасы 1999 елның июнь аенда кабул иткән 1244 карарын боза, дип белдерде. Әлеге карар нигезендә Косовода БМОның вакытлы идарәсе булдырылды һәм анда НАТО тынычлык саклау көчләрен кертү расланды.

Геворгян сүзләренчә, 1244 карар нигезендә Косовоның статусы Белград белән Приштина арасындагы сөйләшүләрдә хәл ителеп, иминлек шурасында тавышка куелырга тиеш иде. Бу сөйләшүләрнең көрчеккә терәлүе Косово статусы башкача билгеләнергә тиеш дигән сүз түгел, диде ул.

“Косовога Сербия кысыларында автономия биргән, халыкара администрация идарәсендәге күчеш чоры дәвам итә. 1244 карар тулысынча көчендә кала. – диде Геворгиан. – Шул сәбәпле бер институтның да Косовоның бәйсезлеген игълан итәргә хакы юк. Русия Федерациясе Косовоның берьяклы адымы 1244 карарына туры килми дип саный.”

АКШ һәм Русиядән тыш бу атнада БМО иминлек шурасының башка даими әгъзалары да чыгыш ясый. Дүшәмбедә Кытай вәкиле Русия карашын хуплаган фикер белдерде. Калган ике әгъза, Франция белән Британия, Косовоның бәйсезлеген таныган иде. Аларның чыгышлары 9 һәм 10 декабрьдә көтелә.

Тыңлаулар 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Карар чыгару вакыты төгәл билгеләнмәгән. Ул берничә айдан игълан ителер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG