Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда берничә оппозиционер кулга алынган


7 декабрь көнне Иранда хакимияткә каршы чаралар барышында илнең рухи җитәкчесе аятолла Али Хәмәнәи рәсемен ерткан берничә кеше дүшәмбе кулга алынган. Гомумән ничә кеше тоткарланганы әйтелми.

Алдагы көнне Хәмәнәи оппозиционерларны кануннарны бозуда һәм Хәмәнәи истәлеген мыскыллауда гаепләде.

Оппозиция үз чиратында хакимиятне алдашуда гаепли.
XS
SM
MD
LG