Accessibility links

Кайнар хәбәр

Закиров белән Хуҗин очрашканмы, юкмы?


Бөтендөнья татар конгрессы һәм Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетлары җитәкчеләре арасындагы аңлашылмаучылык бетәргә охшамый. Закиров Хуҗинның, үзара эшлекле сөйләшү булды, дигән сүзләрен инкарь итте. Хуҗин исә үз сүзендә кала.

Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында катнашып кайткан Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын алып баручы профессор Мәҗит Хуҗин “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Казанда узган форумга уңай бәя биргән иде.

Анда ул: “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе белән рәсми сөйләшү булды, без аңлашуга ирештек”, дип шатланып белдергән иде. Ләкин, көтмәгәндә, ул тапшырудан соң бер атна узуга, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе андый очрашу булмавын ирештерде. Мәҗит Хуҗин исә үз сүзендә кала: “Ринат Закиров белән безнең сөйләшү булды. Мин аңа: “Безнең делегациядә өч кеше, аларны да чакырыйк, дигәч, ул кирәкми, сөйләшү булуын башкалар белмәсен”, диде”, дип ирештерде.

Ринат Закиров Хуҗинның үзара эшлекле сөйләшү булуы турында сүзләрен дә инкарь иткән. Мәҗит Хуҗин моны үзләренең рәсми чакырылмый барулары сәбәпче булса кирәк дип аңлата.

“Шулай булуга карамастан, соңрак узган саубуллашу чарасында ул безгә: “Әле дә килгәнсез”, дип безгә зур рәхмәт тә белдергән иде. Без, ниһаять, арадагы аңлашылмаучылык бетте, иңгә-иң эшләү мөмкинчелеге туды дип кайткан идек. Ялгышканбыз. Ринат Закиров сәер гамәлләр кылуын дәвам итә”, диде ул.

Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, билгеле галим Дамир Исхаков Ринат Закировның кайбер ялгышлыклары да булуын һәм аларны кичереп бергә эшләргә чакырган. “Азатлык” хәбәрчесенең Ринат Закировның чираттагы бу гамәлен дә кичерәсездер дигән соравына Мәҗит Хуҗин: “Бер-беребезгә гаеп атудан туктарга вакыт”, дип кенә җаваплады.

Узган атнада татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең уртак утырышында Мәҗит Хуҗин үзара аңлашу табылуга шатлануын белдергән иде. Шулай итеп, аның шатлыгы кыска гомерле булып чыкты.
XS
SM
MD
LG