Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда реформачы сәясәтче төрмәгә хөкем ителде


Иранның Инкыйлаб мәхкамәсе элекке хөкүмәт сүзчесе Габдулла Рамазанзадәне дәүләт мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлектә һәм ислам системына каршы пропагандада гаепләп 6 ел төрмәгә хөкем итте.

Мәхкамә карары турында хәбәр иткән Фарсы хәбәр агентлыгы Рамазанзадәнең оппозиция җитәкчесе Мирхөсәин Мусави тарафдары булганлыгын белдерә.

Рамазанзадә июнь аендагы бәхәсле президент сайлавына ризасызлык чараларыннан соң кулга алынган дистәләрчә реформа тарафдары арасында иде.

Ул элекке президент Мөхәммәт Хатами чорында, 1997 елдан 2005 елга кадәр хөкүмәт сүзчесе булды.
XS
SM
MD
LG