Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Венесуела һәм Боливия президентлары белән очрашты


Русия премьер-министры Владимир Путин Каракаста Венесуела һәм Боливия президентлары белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр үткәрде.

Путин җомга көнне Венесуелага килгәндә үзе белән бу дәүләт Русиядән сатып алган 38 Ми-17 очкычының соңгы дүртесен дә алып клиде.

Русия белән Венесуеланың шулай ук авыл хуҗалыгыннан алып һава транспортына кадәр төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту турында 30-дан артык яңа килешү һәм белдерү имзалавы да хәбәр ителә.

Венесуела президенты Уго Чавес Путин белән очрашудан соң Русия Венесуелага үз галәм сәнәгатен булдырырга, шул исәптән ясалма җир иярченнәре очыру урыны булдырырга ярдам итү турында тәкъдим ясады диде.

Ул шулай ук тагын бер мәртәбә Мәскәүнең Венесуелага электр энергиясе алу өчен атом энергиясен үзләштерергә ярдам итәргә эзер булуын белдерде.

“Без атом энергиясе турында да сөйләштек һәм без атом энергиясен үзләштерүче беренче проектка керешергә эзер. Ул, әлбәттә, тыныч максатта гына эшләячәк”, - диде Чавес.
XS
SM
MD
LG