Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:23

Кушма Штатларда Русия ягына файдага шпионлыкта шикләнелгән 10 кеше тоткарланды, тагын берсе әле күптән түгел Кыпрыстанда кулга алынды. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәү Вашингтоннан рәсми аңлатмалар көтә дип белдерде.

Кремль һәм Русиянең тышкы күзләү хезмәтендә ниндидер аңлатмалардан баш тарттылар. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров кына Израилгә сәфәре вакытында Вашингтоннан нигезле мәгълүмат көтүен әйтте.

“Безгә нәрсә турында сүз барганын әлегә аңлатмадылар, әмма аңлатырлар дип өметләнәм. Бары шуны гына әйтә алам, моны хәбәр итү вакыты аеруча да зур игътибар белән сайланган”, ди ул.

Нью-Джерси, Нью-Йорк, Вирджиния һәм Бостонда яшәүче тоткарланган кешеләргә ике гаеп белдерелә: чит илдә теркәлү узмаган агентлар буларак эшчәнлек алып бару һәм акча юуу. Беренче гаепләү нигезендә аларга биш ел төрмә яный. Чөнки ил кануны чит ил хөкүмәтенә эшләгән кешенең Кушма Штатларда теркәлүен таләп итә.

Ә икенче гаеп - акча юуу Кушма Штатларда аеруча да зур җинаятькә санала. Шул нигездә гаепләнгән тугыз кеше 20 елдан артык ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Чын американ булып беткәннәр

Юстиция министрлыгы бу тоткарлаулар озак еллар алып барылган тикшерүләрнең нәтиҗәсе дип белдерә.

ФБР сүзләренчә, Русия тышкы күзләү хезмәте Кушма Штатларга яшертен кешеләр җибәргән.

Кулга алынганнарның бары берсенең генә фамилиясе урысныкына охшаган. Семенкодан тыш калганнары англо-саксон яки испан фамилияләрен йөртә.

Документлары нигезендә тоткарланганнарның берничәсе АКШта туган американ ватандашлары дип, икесе-өчесе Канадалы американнар дип санала.

ФБР агентлары аларның туу турында таныклыклар хәрәмләшү, ди.

Алар фикеренчә, бу кешеләр Кушма Штатларда шпионлык гамәлләрен алып бару өчен Русиядә әзерләнгән һәм әкрен генә американ моһитенә үтеп керү өчен АКШка юлланган. Киләчәктә алар мәгълүмат җыю һәм сәяси хәлне анализлап, Русия ягына файда китерү өчен американ сәяси вәкилләре, журналистлар һәм галимнәр белән элемтәләр урнаштырырга тиеш булган.

Ләкин әлегә кадәр аларның эшчәнлеге алай мактанырлык түгел. Мәхкәмә документлары күрсәткәнчә, алар 2006 елны Мәскәүгә ЦРУ җитәкчесе алмашу турында мәгълүмат һәм 2008 елны президент сайлавы белән бәйле кайбер нечкәлекләрне юллаганнар. Соңгысын алар Конгресс хезмәткәрләре белән шәхси сөйләшүләр вакытында белгән дип билгеләнә.

Әлеге дәвердә Русия тышкы күзләү хезмәте АКШтагы үз агентлары белән махсус булдырылган компьютер системасы ярдәмендә элемтәдә торган. Агентлар өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Яшәү, уку, торак алу өчен акчалар бүленгән.

Элекке шпион

Билгеле булганча, соңгы тапкыр Кушма Штатлар һәм Русия арасында шпионлыкка бәйле җәнҗал моннан тугыз ел элек чыккан иде. Ул чакта американ хакимияте ФБРның элекке хезмәткәре Роберт Ханссенга гаепләү белдерде. Тикшерү материаллары күрсәткәнчә, ул Русия күзләү оешмасы белән 20 елга якын хезмәттәшлек иткән һәм шул дәвердә Советлар берлеге, ә аннары Русиягә 6 меңнән артык серле документ кәгазьләре бирүгә ирешкән.

Моннан тыш Ханссен махсус хезмәтләргә тугыз американ агентлары исемнәрен җиткергән (алар соңрак җәзага тартылды), күзләү системасының серле програмнарын һәм атом сугышы була калса американ хөкүмәтенең планнары турындагы мәгълүматны биргән. Шул хезмәтләре өчен ул 1,4 миллионга якын доллар һәм зәркәннәр алган.

Мондый җинаятьләр өчен Кушма Штатларда үлем җәзасы каралса, да тикшерү белән хезмәттәшлек иткән өчен Ханссенга гомерлек төрмә карары чыгарылды.

Хәзерге шпионлык җәнҗалы исә Русия президенты Дмитрий Медведевның әле генә Кушма Штатларындагы сәфәреннән соң булды. Белгечләр бу ике ил арасында киеренкелекне арттырырга мөмкин дип саный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG