Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама 11 сентябрь көнге теракт урынында мөселманнар мәчет төзергә хокуклы


Кушма Штатлар президенты Барак Обама 2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йорктагы теракттан ерак түгел урында мәчет һәм ислам мәдәни үзәген төзүгә мөселманнар хокуклы булуын әйтте.

Бу проект Кушма Штатларда төрле бәхәсләр уятты. Төзелешкә каршы чыгучылар «Әл-Каһидә» ислам төркеме терактлары сәбәпле ишелгән Бөтендөнья сәүдә үзәге урынында мәчет төзү анда үлгән 2 мең 700 кеше истәлеген хөрмәтсезләү була дип саный.

Обама җомга көнне Ак Йортта ислам илләре дипломатлары һәм АКШ мөселман җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Ул анда мөселманнар АКШның башка ватандашлары кебек үк гыйбадәтләрен үтәргә хокуклы дип белдерде.
XS
SM
MD
LG