Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халык исәбен алу башланды


Октябрьнең 14-еннән 25-енә кадәр 650 меңләп җанисәпче кешеләргә туган урыны, яше, милләте һәм башка нәрсәләр турында дистәдән артык сорау белән мөрәҗәгать итәчәк.

Советлар Берлеге җимерелгәндә илдә 148 миллионлап кеше булса, үлүчеләрнең күп, туучыларның аз булуы сәбәпле хәзер 142 миллионлап кеше яши.

Җанисәп башлану уңаеннан , Татарстан Дәүләт Шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәрчеләр белән очрашып татарларны җанисәптә үз милләтен татар дип күрсәтергә чакырды.

Русиядә соңгы җанисәп 2002 елда үткән иде.
XS
SM
MD
LG