Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы бәрелештә 11 хәрби һәлак булды


Пакстан рәсмиләре әйтүенчә, Әфганстан чигенә якын урында сугышчылар белән атышта 11 хәрби һәлак булган, дистәдән артыгы яраланган.

Элегрәк Пакстан рәсмиләре Мохманд районында сугышчылар белән бәрелештә өч Пакстан хәрбиенең һәлак булуын белдергән иде. Анда бүген 150-ләп сугышчы берничә хәрби тикшерү капкасына һөҗүм итте.

Бәрелеш нәтиҗәсендә һөҗүм итүчеләр ягыннан 20-дән артык кеше үтерелгән.

Мохманд районы Пакстанда иминлек иң аз булган урыннарның берсе санала. Әлеге район аша еш кына сугышчылар күрше Әфганстанга үтеп керә.
XS
SM
MD
LG