Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Уфага якынайды. Уфа татарларыннан әле ерак


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Башкортстан белән Татарстан арасы җылына башлавы, әлегә, Башкортстан татарына җиңеллек китерми.

Татар-башкорт дөньясында 2010 елда булган вакыйгалар арасында Башкортстан белән Татарстан арасында эшлекле мөнәсәбәтләрнең яңартыла башлавы, һичшиксез, бик мөһим урын алып тора. Сер түгел, 20 ел буена Башкортстан халкы башында утырган элекке президент Мортаза Рәхимов чорында, элек “тугандаш” дип йөртелгән бу күрше республикалар арасына боз каткан иде.

Бу бозны яңа президентлар – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов 22 декабрьдә Уфада, ике республика арасындагы икътисади-сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы зур килешүгә кул куеп эреттеләр.

Ике республика арасына боз катуның бер мөһим сәбәбе булып, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның Башкортстандагы татарларга карата рухи кысу, хәтта изү сәясәте алып баруы торды. Хәзер хәлләр, бәлки, үзгәрер.

Әмма, Башкортстандагы татар милли оешмалары җитәкчеләрен бу “дуслашу-туганлашу” процессында ни борчый? Мәгълүм булуынча, Татарстан президенты татарлар укмашып яшәгән берәр төбәккә барса, кагыйдә буларак, андагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очраша, аларга ярдәм итү турында фикер алыша.

Башкортстанда татар дөньясының реаль яртысы, дигәндәй, яшәсә дә, Татарстан президенты белән андый очрашу оештырылмады. Уфаның “Нур” татар театрының кече залында, концерт барышында ике президентның сәхнәгә менеп дустанә сүзләр сөйләвен, әлбәттә, тартып-сузып та, татар җәмәгатьчелеге белән очрашу дип тә, татар милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашу дип тә бәһалап булмый.

Уфа татарлары күпер астында

Ринат Закиров
Ярый, дәүләт башлыгы ниндидер сәяси мәнфәгатьләрдән чыгып, татар лидерлары белән очрашмасын да ди. Әмма бит, Казаннан килгән делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та бар иде. Ә аңа бит урындагы татар милли оешмалары лидерлары белән, һич булмаса инде, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчелеге белән очрашу аның турыдан-туры бурычы түгелме?

Бу уңайдан нәрсә аптырата? Шул ук Ринат Закиров Рәхимов хакимлеге чорында Башкортстан татарлары лидерларын рәсми хакимият белән эш итә алмауда гаепли иде. Гәрчә, Рәхимов командасы белән “хезмәттәшлек итү”, фәкать татарга каршы эш итүне генә аңлатса да.

Әмма, хәзер Башкортстан татарларының шул ук лидерлары, яңа президент Рөстәм Хәмитов командасы белән хезмәттәшлекне ныгыта башласа да, президентның алар белән очрашуы да көн тәртибендә булса да, Ринат Закиров элеккечә, сәер эзмә-эзлеклелек күрсәтеп, Башкортстан татарларын санга сукмау белән маташа.

Әгәр инде бу шөгыль ниндидер шәхси мөнәсәбәттән, кемнәрнедер өнәмәүдән килә икән – ул чагында инде моның ише нәрсәләр Закировны татарның иң мөһим оешмасы җитәкчесе буларак бизәми. Бүген бер-береңә сырт биреп, читкә карап утыру-йөрү, бигрәк тә ниндидер капма-каршылыклар оештыру заманы, дөресрәге, мәле түгел.

Башкортстанда татарга аякка басарга форсат туды сыман. Бу форсат, бәлки, бик кыска вакытлы булыр. Шуңа күрә бүгенге мәлне нәтиҗәле, оста файдаланып калу – Башкортстан татарлары оешмаларының да, Бөтендөнья татар конгрессының да иң мөһим бурычы. Югыйсә, ни пычагыма кирәк андый конгресс?

Президентлар очрашуыннан күңелләрдә тагын нинди юшкын калды? Ике президент та, башкалар да һәрдаим “ике тугандаш халык” дигән сүзне яңгыраттылар. Әлбәттә, татар-башкортны, дөресрәге, Татарстан татарын һәм Башкортстан башкортын күз алдында тотып. Ә Башкортстан татары Уфадагы шагыйрь Фәрит Габдерәхим әйтмешли, башкорт-татар дуслыгы күпере астында кала килә.
XS
SM
MD
LG